[1] Аннары мин Бәрәннең мөһерләрнең берсен кубаруын күрдем, һәм җан ияләренең берсенең күк күкрәгәндәй тавыш белән: «Кил!» – дип әйтүен ишеттем.
[2] Менә мин ак ат күрдем. Ат өстендә кулына җәя тоткан җайдак утыра иде. Аңа таҗ бирелде. Ул җайдак, җиңүче булып, җиңү өчен юлга чыкты.
[3] Бәрән икенче мөһерне кубаргач, икенче җан иясенең: «Кил!» – дигәнен ишеттем.
[4] Шуннан соң уттай җирән башка ат чыкты. Аның җайдагына, кешеләр бер-берсен үтерсеннәр өчен, бар дөньяның тынычлыгын алырга вәкаләт бирелде. Аңа зур кылыч тоттырылды.
[5] Бәрән өченче мөһерне кубаргач, өченче җан иясенең: «Кил!» – дигәнен ишеттем. Менә мин кара ат күрдем, ә аның өстендәге җайдак үз кулына үлчәү тоткан иде.
[6] Җан ияләре арасыннан тавыш сыман аваз ишеттем: «Бер савыт бодай өчен – бер көнлек эш хакы, өч савыт арпа өчен – бер көнлек эш хакы. Әмма зәйтүн маена һәм шәрабка зыян китермә!»
[7] Бәрән дүртенче мөһерне кубаргач, дүртенче җан иясенең: «Кил!» – дигән тавышын ишеттем.
[8] Менә аксыл төстәге атны күрдем. Өстендәге җайдакның исеме «Үлем», ә аның артыннан бөтен үлеләр дөньясы килә иде. Аларга җирнең дүрттән бер өлешендә кешеләрне кылыч, ачлык, үләт һәм кыргый хайваннар белән үтерү хокукы бирелде.
[9] Бәрән бишенче мөһерне кубаргач, мәзбәх астында Аллаһы сүзе өчен һәм шаһитлык биргәннәре өчен үтерелгәннәрнең җаннарын күрдем.
[10] Алар көчле тавыш белән: «Кайчанга кадәр Син, изге һәм хакыйкый Хөкемдар, җирдә яшәүчеләрне хөкем итмәссең һәм безнең каныбыз өчен үч алмассың?» – дип кычкырдылар.
[11] Аларның һәрберсенә ак кием бирелде. Алар кебек үк үтереләчәк хезмәттәшләренең һәм имандашларының саны тулганга тикле тагын бераз тынычланып торырга кушылды.
[12] Мин Бәрәннең алтынчы мөһерне кубаруын күрдем. Шунда көчле итеп җир тетрәде, кояш матәм киеме кебек каралды, ай кандай кызыл төскә керде.
[13] Инҗир агачының өлгермәгән җимешләре көчле җилдән коелгандай, күктәге йолдызлар җиргә атылды.
[14] Күк, язма төргәгедәй бөтерелеп, юкка чыкты. Барлык таулар һәм утраулар үз урыннарыннан кузгатылдылар.
[15] Җирнең патшалары, түрәләре, гаскәриләр башлыклары, байлары, куәтлеләре – барысы да: һәр кол, һәр ирекле кеше мәгарәләрдә һәм таулардагы таш кыялар арасында яшеренделәр.
[16] Алар болай диделәр: «Өстебезгә авып төшегез һәм безне тәхеттә Утыручының йөзеннән, Бәрәннең ачуыннан яшерегез!
[17] Аларның бөек ачу көне килде. Моңа каршы кем тора алсын?»