Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:05

[1] Арагызда тыйнак, ә инде читтә сезнењ ѳчен кыю булган мин, Паул, Мәсих басынкылыгы ћәм эчкерсезлеге белән сезгә мѳрәҗәгать итәм.

[2] Яныгызга килгәч, безне, имансыз кешеләр кебек үз файдалары ѳчен яшәүчеләр, дип санаучы кайберләрегезгә кыюлыгымны күрсәтүем кирәк булмасын иде дип ялварам.

[3] Чѳнки бу дѳньяда яшәсәк тә, бу дѳнья кешеләре кебек сугышмыйбыз.

[4] Безнењ коралларыбыз дѳньяви түгел, киресенчә, алар ярдәмендә Аллаћы кодрәте белән теләсә нинди ныгытмаларны да җимерә алабыз. Бу кораллар белән без ялган дәлилләрне,

[5] Аллаћыны танып белүгә каршы тәкәббер рәвештә калыккан ћәртѳрле комачаулыкларны җимерәбез ћәм Мәсихкә итагатьле итү ѳчен ћәр фикерне үзебезгә буйсындырабыз.

[6] Сез тулысынча итагать иткәннән соњ, ћәр итагатьсезне җәзага тартырга әзербез.

[7] Сез тышкы ягын гына карыйсыз. Әгәр кемдер, мин Мәсихнеке, дип ышанса, тагын уйласын: ул Мәсихнеке булган кебек, без дә шулай Мәсихнеке.

[8] Җимерү ѳчен түгел, бәлки сезне ныгыту ѳчен Раббыныњ безгә биргән вәкаләте белән аз гына мактансам да, оятка калмаячакмын.

[9] Хәер, минем турыда, хатлары белән генә куркытырга тырыша икән, дип уйламагыз.

[10] Чѳнки кемдер: «Ул үзенењ хатларында кырыс ћәм кѳчле, ә үзе кеше алдында кѳчсез ћәм аныњ сүзләре әћәмиятсез», – ди.

[11] Андый кеше белсен: читтән язган хатларыбыздагы сүзләрдә ничек булсак, сезнењ арада да без шундый.

[12] Чѳнки үзебезне үзләре белән мактанучыларга тињләргә яки чагыштырырга батырчылык итмибез. Алар, акылсызланып, үзләрен үз үлчәмнәре белән үлчиләр ћәм үзләрен үзләре белән чагыштыралар.

[13] Без исә Аллаћы билгеләгән чикләрдән тыш мактанмыйбыз. Арагыздагы хезмәтләребез дә шул чикләргә керә.

[14] Без шул чикләрдән тыш мактанмыйбыз, чѳнки Мәсих турындагы Яхшы хәбәр белән сезгә килеп ирештек инде ћәм хәзер сез дә шул чикләрдә.

[15] Без башкалар хезмәте белән чамадан тыш мактанмыйбыз. Әмма иманыгыз арта барган саен, Раббы тарафыннан билгеләнгән эшчәнлегебез чикләре тагын да ныграк артыр дип ѳметләнәбез.

[16] Шулай итеп, сездән читтәге илләрдә дә Яхшы хәбәрне тарата алырбыз. Без бит башкалар эшләгән эш белән мактанырга теләмибез.

[17] Изге язмада язылганча: «Мактанучы кеше Раббы белән мактансын».

[18] Чѳнки үзен-үзе мактаучы түгел, бәлки Раббы мактый торган кеше генә Аныњ тарафыннан хуплана.

Паулдан Көринтлеләргә Икенче Хат — Chapters