[1] Без беләбез: үлгәч, безнењ канлы тәннәребез җимереләчәк. Күкләрдә исә Аллаћы биргән, кул белән эшләнмәгән безнењ мәњгелек тәннәребез бар.
[2] Без күктән җибәрелгән тәннәрне кабул итәргә теләп сыкранабыз,
[3] чѳнки бу яња тәннәрне кабул иткәч, без тәнсез хәлдә калмабыз.
[4] Без фани тәннәребездә сыкранабыз, чѳнки тәнсез калырга теләмибез, бәлки, фанилык тормыш тарафыннан йотылсын ѳчен, күктән җибәрелгән тәннәрне кабул итәргә телибез.
[5] Нәкъ менә шуныњ ѳчен Аллаћы безне тудырды ћәм безгә ышанычлы дәлил итеп Рухны бирде.
[6] Шулай итеп, канлы тәнебездә вакытта Раббыдан ерак булуыбызны белсәк тә, ћәрвакыт ышаныч белән яшибез,
[7] чѳнки без күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йѳрибез.
[8] Ышаныч белән яшибез, тәннән чыгуны ћәм Раббы янына урнашуны яхшырак дип табабыз.
[9] Шуња күрә, тәндә булсак та, тәннән чыккан булсак та, ихлас күњелдән Ања яраклы булырга омтылабыз.
[10] Чѳнки тәндә вакытта яхшылык эшләсәк тә, яманлык эшләсәк тә, эшенә күрә әҗерен алу ѳчен, без барыбыз да Мәсихнењ хѳкем итү урыны алдына килергә тиеш.
[11] Шулай итеп, Раббыдан куркуныњ нәрсә икәнен белеп, без кешеләрне күндерергә тырышабыз. Аллаћыга исә безнењ кемлегебез билгеле. Сезнењ вѳҗданыгызга да кем булуыбыз билгеледер дип ѳмет итәм.
[12] Алдыгызда мактап, үзебезне янә тәкъдим итәргә җыенмыйбыз, фәкать, күњелдә булган нәрсә белән түгел, бәлки тыштан күренүче нәрсә белән генә мактанучыларга җавап бирә алуыгыз ѳчен, сезгә безнењ белән мактанырга мѳмкинлек бирәбез.
[13] Без акылдан шашканбыз икән, бу – Аллаћы ѳчен; акылыбызда булсак, бу – сезнењ ѳчен.
[14] Чѳнки Мәсихнењ яратуы безне, бер Кеше ћәммәсе ѳчен үлгән икән, димәк, ћәммәсе дә үлде, дип ышанырга мәҗбүр итә.
[15] Исәннәр инде үзләре ѳчен түгел, бәлки үзләре ѳчен Үлгән ћәм үледән Терелтелгән ѳчен яшәсеннәр дип, Мәсих барысы ѳчен дә үлде.
[16] Шуња күрә хәзер без беркемгә дә кеше үлчәме белән карамыйбыз; Мәсихкә элек кеше үлчәме белән карасак та, хәзер инде алай карамыйбыз.
[17] Шулай итеп, кем Мәсих белән берләшкән, ул – яња зат итеп яратылган; борынгысы үтте – яњасы килде.
[18] Боларныњ ћәммәсе – Аллаћыдан, Ул безне Гайсә Мәсих аша Үзе белән татулаштырды ћәм татулаштыру хезмәтен безгә ышанып тапшырды.
[19] Кешеләрнењ кылган яман эшләрен гаепкә санамыйча, Аллаћы дѳньяны Мәсих аша Үзе белән татулаштырды ћәм татулашу турындагы хәбәрне безгә ышанып таратырга тапшырды.
[20] Шулай итеп, без – Мәсихнењ вәкилләре, ћәм Аллаћы Үзе безнењ аша ничек үгетләсә, без шулай Мәсих исеменнән ялварабыз: Аллаћы белән татуланыгыз.
[21] Без Мәсих белән берләшүдә Аллаћыныњ хаклыгын уртаклашсын ѳчен, Ул безнењ хакка Гѳнаћсыз ѳстенә гѳнаћларыбызны салды.