Skip to content
Opens in a new window

[1] Тиздән нәрсә булырга тиешлеген Үзенең колларына күрсәтер өчен, Аллаһы тарафыннан Гайсә Мәсихкә бирелгән ачылыш. Ул аны Үзенең фәрештәсе аркылы җибәреп, колы Яхъяга белдерде.

[2] Яхъя Аллаһы сүзе һәм Гайсә Мәсих күрсәтеп сөйләгәннәр хакында, үзе күргән һәммә нәрсә турында шаһитлык бирә.

[3] Бу пәйгамбәрлек сүзләрен укучылар һәм тыңлаучылар, анда язылганнарны үтәүчеләр бәхетле, чөнки ул сүзләрнең гамәлгә ашу вакыты якын.

[4] Яхъядан Асия өлкәсендәге иман итүчеләрнең җиде бердәмлегенә: хәзер Бар, Булган һәм Булачак Заттан, Аның тәхете каршында торучы җиде рухтан, шулай ук Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт вә иминлек булсын. Үлгәннәр арасыннан беренче булып терелеп торган Мәсих – тугры Шаһит, җирдәге патшаларның Башлыгы. Аңа, безне сөюче һәм гөнаһларыбыздан Үзенең каны белән азат кылып,

[6] безне патшалык һәм Атасы Аллаһыга хезмәт итүче руханилар иткән Гайсәгә дан һәм кодрәт мәңге-мәңгегә булсын. Амин.

[7] Менә, Ул болытларда килә, һәм Аны һәркем күрер. Аны чәнчегән кешеләр дә күрерләр. Җирдәге барлык халыклар Аның алдында үкереп елар. Шулай булачак. Амин.

[8] «Мин – Альфа һәм Омега, – дип әйтә Раббы Аллаһы, – хәзер Бар, Булган һәм Булачак Зат, Чиксез кодрәт Иясе».

[9] Мин, сезнең белән бергә Гайсә өчен газап чигүләр, патшалыкны, чыдамлыкны уртаклашучы имандашыгыз Яхъя, Аллаһы сүзе һәм Гайсә хакында шаһитлык иткәнем өчен, Патмос дип аталган утрауга җибәрелгән идем.

[10] Раббының көнендә мине Рух чолгап алды һәм артымда быргыдан чыккандай көчле тавыш ишеттем.

[11] Ул болай диде: «Күргәннәреңнең барын да китап итеп язып, Эфес, Смурна, Пергәм, Түәтәйрә, Сәрдәйс, Филаделфея, Лаудикея шәһәрләрендәге җиде бердәмлеккә җибәр».

[12] Әйтүчене күрергә дип борылып карагач, мин җиде алтын шәмдәл күрдем.

[13] Ә шәмдәлләр арасында озын кием кигән һәм күкрәген алтын пута белән буган, адәм углына охшаган Берәүне күреп алдым.

[14] Аның башындагы чәчләре ак йон кебек, кардай ак иде. Күзләре исә ут ялкыны кебек иде,

[15] ә аяклары мичтә кыздырган бакырдай ялтырый һәм тавышы шарлавык тавышына охшар иде.

[16] Уң кулында җиде йолдыз бар, авызыннан ике ягы да үткен кылыч чыгып тора. Йөзе бар көченә балкып торган кояштай иде!

[17] Мин Аны күргәч, үле кешедәй, аяклары алдына егылдым. Ул исә Үзенең уң кулын миңа тидереп, болай диде: «Курыкма! Мин – Беренче һәм Соңгы,

[18] һәм мәңге Теремен. Үлгән идем, ә менә хәзер мәңге-мәңге яшим. Үлем һәм үлеләр дөньясы ачкычлары Миндә.

[19] Шулай итеп, нәрсә күргәнеңне, хәзер нәрсә бар һәм моннан соң нәрсә буласын яз.

[20] Уң кулымда күргән җиде йолдызның һәм җиде алтын шәмдәлнең сере шунда: җиде йолдыз – җиде бердәмлекнең фәрештәләре һәм җиде шәмдәл – җиде бердәмлек ул».

Ачылыш — Chapters