Skip to content
Opens in a new window

[1] Шуннан соң мин күктән төшүче икенче бер кодрәтле фәрештәне күрдем. Ул болытка төренгән, ә баш өстендә яктылык боҗрасы бар иде. Аның йөзе кояш кебек, аяклары утлы багана сыман.

[2] Кулында ачылган кечкенә язма төргәге бар иде. Ул уң аягы белән диңгезгә, сул аягы белән җиргә басып,

[3] арысландай көчле тавыш белән кычкырып җибәрде. Ул кычкыргач, җиде күк күкрәү тавыш биреп, нәрсәдер әйттеләр.

[4] Җиде күк күкрәү әйтеп бетергәч, мин аны язарга ниятләдем. Әмма күктән килгән авазның: «Җиде күк күкрәүнең сөйләгәннәрен сер итеп сакла һәм язма», – дигәнен ишеттем.

[5] Ә диңгездә һәм җирдә басып торучы мин күргән фәрештә уң кулын күккә күтәрде

[6] һәм күкне, шулай ук анда булган һәрнәрсәне, җирне һәм анда булган һәрнәрсәне, диңгезне һәм анда булган һәрнәрсәне Булдырган мәңге-мәңге Яшәүче белән ант итте: «Тоткарлау бүтән булмаячак,

[7] җиденче фәрештә үзенең быргысын кычкыртырга әзер көнне, Аллаһы Үзенең колларына – пәйгамбәрләренә игълан иткәнчә, Аның сере гамәлгә ашкан булыр».

[8] Аннан соң инде моңарчы ишеткән, күктән килгән аваз тагын миңа әйтте: «Бар, диңгездә һәм җирдә торучы фәрештәнең кулыннан ачылган язма төргәген ал».

[9] Фәрештә янына килеп, миңа шул кечкенә язма төргәген бирүен үтендем. Ул миңа болай диде: «Аны алып аша. Ашказаныңда аннан әче булыр, әмма авызыңда балдай татлы булыр».

[10] Мин фәрештәнең кулыннан кечкенә язма төргәген алып ашадым. Авызымда ул балдай татлы булды, ләкин, ашап бетерүемә, ашказанымда аннан әче булды.

[11] Аннары миңа болай диделәр: «Син күп халыклар, милләтләр, телләр һәм патшалар хакында тагын пәйгамбәрлек итәргә тиешсең».

Ачылыш — Chapters