Skip to content
Opens in a new window

[1] Шуннан соң мин тәхеттә Утыручының уң кулында эчке һәм тышкы ягына язылган, җиде мөһер белән мөһерләнгән язма төргәген күрдем.

[2] Тагын мин көчле тавыш белән: «Мөһерләрен кубарып, язма төргәген ачарга кем лаеклы?» – дип сораучы куәтле фәрештәне күрдем.

[3] Әмма күктә дә, җирдә дә, җир астында да язма төргәген ачарга һәм аңа карарга лаеклы һичкем булмады.

[4] Язма төргәген ачарга һәм аңа карарга лаеклы кеше табылмаганлыктан, мин бик нык еладым.

[5] Шунда өлкәннәрнең берсе миңа болай диде: «Елама. Әнә кара, Яһүдә нәселеннән булган Арыслан, Давыт тамырыннан чыккан Сабак җиңеп чыкты. Язма төргәгенең җиде мөһерен кубарып, Ул ача ала».

[6] Шуннан соң мин тәхет янында дүрт җан иясе белән уратып алынган һәм өлкәннәр арасында торучы Бәрәнне күрдем. Ул суелган кебек иде. Аның җиде мөгезе һәм җиде күзе бар иде. Болар – Аллаһының бөтен җиргә җибәрелгән җиде рухы.

[7] Бәрән, килеп, тәхеттә Утыручының уң кулыннан язма төргәген алды.

[8] Язма төргәген алгач, дүрт җан иясе һәм егерме дүрт өлкән Аның алдында йөзтүбән капландылар. Аларның һәрберсендә арфа һәм хуш исле сумала, ягъни Аллаһы изгеләренең догалары тулы алтын касәләр бар иде.

[9] Алар яңа җыр җырладылар: «Син язма төргәген алырга, аның мөһерләрен кубарырга лаеклы, чөнки корбан итеп суелдың, Үзеңнең каның белән һәр кабиләдән һәм телдән, һәр халыктан һәм милләттән Аллаһы өчен кешеләрне йолып алдың.

[10] Аларны, Аллабызга хезмәт итү өчен, патшалык һәм руханилар иттең. Алар җирдә патшалык итәчәкләр».

[11] Шунда тәхет, җан ияләре һәм өлкәннәр әйләнәсендә күп фәрештәләрне күрдем, аларның тавышын ишеттем. Аларның саны йөзләрчә миллион һәм дистәләрчә меңнәр иде.

[12] Алар көчле тавыш белән: «Суелган Бәрән кодрәт, байлык, тирән гакыл, куәт, хөрмәт, дан һәм мактауга лаектыр», – дип әйтә иделәр.

[13] Күктә һәм җирдә, җир астында һәм диңгездә яратылганнарның барысының, анда булган һәммә нәрсәнең: «Тәхеттә Утыручыга һәм Бәрәнгә мактау, хөрмәт, дан һәм кодрәт мәңге-мәңгегә булсын», – дип әйтүләрен ишеттем.

[14] Дүрт җан иясе: «Амин», – дип әйтә, өлкәннәр йөзтүбән капланып сәҗдә кыла иделәр.

Ачылыш — Chapters