[1] Сѳеклеләрем, безгә шундый вәгъдәләр бирелде! Шуња күрә, әйдәгез, тәннењ, рухныњ ћәртѳрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландырыйк ћәм Аллаћыдан курыккан хәлдә изгелекне камилләштерик.
[2] Күњелләрегездә безгә урын бирегез; без ћичкемне рәнҗетмәдек, ћичкемгә зыян китермәдек, ћичкемнән файда эзләмәдек.
[3] Моны сезне хѳкем итеп әйтмим: элек әйткәнемчә, бергә үлү ћәм бергә яшәү ѳчен сез безнењ күњелләребездә.
[4] Мин сезгә бик ышанам, сезнењ белән чиксез горурланам. Күњелем юаныч белән тулы, ћәртѳрле кайгы-хәсрәтләребезгә карамастан, чиктән тыш куанам.
[5] Чѳнки, Македуниягә килгәч, без бернинди җан тынычлыгы тапмадык. Киресенчә, безне ћәр тарафтан – әйләнә-тирәдән ызгыш-талашлар, күњелдән куркулар кысты.
[6] Әмма Титусныњ килүе сәбәпле рухлары тѳшкәннәргә ярдәм итүче Аллаћы безнењ дә күњелләребезне күтәрде.
[7] Аныњ килүе сәбәпле генә түгел, бәлки Титуска күрсәткән ярдәмегез белән юатты. Мине сагынуыгыз, минем ѳчен тырышуыгыз ћәм кѳенүегез турында сѳйләп, ул мине тагын да күбрәк куандырды.
[8] Хатым белән сезне кѳендергәнгә, башта үкенсәм дә, инде хәзер үкенмим. Чѳнки күрәм: хатым сезне вакытлыча гына кѳендергән.
[9] Хәзер мин куанам – сез кѳенгәнгә түгел, бәлки кѳенүегез сезне тәүбәгә китереп җиткергәнгә куанам. Аллаћы ихтыяры белән кѳендегез, шулай итеп бездән бернинди зыян күрмәдегез.
[10] Чѳнки Аллаћы ихтыяры белән кѳенү котылуга илтүче тәүбәгә китерә; моња үкенергә кирәкми, ә инде бу дѳнья китергән кѳенү үлемгә китерә.
[11] Карагыз: Аллаћы ихтыяры белән сез кичергән кѳенеч сездә нинди ихласлык, гаепсез булуыгызны исбатлау теләге, гаеплегә карата нәфрәт, курку, сагыну, тырышлык, гѳнаћлыны җәзалау теләге тудырды! Бу эштә саф булуыгызны сез ћәрьяктан күрсәттегез.
[12] Шулай итеп, мин сезгә рәнҗетүче хакына да түгел, рәнҗетелгән ѳчен дә түгел, бәлки безнењ ѳчен тырышуыгызны Аллаћы алдында сезгә ачык итеп күрсәтү ѳчен яздым.
[13] Без шуныњ ѳчен юандык. Ә инде Титус шатланганга тагын да күбрәк куандык, сез барыгыз да аныњ күњелен күтәргәнсез бит.
[14] Шулай итеп, сезнењ хакта аныњ алдында мактанган булсам, мин оятка калмадым, киресенчә, без сезнењ хакта ћәрвакыт дѳрес сѳйләгәнбез икән. Титус алдында мактануыбыз да шулай ук дѳрес булып чыкты.
[15] Куркып ћәм дулкынланып аны кабул итүегезне, барыгызныњ итагатен хәтерләп, аныњ йѳрәге сезгә тагын да ныграк омтыла.
[16] Һәрнәрсәдә сезгә таяна алуым ѳчен куанам.