[1] Һәр баш рухани, кешеләр арасыннан сайланып, Аллаћыга хезмәт итү ѳчен кешеләрнењ вәкиле итеп куела; ћәм ул, кешеләрнењ гѳнаћлары ѳчен, Аллаћыга бүләк вә корбаннар бирә.
[2] Андый баш рухани белмәүчеләрне дә, туры юлдан тайпылучыларны да ањлый ала, чѳнки ул үзе дә кѳчсез бер бәндә генәдер.
[3] Шуња күрә ул үз гѳнаћлары ѳчен дә, халыкныњ гѳнаћлары ѳчен дә корбан китерергә тиеш.
[4] Мондый хѳрмәтле бурычны кеше үз ѳстенә үзе йѳкли алмый, аны, үз вакытында Һарунны сайлаган кебек, Аллаћы Үзе билгеләп куя.
[5] Шулай итеп, Баш Рухани булу хѳрмәтен Гайсә Үз ѳстенә Үзе алмады, киресенчә, Аллаћы Ањарга: «Син – Минем Улым, бүген Мин Сине тудырдым», – диде.
[6] Аннары тагын Изге язмадагы икенче бер урында Аллаћы: «Мәлик-Садыйк ничек рухани булса, Син дә мәњгегә Рухани буласыњ», – диде.
[7] Җирдә яшәгән чагында Гайсә, күз яшьләре белән кычкырып елап, Үзен үлемнән коткара алачак Аллаћыга дога кылды ћәм ялварды, Аллаћы ихтыярына буйсынучы буларак, Аныњ ялваруы Аллаћыга барып иреште.
[8] Аллаћы Улы булса да, Ул Үз газаплары аша тыњлаучан булырга ѳйрәнде ћәм,
[9] камиллеккә ирешкәннән соњ, Үзенә тыњлаучан булган ћәркем ѳчен мәњгелек котылу чыганагы булды.
[10] Ул, Мәлик-Садыйк ничек рухани булса, шулай Аллаћы тарафыннан Баш Рухани итеп билгеләнде.
[11] Бу хакта күп сѳйләргә кирәк иде, ләкин сезгә ањлатуы бик кыен, чѳнки сез сѳйләгәнне бик авыр ањлый башладыгыз.
[12] Узган вакытка карасак, сез инде үзегез ѳйрәтүче булырга тиеш идегез, ләкин әлегә сезнењ үзегезне Аллаћы тәгълиматыныњ ињ беренче дәресләренә ѳйрәтергә кирәк. Сезгә каты азык түгел, сѳт бирергә кирәк.
[13] Сѳт белән туенучы кеше хак белән ялган арасындагы аерманы сизә алмый.
[14] Каты азык исә ѳлкәннәр ѳчен; алар тормыш итү тәҗрибәсе аша яхшылык белән яманлыкны аерырга ѳйрәнәләр.