Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 6:08

[1] Канун – киләсе яхшы нәрсәләрнењ тѳгәл чагылышы түгел, ә аларныњ күләгәсе генә. Шуња күрә ул, ел саен бер үк корбаннар китереп, Аллаћы алдына килгән кешеләрне беркайчан да камил итә алмый.

[2] Әгәр дә канун моны эшли алса, корбаннар китерүдән туктамаслар идемени? Чѳнки, бер тапкыр чистарынгач, гыйбадәт кылучылар үзләрен гѳнаћлы дип хис итми башларлар иде.

[3] Әмма ләкин корбаннар ел саен гѳнаћ турында искә тѳшереп тора,

[4] чѳнки үгез каны белән кәҗә каны кешенењ гѳнаћын юа алмый.

[5] Шуња күрә, дѳньяга килгәч, Мәсих: «Син корбан китерүне дә, бүләк бирүне дә теләмәдењ, ләкин Син Минем ѳчен тән әзерләдењ, – диде.

[6] – Сине яндырылган хайван корбаннары да, гѳнаћлар ѳчен китерелгән корбаннар да сѳендермәде.

[7] Шунда Мин: „Йа Аллаћы, менә Мин, Изге язма тѳргәгендә Минем хакта язылганча, Синењ ихтыярыњны җиренә җиткерү ѳчен килдем!“ – дидем».

[8] Шулай итеп, башта Ул: «Син корбаннар да, бүләкләр дә, яндырылган корбаннар да, гѳнаћ ѳчен корбаннар да китерүне теләмәдењ, алар Сине сѳендермәде», – диде. Бу корбаннар канун буенча таләп ителүгә дә карамастан, Ул шулай диде.

[9] Аннары Ул: «Менә Мин, Синењ ихтыярыњны җиренә җиткерер ѳчен килдем», – дип ѳстәде. Ул иске килешүне гамәлдән чыгарып, икенчесен – Аллаћы ихтыярын үтәүне гамәлгә кертте.

[10] Аллаћы ихтыяры буенча без Гайсә Мәсихнењ Үз тәнен бер мәртәбә ћәм мәњгелек кѳчкә ия булган корбан итүе белән изге ителдек.

[11] Һәр рухани, кѳн саен гыйбадәт кылып, күп тапкырлар шул ук корбаннарны китерә, әмма алар кешене ћичкайчан гѳнаћлардан арындыра алмый.

[12] Ләкин бу Баш Рухани, гѳнаћлар ѳчен мәњгелек кѳчкә ия булган корбанны бер мәртәбә китергәч, Аллаћыныњ уњ ягына утырды.

[13] Шул вакыттан алып Ул дошманнарыныњ Үз аягы астына баскыч итеп салынуын кѳтә.

[14] Чѳнки бер корбан белән Ул изге ителүчеләрне мәњгегә камил кылды.

[15] Бу хакта безгә Изге Рух та шаћитлек кыла. Башта Ул болай ди:

[16] «Киләчәк кѳннәрдә Мин алар белән тѳзиячәк килешү шушы, – ди Аллаћы. – Мин Үз кануннарымны аларныњ күњелләренә салачакмын, зићеннәренә язып куячакмын».

[17] Аннары Ул болай дип ѳсти: «Аларныњ гѳнаћларын вә явыз эшләрен Мин инде беркайчан да искә алмам».

[18] Болар кичерелгән икән, гѳнаћ ѳчен корбан бирүнењ инде кирәге юк.

[19] Шулай итеп, имандаш туганнар, Гайсә каны белән без Ињ изге урынга ышаныч белән керә алабыз,

[20] Ул безгә яња вә тере юлны ачкан. Бу юл пәрдә, ягъни Аныњ тәне аша бара.

[21] Безнењ Аллаћы йорты башында торучы бѳек Руханиебыз бар.

[22] Шуња күрә, әйдәгез, Аллаћыга ихлас күњел вә иман ышанычлылыгы белән, күњелләребез гѳнаћлы вѳҗданнан чистарынган, тәннәребез чиста су белән юылган хәлдә Аллаћыга якынайыйк.

[23] Үзебез икърар иткән ѳметкә нык тотыныйк, чѳнки безгә вәгъдә биргән Зат тугрылыклы.

[24] Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик.

[25] Кайберәүләр кебек, гыйбадәт кылу ѳчен бергә җыелудан баш тартмыйк, киресенчә, бер-беребезгә кѳч биреп, тагын да ныграк дәртләндереп торыйк, чѳнки Раббы кѳненењ якынлашуын күреп торасыз.

[26] Әгәр дә без, хакыйкатьне танып белгәннән соњ, ањлы рәвештә гѳнаћ кылуыбызны дәвам итәбез икән, гѳнаћлар ѳчен инде бернинди корбан да калмый.

[27] Ә ул чагында инде хѳкемне ћәм Аллаћыныњ дошманнарын яндырачак, бернине дә кызганып тормаячак утны куркынып кѳтеп торасы гына кала.

[28] Муса кануныннан баш тарткан кеше, ике яисә ѳч шаћит күрсәтүе нигезендә, ћич кызганусыз үлемгә дучар ителә.

[29] Алай булгач, Аллаћы Улын аяк астына салып таптаган, Аллаћы килешүенењ аны изгеләндергән канын нәҗес дип санаучы, мәрхәмәт Рухын кимсетүче кеше ни дәрәҗәдә каты җәзага лаек соњ?

[30] Без: «Үч алу Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен», – дигән ћәм: «Аллаћы Үз халкын Үзе хѳкем итәчәк», – дигән Затны беләбез.

[31] Тере Аллаћы кулына эләгү коточкыч эш!

[32] Сез Аллаћы яктылыгы сезне яња гына яктыртканнан соњ булып үткән кѳннәрне исегезгә тѳшерегез. Ул чагында сез газапларга каршы кѳрәшүдә нык тора идегез.

[33] Кайвакыт сезне бар халык алдында мәсхәрәләделәр, сезне эзәрлекләделәр, кайвакыт сез боларны үз башыннан кичергән кешеләр янәшәсендә булдыгыз.

[34] Сез тоткынлыктагы кешеләргә теләктәшлек иттегез, милкегездән мәхрүм иткәндә сез сѳендегез дә, чѳнки үзегезнењ әйбәтрәк, мәњгелек байлыгыгыз барын белә идегез.

[35] Кыю булудан туктамагыз, моныњ әҗере зур булачак.

[36] Ләкин Аллаћы ихтыярын үтәр ѳчен сезгә сабырлык кирәк, аны үтәгәннән соњ Аллаћы вәгъдә иткәнне алырсыз.

[37] Чѳнки, Изге язмада язылганча, «Инде күп калмады, ћәм килергә тиешле Зат озак кѳттерми киләчәк.

[38] Минем тәкъва кешем үзенењ инануы белән яшәячәк, ләкин әгәр чигенсә, ул Миња яраклы булмаячак».

[39] Ләкин без иманнан баш тартып ћәлак булучылардан түгел, юк, без иманда торабыз ћәм коткарылачакбыз.

Еврейләргә Хат — Chapters