[1] Без исә, Аллаћы белән хезмәттәшләр буларак, ялварып сорыйбыз: сезгә бүләк ителгән Аллаћы мәрхәмәте юкка гына булмасын!
[2] Чѳнки: «Уњайлы вакытта Мин сине ишеттем Һәм котылу кѳнендә сиња ярдәм иттем», – дип әйтә Аллаћы. Менә хәзер уњай вакыт, менә хәзер котылу кѳне!
[3] Хезмәтебезне гаепләмәсеннәр ѳчен, без беркемгә дә бернинди киртә куймыйбыз.
[4] Киресенчә, ћәрнәрсәдә: олы түземлелектә, бәла-казаларда, мохтаҗлыкта, газаплануда,
[5] кыйнаулар астында, зинданнарда, җәбер-золымнарда, авыр хезмәттә, йокысыз тѳннәрдә, ачлыкта,
[6] сафлыкта, гыйлемдә, чыдамлыкта, игелек күрсәтүдә, Изге Рухныњ кодрәтендә, эчкерсез мәхәббәттә,
[7] хакыйкать сүзендә, Аллаћы кодрәтендә уњ ћәм сул кулларыбыздагы тәкъвалык коралы белән
[8] намуслык вә намуссызлык, гайбәт ћәм абруй аркылы үзебезне Аллаћы хезмәтчеләре итеп тәкъдим итәбез. Безне алдакчылар дип исәплиләр, әмма без тугрылыклы.
[9] Безне билгесезләр дип исәплиләр, әмма таныйлар; безне үлеп баручылар дип саныйлар, әмма менә яшибез бит; безне җәзаланган дип уйлыйлар, әмма без үлмибез;
[10] безне кѳендерәләр, ә без ћәрвакыт сѳенәбез; без ярлы, әмма күпләрне баетабыз; безнењ бернәрсәбез юк, әмма без ћәрнәрсәгә ия.
[11] Кѳринтлеләр! Сезнењ белән ачыктан-ачык сѳйләштек, йѳрәкләребез сезнењ ѳчен кињ итеп ачылган.
[12] Сезне чын күњелдән яратабыз, әмма сез безгә карата мәхәббәтегезне кызганасыз.
[13] Балаларыма сѳйләгән кебек сѳйлим: тињ итеп кайтарып бирү ѳчен, сез дә күњелләрегезне кињәйтегез.
[14] Үзегезне имансызлар белән бәйләмәгез. Тәкъвалык белән канунсызлыкныњ ни уртаклыгы бар? Яктылык белән карањгылыкныњ нинди уртаклыгы бар?
[15] Мәсих белән иблис арасында нинди ризалык булсын? Яки иман итүче белән имансыз арасында нинди уртаклык бар?
[16] Аллаћы йорты белән потлар арасында нинди уртаклык бар? Ә бит без – тере Аллаћы йорты; ә Аллаћы болай дигән: «Араларында торачакмын ћәм йѳриячәкмен Һәм аларныњ Аллаћысы булачакмын, Ә алар Минем халкым булачак».
[17] «Шуња күрә алар арасыннан чыгыгыз ћәм аерылыгыз, – ди Раббы, – Пакьсезгә кагылмагыз, Һәм Мин сезне Үземә кабул итәчәкмен».
[18] «Һәм сезгә Ата булачакмын, Ә сез улларым ћәм кызларым булачаксыз, – ди Чиксез кодрәт Иясе Раббы».