Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 2:46

[1] Шулай итеп, мин тагын яныгызга кѳенеч белән килмәскә булдым.

[2] Чѳнки сезне кѳендерсәм, мин кѳендергән кешеләрдән башка мине кем сѳендерер?

[3] Менә сезгә шул турыда яздым да: килгәч, мине куандырырга тиешлеләрдән миња кѳенеч булмасын. Мин сезнењ ћәммәгезгә ышанам, куанычым сезнењ ћәммәгез ѳчен дә куаныч булыр.

[4] Сезне кѳендерү ѳчен түгел, бәлки сезгә булган чиксез мәхәббәтемне белдерү ѳчен, олы хәсрәт ћәм йѳрәк ачысы белән күз яшьләремне түгеп яздым мин ул хатны.

[5] Берәү кѳендергән икән, мине түгел, ә сезнењ барыгызны да – ћәрхәлдә ниндидер дәрәҗәдә (моны күпертеп күрсәтмәс ѳчен язам) – кѳендергән.

[6] Мондый берәүгә күпләр тарафыннан бирелгән җәза инде җитәрлек.

[7] Шуња күрә, мондый берәү чиктән тыш кѳенмәсен ѳчен, сез аны гафу итегез ћәм рухландырыгыз.

[8] Шуныњ ѳчен ања мәхәббәтегезне кабат күрсәтүегезне үтенәм.

[9] Сезгә ул хатны сынауны үти алдыгызмы ћәм сез ћәрнәрсәдә тыњлаучанмы икәнлегегезне белү ѳчен яздым.

[10] Сез кемнедер гафу итәсез икән, мин дә аны гафу итәм. Гафу иткәнемне, әгәр гафу итәрлек берәр нәрсә булган булса, мин Мәсих алдында сезнењ хакка гафу иттем.

[11] Шулай итеп, шайтан, зыян китереп, бездән файдалана алмас. Шайтанныњ ниятләре безгә билгеле бит.

[12] Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне белдерергә дип Троаска килгәч, Раббы миња ишекләрне ачкан булса да,

[13] анда имандашым Титусны таба алмаганлыктан, йѳрәгем үз урынында түгел иде. Шунлыктан, андагылар белән хушлашып, мин Македуниягә киттем.

[14] Әмма безне ћәрвакыт Мәсихнењ җињү тантанасында йѳртүче ћәм безнењ аша ћәр җирдә Үзе хакында белем хушбуе таратучы Аллаћыга рәхмәт яусын.

[15] Чѳнки Гайсәгә иман итеп котылучылар арасында да, ћәлак булучылар арасында да без – Аллаћыга Мәсих аша бирелгән хуш ис.

[16] Берәүләр ѳчен без – ћәлакәткә илтүче үлем исе, ә башкалар ѳчен – тереклек бирүче тормышныњ хуш исе. Кем мондый эшкә сәләтле соњ?

[17] Без, күпләр кебек, үз файдалары ѳчен Аллаћы сүзе белән сәүдә итмибез, бәлки Аллаћыныкы буларак, Аллаћы каршында Мәсих исеменнән ихлас күњелдән сѳйлибез.

Паулдан Көринтлеләргә Икенче Хат — Chapters