Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:12

[1] Аллаћыныњ мәрхәмәте аша безгә Рух хезмәте тапшырылганга күрә, без күњел тѳшенкелегенә бирелмибез.

[2] Ләкин хурлыклы яшерен эшләрдән баш тартып, хәйләгә керешмичә ћәм Аллаћыныњ сүзен бозмыйча, бәлки хакыйкатьне ачыктан-ачык белдереп, Аллаћы каршында үзебезне ћәр кешенењ намус хѳкеменә тәкъдим итәбез.

[3] Ә без белдергән Яхшы хәбәр яшерелгән булса, ул бары тик ћәлак булучылар ѳчен генә яшерелгән.

[4] Бу гасырныњ илаћы имансызларныњ акылын томалады, ћәм алар күзгә күренмәс Аллаћыныњ чагылышы булган Мәсих даны турындагы Яхшы хәбәрнењ яктылыгын күрмиләр.

[5] Без бит үзебезне түгел, бәлки Гайсә Мәсихне Раббы итеп игълан итәбез, ә Гайсә ѳчен без – сезнењ хезмәтчеләрегез генә.

[6] Чѳнки Аллаћы: «Карањгылыктан яктылык балкысын», – диде, ћәм, Гайсә Мәсих йѳзендә балкыган Аллаћы даны турындагы белемне безгә күрсәтү ѳчен, Аныњ яктылыгы күњелләребезне яктыртты.

[7] Әмма бу гаять зур кодрәтнењ безнеке түгел, бәлки Аллаћыныкы икәнен күрсәтү ѳчен, без бу хәзинәне балчык савытларда, ягъни фани тәннәребездә йѳртәбез.

[8] Безне ћәр яктан кысрыклыйлар, әмма бирешмибез; без аптырашта калдык, әмма ѳметсезлеккә бирелмибез.

[9] Безне эзәрлеклиләр, әмма Аллаћы безне ташламый; безне бәреп тѳшерделәр, әмма ћәлак булмыйбыз.

[10] Гайсәнењ тормышы да тәнебездә күренсен ѳчен, Аныњ үлемен ћәрвакыт тәнебездә йѳртәбез.

[11] Фани тәнебездә Аныњ тормышы да күренсен ѳчен, без, яшәүчеләр, Гайсә хакына бертуктаусыз үлемгә дучар ителәбез.

[12] Шулай итеп, үлем – бездә, ә тормыш сездә эш итә.

[13] Изге язмада: «Мин иман иттем, шуња күрә сѳйләдем», – дип язылган. Шул ук инану рухына ия буларак, без дә иман итәбез ћәм шуња күрә сѳйлибез.

[14] Чѳнки Раббы Гайсәне үледән терелткән Аллаћыныњ безне дә Аныњ белән бергә үледән терелтәчәген ћәм сезнењ белән бергә Үз алдына китереп бастырачагын беләбез.

[15] Боларныњ ћәммәсе дә сезнењ ѳчен. Шулай итеп, Аллаћыныњ мәрхәмәте тагын да күбрәк кешеләргә таралыр ћәм шуныњ белән Аллаћы данына тагын да күбрәк шѳкер итү китерер.

[16] Менә шуныњ ѳчен без күњел тѳшенкелегенә бирелмибез. Киресенчә, тәнебез череп таркала барса да, асылыбыз исә кѳннән-кѳн яњара бара.

[17] Чѳнки кыска вакытлы җињелчә газап чигүебез безнењ ѳчен чиктән тыш зур мәњгелек дан китерә.

[18] Без күренгәнне түгел, бәлки күренмәгәнне карыйбыз, чѳнки күренгән нәрсә вакытлыча, ә күренмәгәне – мәњгелек.

Паулдан Көринтлеләргә Икенче Хат — Chapters