Skip to content
Opens in a new window

[1] Шуннан соң мин менә нәрсә күрдем: Сион тавында Бәрән тора. Аның белән бергә маңгайларында Бәрән һәм Атасының исеме язылган йөз кырык дүрт мең кеше бар иде.

[2] Мин күктән шарлавык һәм көчле күк күкрәүгә охшаш бер тавыш ишеттем. Ул арфачылар арфада уйнаган тавышка да охшаш иде.

[3] Тәхет һәм дүрт җан иясе белән өлкәннәр алдында яңа җыр җырлыйлар иде. Җирдә яшәгәннәр арасыннан йолып алынган йөз кырык дүрт мең кешедән башка һичкем ул җырны өйрәнә алмады.

[4] Алар – бер тапкыр да хатын-кыз белән булмаган, шуның аркасында сафлыкларын саклап калган кешеләр. Бәрән кая барса, Шуның артыннан баралар. Алар кешеләр арасыннан йолып алынган, Аллаһыга һәм Бәрәнгә багышланган беренче кешеләр иде.

[5] Телләрендә ялган булмады, алар кимчелексез иде.

[6] Шуннан соң күк уртасыннан очып барган башка бер фәрештәне күрдем. Җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү өчен, мәңгелек Яхшы хәбәре бар аның.

[7] Ул көчле тавыш белән: «Аллаһыдан куркыгыз һәм Аны данлагыз, чөнки Аның хөкем сәгате килде. Күкне, җирне, диңгезне һәм чишмәләрне Булдыручыга табыныгыз!» – диде.

[8] Икенче фәрештә, аңа ияреп, болай диде: «Бөек Бабил җимерелде, җимерелде! Ул барча халыклырга үзенең тыелгысыз фәхешлек шәрабын эчерткән».

[9] Аларга өченче фәрештә иярде һәм көчле тавыш белән болай диде: «Җанварга һәм аның сынына табынган, җанвар тамгасын кабул итеп, үзенең маңгаена яки кулына куйган кеше

[10] Аллаһының ачу касәсендәге ярсулы шәрабын, су кушылмаган шәрабын эчәчәк. Ул кеше изге фәрештәләр һәм Бәрән алдында ут белән күкерт эчендә газапландырылачак.

[11] Газаплау төтене мәңге-мәңгегә күтәреп торачак. Җанварга һәм аның сынына табынучы, аның исем тамгасын кабул итүче һәркем көндез дә, төнлә дә газаптан тынгы күрмәячәк».

[12] Моның өчен Аллаһының әмерләрен үтәүче һәм Гайсәгә иман итүче изге кешеләрнең түземле булулары кирәк.

[13] Мин күктән килгән тавыш ишеттем: «Яз: Шушы вакыттан башлап Хаким Гайсәгә иман итеп үлүчеләр бәхетле». «Әйе, – ди Рух, – алар үзләренең михнәтләреннән ял итсеннәр, чөнки аларның эшләре үзләре артыннан бара».

[14] Шуннан соң мин менә нәрсә күрдем: ак болыт һәм болыт өстендә утыручы адәм углына охшаган Зат. Башында алтын таҗ һәм кулында үткен урак бар иде.

[15] Аллаһы йортыннан тагын бер фәрештә чыгып, болыт өстендә Утыручыга көчле тавыш белән: «Урагыңны алып ур: урак өсте җитте, җир уңышы өлгерде», – дип кычкырды.

[16] Шуннан соң, болытта Утыручы урагын җир өстенә ыргытты һәм уңыш урылды.

[17] Аннары күктәге Аллаһы йортыннан башка фәрештә чыкты. Аның да үткен урагы бар иде.

[18] Мәзбәхтән ут белән идарә итү хакимлеге булган тагын бер фәрештә чыкты. Ул көчле тавыш белән үткен урагы булган фәрештәгә: «Үзеңнең үткен урагыңны ал да җир өстендәге йөзем тәлгәшләрен җый, чөнки аның җимешләре өлгерде!» – дип кычкырды.

[19] Фәрештә үзенең урагын җиргә ыргытты һәм җирдәге йөземне җыеп, Аллаһының зур ачу изгеченә ташлады.

[20] Әлеге йөзем шәһәрдән читтә урнашкан изгечтә тапталды. Изгечтән ат йөгәненә кадәр җиткән, бер мең алты йөз стадия озынлыкта кан акты.

Ачылыш — Chapters