Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:32

[1] Мактануныњ файдасы булмаса да, мин мактанырга тиеш; хәзер мин Раббы җибәргән илаћи күренешләр ћәм ачылышлар турында сѳйлим.

[2] Мин Мәсихкә иман итүче бер кешене беләм, моннан ундүрт ел элек ул, – тәне беләнме, әллә рухы беләнме, белмим, бер Аллаћы гына белә, – ѳченче күккә кадәр күтәрелеп алынды.

[3] Һәм шул кеше хакында беләм – тик ул тәне беләнме яки рухы беләнме икәнен белмим, Аллаћы белә, –

[4] ул җәннәткә алынган ћәм тел белән ањлатып бирә алмаслык сүзләр ишеткән. Ә бу сүзләрне кешегә сѳйләргә ярамаган.

[5] Андый кеше белән мактана алам, үзем хакында исә зәгыйфьлекләремнән башка бернәрсә белән дә мактана алмыйм.

[6] Хәер, мактанырга теләсәм, акылсыз булмам, чѳнки дѳреслекне сѳйләячәкмен. Әмма, кем дә булса минем хакта миндә күргәненнән яки ишеткәненнән артыграк уйламасын дип, мактанудан тыелып торам.

[7] Аллаћыдан шундый гадәттән тыш ачылышлар алганга, борыным күтәрелмәсен ѳчен, минем тәнемә чәнечке бирелде. Бу чәнечке исә, мин артык мактанмасын ѳчен, мине шайтан фәрештәсе сыман интектерә.

[8] Аны тәнемнән чыгарсын ѳчен Раббыга ѳч мәртәбә ялвардым.

[9] Әмма Ул әйтте: «Сиња Минем мәрхәмәтем җитәр, чѳнки Минем кодрәтем зәгыйфьлектә ињ камил була». Шуња күрә, миндә Мәсих кодрәте торсын ѳчен, үз зәгыйфьлекләрем белән бик теләп мактаначакмын.

[10] Шуныњ ѳчен мин Мәсих хакына зәгыйфьлекләргә, хурлауларга, мәшәкатьләргә, эзәрлекләүләргә, кысуларга түзәм, чѳнки мин зәгыйфь вакытта кѳчле.

[11] Мин акылдан шаштым, моња сез мәҗбүр иттегез. Сез мине мактарга тиеш идегез, чѳнки, гәрчә мин әћәмиятсез булсам да, «гадәттән тыш бѳек рәсүлләрдән» ћич ким җирем юк.

[12] Минем рәсүллек дәлилләре – галәмәтләр, могҗизалар ћәм кодрәтле эшләр – сездә зур сабырлык белән күрсәтелде.

[13] Сезгә авыр йѳк булмавым белән, башка бердәмлекләргә караганда, сезнењ белән начаррак мѳгамәлә иттемме әллә? Мондый гаебем ѳчен мине гафу итегез!

[14] Менә, мин яныгызга ѳченче тапкыр барырга әзерләнәм, әмма сезгә йѳк булмаячакмын, чѳнки мин сезнеке булганны түгел, бәлки үзегезне эзлим. Балалар ата-аналарына түгел, бәлки ата-аналар балаларына байлык җыярга тиеш бит.

[15] Җаннарыгыз ѳчен мин үземдә булганныњ ћәммәсен, хәтта үземне дә бик теләп сарыф итәрмен. Әгәр сезне бик яратам икән, сез мине азрак яратасызмы?

[16] Ярый, мин үзем сезгә йѳк булмадым, ди. Ләкин, сезнењ әйтүегезчә, хәйләкәр буларак, сезне мәкерлек белән үз кулыма алганмын.

[17] Сезгә җибәрелгәннәрнењ берәрсе аркылы сездән файдаландыммы?

[18] Мин Титустан яныгызга баруын үтендем ћәм аныњ белән бер имандашымны җибәрдем. Титус сездән файдаландымы? Без соњ бер үк рух белән эш иттек түгелме? Бер үк юлдан йѳрмәдекме?

[19] Сез, мѳгаен, алдыгызда акланабыз дип уйлыйсыздыр. Юк! Без, Мәсихнеке буларак, Аллаћы алдында сѳйлибез, болар ћәммәсе, сѳеклеләрем, сезне рухи яктан ныгыту ѳчен.

[20] Чѳнки мин, килгәч, сезне үзем теләмәгән хәлдә тапмасам иде, ћәм сез дә мине үзегез теләмәгән хәлдә тапмасагыз иде. Арагызда гаугалар, кѳнчелек, ачу, ызгыш-талаш, яла ягу, гайбәт сату, тәкәбберлек, тәртипсезлек табырмын дип куркам.

[21] Килгәч, Аллаћым сезнењ алда мине тагын кимсетер дип куркам, ћәм, элек гѳнаћ кылып та, кылган шакшылык, фәхешлек ћәм азгынлыклары ѳчен тәүбә итмәгән күпләр ѳчен, миња күз яше агызырга туры килмәсен иде.

Паулдан Көринтлеләргә Икенче Хат — Chapters