Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 2:37

[1] Сезгә инде ѳченче мәртәбә киләчәкмен. Изге язмада: «Һәр очрак ике яки ѳч шаћит белән расланырга тиеш», – диелгән.

[2] Мин яныгызда икенче мәртәбә булганда сезгә кисәтү ясаган идем инде. Хәзер исә сезне тагын читтән торып кисәтәм: янә яныгызга килгәч, әүвәл гѳнаћ кылганнарны ћәм башкаларныњ ћәммәсен дә кызганмам,

[3] чѳнки сез минем аша Мәсих сѳйләвенә дәлил эзлисез. Ул сезнењ ѳчен эш иткәндә зәгыйфь түгел, Ул сезнењ арада кѳчле.

[4] Чѳнки Ул зәгыйфьлектә хачка кадакланган булса да, Аллаћы кодрәте белән яши. Шулай ук без дә Аныњ белән берләшүдә кѳчсез булсак та, Аллаћы кодрәте ярдәмендә, сезнењ файдагыз ѳчен, Аныњ белән бергә яшәячәкбез.

[5] Иман белән яшибез микән? – дип үзегезне үзегез сынагыз, үзегезне үзегез тикшерегез. Гайсә Мәсихнењ сездә булуын белмисезме әллә? Бәлки сез сынауда уњышсызлыкка очрагансыздыр.

[6] Безгә килгәндә, сынауны уњышлы үтүебезне белерсез, дип ѳмет итәм.

[7] Сезнењ бернинди яман эш кылмавыгыз ѳчен Аллаћыга ялварабыз. Сынауны уњышлы үткәнебезне күрсәтү ѳчен түгел, бәлки, без сезгә сынауларны үтә алмаган кебек күренсәк тә, сезнењ игелекле эш эшләвегез ѳчен ялварабыз.

[8] Чѳнки без хакыйкатькә каршы бернәрсә дә эшли алмыйбыз, әмма аныњ үзе ѳчен генә эшли алабыз.

[9] Без кѳчсез, ә сез кѳчле булганда без сѳенәбез ћәм сезнењ камилләшүегез хакына дога кылабыз.

[10] Шунлыктан мин боларны сездән читтә вакытта язам. Яныгызга баргач, Раббыныњ җимерү ѳчен түгел, бәлки ныгыту ѳчен миња биргән вәкаләтен каты рәвештә кулланмаска ѳметләнәм.

[11] Нићаять, имандашлар, сау булыгыз. Камиллеккә омтылыгыз, бер-берегезне рухландырыгыз, бер фикердә булыгыз, тату яшәгез: мәхәббәт ћәм иминлек Аллаћысы сезнењ белән булыр.

[12] Изге үбү белән бер-берегезне сәламләгез. Сезгә барлык изгеләр сәлам юллый.

[13] Раббы Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәте ћәм Аллаћыныњ мәхәббәте сезнењ барыгыз белән булсын. Изге Рух сезнењ ћәммәгезнењ йѳрәкләрен берләштерсен.

Паулдан Көринтлеләргә Икенче Хат — Chapters