[1] Имандашлар, сезгә Македуниядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә бирелгән Аллаћы мәрхәмәте хакында сѳйләргә телибез.
[2] Чѳнки авыр сынау җибәрелгән булуга карамастан, аларныњ куанычы чиктән ашты, бик нык фәкыйрьлектә булсалар да, чиктән тыш юмартлык күрсәттеләр.
[3] Һәм хәлләреннән килгәнчә ћәм хәтта хәлләреннән тыш та алар үз теләкләре белән ярдәм иттеләр – моња мин шаћит.
[4] Изгеләргә хезмәт итүдә катнаштыруны бик үтенеп сорадылар.
[5] Без ѳметләнгәнне генә эшләп калмадылар, бәлки үз-үзләрен, ињ элек, Раббыга, аннан соњ, Аллаћы ихтыяры белән, безгә тапшырдылар.
[6] Шуња күрә без Титустан, бу игелекле эшне ничек башлаган булса, арагызда шулай ук тәмамлавын үтендек.
[7] Ә сез ћәрнәрсәдә: иманда ћәм сүздә, белемдә ћәм ћәртѳрле тырышлыкта, безгә булган мәхәббәтегездә ѳстен булган кебек, бу иганә ѳчен игелек күрсәтүдә дә ѳстен булыгыз.
[8] Мин сезгә әмер итеп түгел, ә мәхәббәтегезнењ ихласлыгын башкалар тырышлыгы белән сынау ѳчен әйтәм.
[9] Чѳнки сез Раббыбыз Гайсә Мәсихнењ мәрхәмәтен беләсез: фәкыйрьлеге аша сез бай булсын ѳчен, бай булган хәлдә Ул сезнењ хакка фәкыйрь булды.
[10] Мин бу мәсьәләгә карата файдалы кињәш бирәм: Сез үткән ел ук игелекле эш эшләп кенә калмадыгыз, хәтта үз теләгегез белән иганә дә бирдегез.
[11] Бу эшне хәзер башкарып чыгыгыз! Эшегезгә бик теләп тотынган кебек, хәлегезгә күрә шундый ук тырышлык белән башкарып чыгыгыз.
[12] Чѳнки тырышлык булганда, кемнењ нәрсәсе булмауга карап түгел, бәлки нәрсәсе булуга карап бүләге кабул ителә.
[13] Башкаларга җињеллек, ә сезгә авырлык килү таләп ителми, ћәр якка да тигез булсын.
[14] Муллыгыгыз хәзерге вакытта аларныњ ихтыяҗларын тәэмин итсен, ә аннан соњ аларныњ муллыгы сезнекен тәэмин итәр. Шулай итеп, барысы да тигезләнер.
[15] Изге язмада язылганча: «Күп җыйганныњ артыгы булмады, Ә аз җыйганныњ ихтыяҗы булмады».
[16] Сезнењ ѳчен дип Титус күњеленә шул ук тырышлыкны салган Аллаћыга рәхмәт яусын!
[17] Чѳнки ул үтенечемне хуплап кына калмады, бәлки бик ашкынып яныгызга үз ихтыяры белән барырга карар кылды.
[18] Аныњ белән тагын бер имандашыбызны да җибәрәбез. Ул исә барлык иман итүчеләр бердәмлекләрендә Яхшы хәбәр таратуы белән макталган.
[19] Өстәвенә, Раббыныњ даны хакына ћәм тырышлыгыбызны күрсәтү ѳчен башкара торган игелекле эшебездә иман итүчеләр бердәмлекләре тарафыннан безгә юлдаш итеп тә билгеләнгән ул.
[20] Шундый зур акчалар белән нәрсә эшләвебез хакында, беркем дә тел тидерә алмасын ѳчен, сак булырга тырышабыз.
[21] Чѳнки без Раббы каршында игелекле булган гамәлләрне генә түгел, кешеләр алдында игелекле булганны да кылырга тырышабыз.
[22] Безнењ тарафтан тырышлыгы шактый эшләрдә ћәм нәрсәләрдә күп тапкырлар сыналган ћәм хәзерге вакытта сезгә карата ышанычы булып, тагын да зуррак тырышлык күрсәткән имандашыбызны алар белән бергә җибәрдек.
[23] Титуска килгәндә, ул – минем иптәшем ћәм сезнењ ѳчен хезмәттәш. Ә инде башка имандашларыбызга килгәндә, алар – иман итүчеләр бердәмлекләренењ вәкилләре, Мәсихнењ даны.
[24] Шулай итеп, мәхәббәтегезнењ ћәм сезнењ белән мактануыбызныњ гадел икәнлеген аларга бердәмлекләр алдында исбат итегез.