[1] Шулай итеп, Аллаћыныњ безгә тынычлык, ял бирү хакындагы вәгъдәсе әле үз кѳчендә калганга күрә, берәребез аны алудан мәхрүм ителә дип табылмасын ѳчен, сак булыйк.
[2] Исраиллеләргә җиткерелгән кебек, Яхшы хәбәр безгә дә җиткерелде, ләкин алар ул хәбәрне ишетсәләр дә, файдасы булмады, чѳнки алар хәбәрне тыњлаучыларныњ ышануын уртаклашмадылар.
[3] Без исә, ышануыбыз аркасында, Аллаћыныњ тынычлыгын кабул итәбез. Аллаћы: «Ачуым чыгып, Мин ант иттем: алар беркайчан да Минем тынычлыгымны кабул итмәячәк», – диде. Гәрчә, дѳньяны бар иткәннән соњ, Аныњ эшләре инде тәмамланган булса да, Ул шулай дип әйтте.
[4] Бер урында атнаныњ җиденче кѳне турында болай дип язылган бит: «Җиденче кѳнне Аллаћы Үзенењ барлык эшләреннән ял итте».
[5] Шунда ук тагын: «Бу кешеләр беркайчан да Минем тынычлыгымны кабул итмәячәк», – дип язылган.
[6] Яхшы хәбәрне элегрәк ишеткән кешеләр, тыњлаусызлыклары ѳчен, Аллаћыныњ тынычлыгын кабул итмәделәр. Ләкин кайберәүләрнењ аны кабул итәчәкләре дѳрес булганлыктан,
[7] Аллаћы тагын билгеле бер кѳнне – «бүгенге кѳн»не билгеләде. Күп еллар узганнан соњ бу хакта Ул Давыт аша белдерде, инде әйтелгәнчә: «Сез бүген Аллаћыныњ тавышын ишетәсез икән, үҗәтләнмәгез».
[8] Чѳнки халыкка тынычлыкны Ешуа китергән булса, Аллаћы бүтән кѳн хакында әйтмәс иде.
[9] Алай булгач, Аллаћы халкы ѳчен шимбә кѳн ял булачак.
[10] Чѳнки Аллаћыныњ тынычлыгын кабул иткән кеше, Аллаћы Үзенењ эшләреннән ял иткән кебек, үз эшләреннән соњ ял итәчәк.
[11] Шуња күрә, Аныњ тынычлыгын алу ѳчен бар кѳчебезне куйыйк, тыњлаусызлар үрнәгенә ияргән ѳчен беркем дә аннан мәхрүм калмасын.
[12] Чѳнки Аллаћыныњ сүзе тере вә куәтле; ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул безнењ эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сѳяк җелегеннән аера. Ул безнењ йѳрәгебездәге уй-фикерләребезне хѳкем итә.
[13] Аллаћыныњ күзеннән кача алырлык берни дә юк, Аныњ алдында бар нәрсә ачык вә ничек булса шулай күренә. Без Ања хисап бирәчәкбез.
[14] Безнењ күкләр аша узган бѳек Баш Руханиебыз – Аллаћы Улы Гайсәбез бар, шуња күрә, үзебез тоткан иманга тугрылыклы булып калыйк.
[15] Безнењ Баш Руханиебыз безнењ җитешмәгән якларыбызны ањламаучы, безгә теләктәшлек итә белмәүче Зат түгел. Ул безнењ кебек үк сыналды, ләкин ћич кенә дә гѳнаћ кылмады.
[16] Шулай итеп, ярдәм кирәк булганда шәфкать алу ћәм мәрхәмәт табу ѳчен, ышаныч белән мәрхәмәт тәхете янына барыйк.