[1] Кадерле дустыбыз ћәм хезмәттәшебез Филимунга, шулай ук синењ йортыња җыелучы иман итүчеләр бердәмлегенә, туганыбыз Апфия ханым ћәм кѳрәштәшебез Архипка Мәсих Гайсә хакына тѳрмәдә утыручы Паул ћәм имандашыгыз Тимутедән сәлам.
[3] Атабыз Аллаћы вә Раббы Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт ћәм иминлек булсын.
[4] Туганым Филимун, догаларымда сине искә тѳшергәндә, ћәрвакыт Аллаћыма рәхмәт укыйм,
[5] чѳнки Раббы Гайсәгә иманыњ ћәм изгеләргә карата мәхәббәтењ турында еш ишетәм.
[6] Иманыњны башкалар белән дә нәтиҗәле итеп бүлеш ћәм, без Мәсихтә ия булган бар игелекне алар тулысынча ањласын дип, дога кылам.
[7] Туганым, мәхәббәтењ миња олы шатлык ћәм зур юаныч булды, чѳнки синењ аша иман итүчеләрнењ күњелләре сафланды.
[8] Мәсихтә рухи кардәшењ буларак бурычыњны үтәүне таләп итәргә хакым булса да,
[9] башка ћичкем түгел, мин, Паул – Мәсих Гайсәнењ илчесе ћәм дә Ања иман итүем ѳчен хәзер тѳрмәдә утыручы тоткын – сиња мәхәббәткә таянып мѳрәҗәгать итүне кулайрак күрәм.
[10] Үземнењ улым Онисим хакына сиња мѳрәҗәгать итәм, чѳнки зинданда мин аныњ рухи атасы булдым.
[11] Элек ул сиња файдасыз иде, хәзер исә синењ ѳчен дә, минем ѳчен дә файдалы.
[12] Аны, йѳрәгемнән ѳзеп, кире синењ янга җибәрәм.
[13] Мин аны үз янымда калдырырга теләр идем: ул сине алыштырып, Яхшы хәбәр хакына зинданда вакытта миња ярдәм итәр иде.
[14] Әмма бернәрсәне дә синењ ризалыктан башка эшлисем килмәде. Ул вакытта игелекле эшењ үз теләгењ буенча түгел, бәлки ирексезләп кушканга булыр иде.
[15] Ул синењ янда бѳтенләйгә калсын ѳчен, синнән вакытлыча аерылып торган булуы да ихтимал.
[16] Аны хәзер кол кебек түгел, бәлки колга караганда яхшырак итеп, якын туганыњ кебек каршы ал. Мин аны бик яратам, әмма, синењ ѳчен, кеше буларак та, мәсихче буларак та ул тагын да кадерлерәк булыр.
[17] Шулай булгач, әгәр мине имандаш күрсәњ, ања да, мине кабул иткәндәй, ачык чырай күрсәт.
[18] Ул сиња ниндидер зыян китергән икән яки бирәчәге булса, боларны минем бурычым итеп сана.
[19] Мин, Паул, моны үз кулым белән язам: сиња үзем түләрмен; инде үзењнењ дә тормышыњ белән миња бурычлы булуыњны әйтеп тормыйм.
[20] Әйе, туганым, Раббы хакына миња яхшылык кыл; Мәсихтә имандаш буларак, күњелемне күтәр.
[21] Бу үтенечемне кире какмасыња ышанып язам ћәм, сораганыма караганда, синењ күбрәк тә эшләячәгењне беләм.
[22] Шулай ук минем ѳчен дә бер бүлмә хәстәрләп куйчы, чѳнки догаларыгызга җавап булып сезгә кире әйләнеп кайтырмын дип ѳметләнәм.
[23] Мәсих Гайсә хакына кулга алынган Эпафрас ћәм хезмәттәшләрем Марк, Аристарх, Димас ћәм Лүк шулай ук сине сәламли.
[25] Раббы Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте сезнењ рухыгыз белән булсын.