Skip to content
Opens in a new window

[1] Шуннан соң мин диңгездән чыгып килүче ун мөгезле һәм җиде башлы җанварны күрдем. Аның мөгезләрендә ун таҗ, башларында көфер исемнәр язылган иде.

[2] Мин күргән җанвар капланга охшаган. Аяклары аюныкыдай, авызы исә арысланныкы кебек иде. Аждаһа аңа үзенең көчен, тәхетен һәм зур хакимиятен бирде.

[3] Башларының берсе үләр дәрәҗәдә яраланган иде, аннан соң ул ярасы төзәтелде. Бөтен җир гаҗәпкә калып, җанвар артыннан китте

[4] һәм җанварга шундый хакимият биргәне өчен, аждаһага сәҗдә кылды. Кешеләр: «Кем җанвар кебек була алсын һәм аның белән кем сугыша алсын?» – дип, җанварга да сәҗдә кылдылар.

[5] Җанварга тәкәбберләнергә һәм көфер сүз сөйләргә ирек куелды. Аңа кырык ике ай дәвамында хакимлек итү хокукы бирелде.

[6] Ул Аллаһыга каршы көфер сүзләр әйтә, исемен, яшәгән урынын һәм күктә яшәүчеләрне көферли башлады.

[7] Җанварга Аллаһының изге кешеләренә каршы сугышырга һәм аларны җиңәргә рөхсәт ителде. Аңа һәр кабилә, һәр халык, һәр тел һәм һәр милләт белән хакимлек итү хокукы бирелде.

[8] Җирдә яшәгән һәм исемнәре Чалынган Бәрәннең Тормыш китабына дөнья яратылганчы язылмаганнарның һәммәсе шушы җанварга табыначак.

[9] Колагы булган ишетсен:

[10] Әсирлеккә төшәргә тиешле әсирлеккә төшәчәк. Кылычтан үләргә тиешле кылычтан үләчәк. Монда Аллаһы изгеләренең чыдамлыгы һәм иманы таләп ителә.

[11] Аннан соң җирдән чыгып килүче башка җанварны күрдем. Ике мөгезе дә бәрәннекенә охшаш булып, ул аждаһа кебек сөйли иде.

[12] Ул беренче җанвар исеменнән аның бар хакимияте белән эш итеп, җирне һәм анда яшәүчеләрне үлем ярасы төзәлгән беренче җанварга табындырды.

[13] Ул зур галәмәтләр күрсәтте, хәтта кешеләр алдында күктән җиргә ут яудыра иде.

[14] Беренче җанвар исеменнән эшләргә бирелгән галәмәтләре белән, җирдә яшәүчеләрне алдап, аларга кылычтан яраланып терелгән җанвар сынын ясарга кушты.

[15] Беренче җанварның сыны хәтта сөйли алсын һәм аңа табынмаган һәркем үлемгә тапшырылсын өчен, икенче җанварга ул сынга җан кертергә рөхсәт ителде.

[16] Икенче җанвар бар кешеләрнең, кечеләрнең һәм бөекләрнең, байларның һәм фәкыйрьләрнең, иреклеләрнең һәм колларның уң кулларына яисә маңгайларына тамга салдырды.

[17] Шушы тамгасы, ягъни җанвар исеме яки исеменең саны булмаган беркем дә сатып та ала алмады һәм сата да алмады.

[18] Монда зирәклек кирәк. Акылы булган кеше җанварның санын хисаплап чыгарсын, чөнки ул – кеше саны. Аның саны – алты йөз алтмыш алты.

Ачылыш — Chapters