[1] Кешеләр тарафыннан да, кеше аша да түгел, бәлки Гайсә Мәсих ћәм Аны үледән терелткән Ата Аллаћы тарафыннан рәсүл итеп сайланган Паулдан
[2] ћәм минем белән бергә булган барлык имандашлардан Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә сәлам.
[3] Сезгә Атабыз Аллаћыдан вә Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт ћәм иминлек булсын.
[4] Безне хәзерге начар заманнан коткарам дип, Атабыз Аллаћы ихтыяры буенча безнењ гѳнаћларыбыз ѳчен Мәсих Үзен корбан итте.
[5] Аллаћыга мәњге-мәњгегә дан! Амин.
[6] Мәсихнењ мәрхәмәте белән сезне Чакыручыны ташлап, шулай бик тиз чит «Яхшы хәбәргә» күчүегезгә хәйран калам.
[7] Хәер, башка Яхшы хәбәр юк, бәлки кайбер кешеләр сезгә борчу тудырып, Мәсихнењ Яхшы хәбәрен бозарга гына телиләр.
[8] Әмма, хәтта без яки күктән фәрештә килеп, үзебез сезгә игълан иткән Яхшы хәбәргә каршыны игълан итсәк, ања ләгънәт тѳшсен!
[9] Без моны элек тә әйткән идек, хәзер мин яњадан әйтәм: кемдер сез кабул иткән Яхшы хәбәрдән үзгәне игълан итсә, ања ләгънәт тѳшсен.
[10] Әллә хәзер мин илтифатны кешеләрдән эзлимме яки Аллаћыданмы? Яки кешеләргә ярарга тырышаммы? Мин әле дә кешеләргә ярарга тырышсам, Мәсих колы булмас идем.
[11] Имандашлар, сезнењ шуны белүегезне телим: мин сѳйләгән Яхшы хәбәр кеше уйдырмасы түгел,
[12] чѳнки мин аны кешеләрдән кабул да итмәдем ћәм алардан ѳйрәнмәдем дә, миња аны Гайсә Мәсих ачып бирде.
[13] Сез минем яћүд динендәге элекке яшәү рәвешем хакында ишеттегез инде. Ул чакта мин Аллаћы бердәмлеген аяусыз эзәрлекләдем ћәм җимереп бетерергә тырыштым
[14] ћәм, ата-бабаларыбыздан килгән тәгълиматларга чиксез бирелгән булып, яћүд динендә үз халкым арасында күп кенә яшьтәшләремнән алга чыктым.
[15] Мине анам карынында чакта ук сайлап алган ћәм Үзенењ мәрхәмәте белән чакырган Аллаћы исә, яћүд булмаганнар арасында Үзенењ Улы турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү ѳчен, Улын миња күрсәтергә яхшы дип тапкач, мин шунда ук, бер кеше белән дә кињәш итмичә
[17] ћәм Иерусалимга, үземнән элек булган рәсүлләр янына да бармыйча, Гарәбстанга киттем ћәм яњадан Дәмәшекъкә кайттым.
[18] Аннары, ѳч ел үткәч, мин Кифас белән танышу ѳчен Иерусалимга бардым ћәм унбиш кѳнләп аныњ янында булдым.
[19] Әмма Раббыныњ энесе Ягъкубтан башка ћичбер рәсүлне күрмәдем.
[20] Ә сезгә язганнарымны Аллаћы каршында язам, ялганламыйм.
[21] Шуннан соњ Сурия ћәм Киликия җирләренә киттем.
[22] Яћүдиядәге Мәсих бердәмлекләре исә мине күреп белмиләр иде.
[23] Алар, кайчандыр үзләрен эзәрлекләгән кеше хәзер элек үзе юк итәргә тырышкан иманны ук вәгазьли икән, дип кенә ишеткәннәр
[24] ћәм минем хакка Аллаћыны данлаганнар.