Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 6:01

[1] Минем бераз акылсызлануыма түземлерәк булсагыз иде! Хәер, сез миња түземлелек күрсәтәсез инде.

[2] Мин сезнењ хакта Аллаћы кайгыртуы белән бик нык кайгыртам бит. Чѳнки мин сезне бер генә иргә – Мәсихкә ярәштем, ћәм сезне Аныњ алдына гыйффәтле кыз кебек китереп бастырырга телим.

[3] Әмма шуннан куркам: елан Хауваны үзенењ хәйләсе белән алдаган кебек, Мәсихкә карата ихлас күњелдән булган сафлыктан читкә тайпылып, фикерләрегез чуалып китмәсен иде.

[4] Чѳнки кем дә булса килеп, без игълан итмәгән башка бер Гайсәне игълан итсә, яки сезгә бирелгән Рухтан башка рухны, яисә үзегез кабул иткән Яхшы хәбәрдән башка бер «Яхшы хәбәрне» ѳндәсә, сез андый кешегә бик тиз колак салыр идегез.

[5] Әмма мондый «гадәттән тыш бѳек рәсүлләрдән» ћич тә түбән түгелмен, дип уйлыйм.

[6] Гәрчә сѳйләргә оста булмасам да, минем белемем бар. Хәер, без моны сезгә ћәрьяктан ачык күрсәттек.

[7] Аллаћыныњ Яхшы хәбәрен бушлай игълан итүем белән мин сезне күтәрдем ћәм үземне түбәнсеттем. Шуныњ белән мин гѳнаћ кылдыммы әллә?

[8] Сезгә хезмәт итәр ѳчен, башка бердәмлекләрне «талап», алар хисабына яшәдем.

[9] Яныгызда вакытта да, мохтаҗлыкта булсам да, ћичкемгә йѳк булмадым. Мине бар кирәк-яраклар белән Македуниядән килгән имандашларым тәэмин итте. Һичнәрсәдә сезгә йѳк булмаска тырыштым ћәм тырышачакмын.

[10] Миндә Мәсих хакыйкате булуы ышанычлы булган кебек, Ахая якларында ћичкем миннән бу мактанычымны тартып ала алмас дип ышанам.

[11] Мин ни ѳчен болай эшлим соњ? Әллә сезне яратмыйммы? Сезне яратуым Аллаћыга билгеле!

[12] Әмма үзләрен безгә тињләп мактанырга теләүчеләргә мѳмкинлек бирмәс ѳчен, моњарчы ничек эшләгән булсам, моннан соњ да шулай эшләячәкмен.

[13] Чѳнки андый кешеләр – ялган рәсүлләр, алдакчы эшчеләр, Мәсихнењ рәсүлләре булып күренергә тырышалар.

[14] Һәм бу гаҗәп түгел: шайтан да яктылык фәрештәсе кыяфәтенә керә бит.

[15] Шунлыктан аныњ хезмәтчеләре дә хаклык хезмәтчеләре булып кылана икән, бу гаҗәп түгел. Әмма ахыр чиктә алар кылган гамәлләренә карап җәза алачак.

[16] Тагын әйтәм: ћичкем мине акылсыз дип санамасын. Әгәр акылсыз дип уйлыйсыз икән, мине акылсыз кебек кабул итегез ћәм аз гына мактанырга рѳхсәт бирегез.

[17] Болай кыю рәвештә мактанып сѳйләгәннәрем, әлбәттә, Раббыдан түгел, акылсыз кебек мактаначакмын.

[18] Күпләр дѳнья кешеләре кебек мактаналар, шуња күрә мин дә мактанам.

[19] Чѳнки сез, акыллы кешеләр, акылсызларга карата бик теләп түземлелек күрсәтәсез!

[20] Берәү сезне коллыкка тѳшергәндә, сезне изгәндә, сезнењ белән файданланганда, үзен күкләргә күтәргәндә, битегезгә сукканда сез түземлелек күрсәтәсез!

[21] Оят булса да әйтим: боларга кѳчебез җитмәде! Ә инде берәрсе нәрсә белән булса да мактанырга батырчылык итә икән, ул чакта, акылсыз кеше сыман әйтәм: мин дә батырчылык итәм.

[22] Алар еврейләрме? Мин дә. Исраиллеләрме? Мин дә. Ибраћим нәселеннәнме? Мин дә.

[23] Алар Мәсих хезмәтчеләреме? Акылсыз сыман сѳйлим: мин тагын да күбрәк. Мин тагын да күбрәк хезмәт иттем, зинданнарга аларга караганда күбрәк ябылдым, күп тапкырлар кыйналдым ћәм күп мәртәбәләр үлем хәлендә булдым.

[24] Яћүдләр мине биш тапкыр, ћәрберсендә утыз тугызар мәртәбә камчы белән суктырдылар.

[25] Мине ѳч мәртәбә таяк белән кыйнадылар, бер тапкыр ташлар атып үтерергә теләделәр, мин ѳч мәртәбә кораб ћәлакәтенә очрадым, бер тѳн ћәм бер кѳнне ачык дињгездә үткәрдем.

[26] Күп мәртәбәләр ерак җирләрдә сәяхәт иттем, хәтәр елгаларда сәяхәт кылдым, юлбасарлар ћѳҗүменә дучар булдым, кабиләдәшләрдән ћәм мәҗүсиләрдән куркыныч янады, шәћәрләрдә, чүлләрдә, дињгезләрдә хәвеф-хәтәрләргә очрадым, ялган имандашлар арасында куркынычта яшәдем.

[27] Хәлдән тайганчы ћәм йончыганчы эшләдем, тѳннәремне еш кына йокысызлыкта үткәрдем, ачлыктан ћәм сусаудан җәфа чиктем, еш кына ашарга җитәрлек ризыгым булмады, чатлама суыкта ћәм ялангач яшәдем.

[28] Читтә булган маҗаралардан тыш, мин ћәркѳн барлык иман итүчеләр бердәмлекләре хакында хәсрәт чигәм.

[29] Һәр зәгыйфь янында мин дә зәгыйфьләнмимме? Кемдер берәүне вәсвәсәгә тѳшерсә, аныњ ѳчен ачу белән янмыйммы?

[30] Мактанырга тиеш булсам, зәгыйфьлегемне күрсәтүче нәрсәләр белән мактаначакмын мин.

[31] Раббы Гайсә Мәсихнењ мәњге мѳбарәк Аллаћысы ћәм Атасы белә: мин ялган сѳйләмим.

[32] Дәмәшекътә Һарета патшаныњ ѳлкә башлыгы мине тотып алу ѳчен шәћәр капкаларына сак куйды, ә мине кәрзингә салып, дивар буйлап тәрәзәдән тѳшерделәр, ћәм мин аныњ кулына эләкмәдем.

Паулдан Көринтлеләргә Икенче Хат — Chapters