Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 5:49

[1] Безнењ тирә-ягыбызда шаћитләр шулкадәр күп! Шуња күрә, әйдәгез, юлыбызда торган бар киртәне алып ташлыйк, безне җињел генә алдап йѳртүче гѳнаћларны калдырыйк ћәм үзебезгә билгеләнгән ярыш юлын сабырлык вә ныклык белән йѳгереп үтик.

[2] Гайсәдән – иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүчедән күзебезне ћәрдаим алмый торыйк. Үзен киләчәктә кѳткән шатлык хакына хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә, Ул хачта үлүне кичерде, хәзер менә Аллаћы тәхетенењ уњ ягында утыра.

[3] Гѳнаћлылар тарафыннан шундый каршылыкны кичергән Гайсә турында уйлагыз; бу күњелегезне тѳшермәскә ћәм Аллаћыга ышанудан туктамаска ярдәм итәр.

[4] Сезнењ әле гѳнаћка каршы сугышта кан түккәнче каршылык күрсәткәнегез булмады.

[5] Ата кеше үз балаларына эндәшкән сыман, Аллаћы сезгә: «Улым Минем, Раббыњ шулай тәрбияләгәнгә гамьсез карама, гаебењне күрсәткәндә күњелењне тѳшермә.

[6] Раббы Үзе яраткан кешеләрне үгетләп тѳзәтә вә улы дип кабул иткән ћәр кешене тәрбияли», – дигән дәртләндерү сүзләрен оныткансыз.

[7] Сезнењ газап чигүегез тәрбияләнүгә алып килә. Бу – Аллаћы сезгә Үз балалары итеп карый дигән сүз. Атасы тәрбия бирмәгән бала бармыни?

[8] Әгәр дә сез ћәркем үтәргә тиешле тәрбияне үтмисез икән, димәк, сез чын угыллар түгел, ә җилдән туган балалар.

[9] Моннан тыш, безнењ ћәммәбезнењ дә җирдә безне тәрбияләгән аталары булды ћәм без аларны ихтирам итә идек. Ә рухларыбызныњ Атасына без тагын да ныграк буйсынырга тиеш түгелмени? Ања колак салу безгә яшәү бирә бит!

[10] Безнењ аталарыбыз безне беркадәр вакыт буена, үзләре ињ яхшы дип тапкан, ләкин бик үк камил булмаган чаралар белән тәрбиялиләр, ләкин Аллаћы безне, Аныњ изгелегенә катнаша алсыннар дип, үз иминлегебез хакына тәрбияли.

[11] Безне тәрбияләгәндә бу гамәл шатлык түгел, ә авырту китерүче чара булып күренә. Ләкин соњрак тәрбия узган кешеләргә ул уњыш китерә: имин вә Аллаћыга мәгъкуль тормыш бирә.

[12] Шуња күрә хәлсез кулларыгызны, калтыранган кѳчсез тезләрегезне ныгытыгыз.

[13] Аксаучы аяк тәмам имгәнмәсен, киресенчә, сәламәт булсын ѳчен, туры юлдан йѳрегез.

[14] Барлык кеше белән тынычлыкта яшәргә ћәм изге булырга омтылыгыз, чѳнки изге булып яшәмәсә, беркем дә Аллаћыны күрмәячәк.

[15] Карагыз аны, беркем дә Аллаћыныњ мәрхәмәтеннән мәхрүм калмасын; ачы тамырлы үлән үсеп чыгып, беркемгә дә бәла-каза китерерлек булмасын ћәм күпләрне нәҗесләмәсен.

[16] Карагыз аны, беркем дә җенси йѳгәнсезлеккә бирелмәсен, бер ашарлык аш ѳчен, олы угыл буларак бирелергә тиешле хокукларны саткан Эсау кебек, әхлаксыз тормыш белән яшәмәсен.

[17] Белгәнегезчә, соњыннан ул фатиха алырга теләгән, ләкин кире кагылган. Бу хакта күз яшьләре белән сораса да, булган хәлне берничек тә үзгәртә алмаган.

[18] Сез кагылырга мѳмкин булган, дѳрләп янган Синай тавына – карањгыга да, давылга да килмәдегез.

[19] Сез быргы тавышына да, тыњлаучылар бүтән ишетергә теләмәгән сүзләр сѳйләүче тавышка да килмәдегез. Ул сүзләрне ишеткән кешеләр боларны бүтән сѳйләмәүне үтенгәннәр,

[20] чѳнки алар: «Хәтта бу тауга хайван кагылса да, аны ташлар атып үтерергә тиешле», – дигән боеру сүзләренә түзә алмаганнар.

[21] Бу күренеш шундый куркыныч булган, хәтта Муса да: «Мин куркуымнан тетрәнәм», – дигән.

[22] Юк! Сез Сион тавына, күктәге Иерусалимга – тере Аллаћы шәћәренә килдегез! Сез шатлыклы тантанага җыелган мењләгән фәрештәләр янына килдегез.

[23] Сез исемнәре күккә язып куелган беренче туган балалар җыенына килдегез. Сез Аллаћыга, бар кешене Хѳкем кылучы янына, камилләштерелгән тәкъва кешеләрнењ рухлары янына килдегез.

[24] Сез яња килешүне Урнаштыручы булган Гайсә янына вә Аныњ Һабил каныннан әйбәтрәк сѳйләүче сибелгән каны янына килдегез.

[25] Карагыз аны, үзегезгә сѳйләүче Аллаћыны кире какмагыз. Җирдә сѳйләгән чагында кешеләр Аны тыњламаган ѳчен җәзасыз калмаган икән, күктән торып кисәткәндә Ањардан баш тартсак, без тагын да зуррак җәзага дучар булачакбыз.

[26] Ул чагында Аныњ тавышы җирне дер селкетте, ләкин Ул хәзер: «Мин җирне тагын бер тапкыр тетрәтәм, ћәм җирне генә түгел, күкне дә», – дип вәгъдә итә.

[27] «Тагын бер тапкыр» дигән сүзләр шуны белдерә: тотрыклы нәрсәләр генә калсын ѳчен, ћәр тотрыксыз, ягъни, бар ителгән нәрсә юкка чыгарылачак.

[28] Безгә какшамас патшалык бирелә, шуња күрә, әйдәгез, рәхмәтле булыйк ћәм Аллаћыга мәгъкуль рәвештә тирән ихтирам белән, куркынып Ањарга табыныйк,

[29] чѳнки безнењ Аллаћыбыз – йота торган ут.

Еврейләргә Хат — Chapters