Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 2:55

[1] Безгә үзебезне сезнењ алдыгызда яњадан мактаргамы? Яисә, кайберәүләр ѳчен кирәк булган кебек, сезгә яки сездән безгә хуплау хатлары кирәкме?

[2] Сез үзегез – күњелләребезгә язылган, бѳтен кеше белгән ћәм укыган хатыбыз.

[3] Мәсих хаты булуыгызны үзегез күрсәтәсез. Бу хат язу карасы белән түгел, тере Аллаћыныњ Рухы белән, таш такталарга түгел, бәлки кеше йѳрәгенењ такталарына хезмәтебез аша язылган.

[4] Мәсих аша Аллаћы каршында безнењ менә шундый ышанычыбыз бар.

[5] Безгә сәләт үзеннән-үзе килә дип дәгъва итә алмыйбыз: безнењ сәләт Аллаћыдан килә.

[6] Ул безне яња килешү хезмәтчеләре булырга сәләтле итте. Яња килешү, язылган канунга түгел, Рухка нигезләнгән, чѳнки язылган канун үтерә, ә Рух тормыш бүләк итә.

[7] Әгәр ташларга чокып язылган, үлем китерүче хезмәт шундый дан белән килгән ки, исраиллеләр Мусаныњ йѳзенә, хәтта аныњ даны югалып барса да, карый алмаганнар икән,

[8] ул чакта Рух хезмәте тагын да данлырак түгелме?

[9] Чѳнки кешене хѳкемгә китерүче хезмәт данлы икән, хаклыкка китерүче хезмәтнењ даны тагын да артыграк.

[10] Кайчандыр данлы булган берәр нәрсәнењ инде хәзер даны булмый, чѳнки аныњ урынына тагын да данлырак башка нәрсә бар.

[11] Чѳнки югала барган нәрсә данлы булган икән, мәњге дәвам итүче нәрсә тагын да данлырак.

[12] Менә шундый ѳметебез булганга, без зур кыюлык белән эш итәбез.

[13] Исраиллеләр югала барган данга карамасыннар ѳчен йѳзенә бѳркәнчек япкан Муса кебек түгел без.

[14] Әмма аларныњ башлары мињгерәүләнгән, чѳнки иске килешүне укыганда шундый ук бѳркәнчек бүгенгә кадәр аларныњ күњелләрендә кала. Ул бѳркәнчекне Мәсих кенә алып ташлый.

[15] Бүгенге кѳнгә кадәр, Муса кануны укылган саен, аларныњ күњелләрендә бѳркәнчек ята.

[16] Әмма Раббыга мѳрәҗәгать иткән чакта, бу бѳркәнчек алына.

[17] Раббы ул – Рух, ә Раббы Рухы булган җирдә – азатлык.

[18] Һәммәбезнењ йѳзеннән бѳркәнчек алып ташланганга, Раббыныњ данын кѳзгедәй чагылдырабыз. Без данда бер дәрәҗәдән икенче дәрәҗәгә үзгәртеләбез ћәм Аллаћыга охшаганнан-охшый барабыз, андый үзгәртү Раббыдан килә, ә Раббы ул – Рух.

Паулдан Көринтлеләргә Икенче Хат — Chapters