Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 2:51

[1] Изгеләргә ярдәм итү хакында сезгә язып торуныњ кирәге дә юктыр,

[2] чѳнки мин тырышлыгыгызны беләм ћәм, Ахаядә ярдәм инде үткән елдан бирле үк әзерләнгән дип, македуниялеләр алдында сезнењ белән мактанам. Сезнењ тырышлыгыгыз аларны дәртләндерде.

[3] Ә мактавым бу очракта буш булмасын, бәлки, әйткәнемчә, инде әзер булырсыз дип, имандашларны яныгызга җибәрдем.

[4] Югыйсә, македуниялеләр минем белән килгәндә сезне әзерлексез хәлдә тапсалар, без сезгә шундый нык ышаныч белдергәнгә күрә, без дә оятка калырбыз, ћәм сез дә – миња моны әйтеп торырга да кирәкми.

[5] Шуња күрә, имандашлардан алдан ук баруларын ћәм сез вәгъдә иткән юмарт бүләгегезне әзерләүләрен үтенүне зарури дип таптым. Чѳнки бүләкнењ теләр-теләмәс түгел, бәлки юмарт рәвештә әзер булуын телим.

[6] Моња игътибар итегез: кем аз чәчә, шул аз уњыш алыр; ә кем күп чәчә, шул мул уњыш алыр.

[7] Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, бәлки йѳрәге кушканча бирсен, чѳнки Аллаћы шатланып бирүчене ярата.

[8] Аллаћы ћәртѳрле мәрхәмәтне сезгә бик мул итеп бирә ала. Шулай итеп, сез ћәрвакыт ћәм ћәрнәрсәдә мул тормышлы булып, ћәртѳрле игелекле эштә юмарт булырсыз.

[9] Изге язмада язылганча: «Ул Үз бүләкләрен ярлыларга юмарт ѳләште. Аныњ игелеклелеге мәњгелек».

[10] Чәчүчегә орлык, ашаучыга икмәк бирүче Аллаћы сезне орлык белән тәэмин итәр ћәм чәчкән орлыгыгызны мул итеп үстерер, тәкъвалык җимешләрегезне арттырыр

[11] ћәм, сез ћәр очракта юмарт булсын ѳчен, сезне ћәрнәрсәгә баетыр. Ә безнењ аркылы күрсәткән юмартлыгыгыз Аллаћыга рәхмәтләр яудырыр.

[12] Чѳнки сез башкарган бу хезмәт, изгеләрнењ ихтыяҗларын канәгатьләндереп кенә калмыйча, бик күпләрнењ Аллаћыга рәхмәтләрен дә мул иттерер.

[13] Чѳнки юмартлыгыгызны исбат иткән бу хезмәтне күреп, сез икърар итә торган Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә итагать итүегез, үзләре ћәм башкалар белән юмарт уртаклашуыгыз ѳчен кешеләр Аллаћыны данлыйлар.

[14] Сезнењ ѳчен дога кылганда, Аллаћыныњ сезгә мул итеп яудырган мәрхәмәте аркасында, алар күњелләре белән яныгызга ашкынырлар.

[15] Әйтеп бетергесез зур бүләге ѳчен, Аллаћыга рәхмәт яусын!

Паулдан Көринтлеләргә Икенче Хат — Chapters