Skip to content
Opens in a new window

[1] Шуннан соң фәрештә миңа Аллаһының һәм Бәрәннең тәхетеннән чыккан, бәллүрдәй ялтырап торган тереклек суы елгасын күрсәтте.

[2] Ул елга урамның уртасыннан ага. Елганың бу һәм теге як ярында унике тапкыр җимеш бирүче, һәр ай саен үз җимешен бирүче тереклек агачы бар. Агачның яфраклары халыкларны савыктыру өчен.

[3] Шәһәрдә ләгънәтләнгән бер нәрсә дә булмаячак, анда Аллаһының һәм Бәрәннең тәхете торачак, коллары Аңа хезмәт итәчәкләр.

[4] Алар йөзен күрәчәкләр, һәм исеме аларның маңгайларында булачак.

[5] Анда инде төн булмаячак, аларның яктырткыч белән кояш яктылыгына мохтаҗлыклары булмаячак, аларга Раббы Аллаһы нур чәчәчәк. Алар мәңге-мәңгегә патшалык итәчәкләр.

[6] Аннары фәрештә миңа болай диде: «Бу сүзләр ышанычлы һәм хак. Пәйгамбәрләрне рухландыручы Раббы Аллаһы колларына, тиздән нәрсә булырга тиешлеген күрсәтү өчен, фәрештәсен җибәрде».

[7] «Менә тиздән киләчәкмен! Бу китапның пәйгамбәрлек сүзләрен үтәүче бәхетле».

[8] Мин, Яхъя, боларны ишеттем һәм күрдем. Ишеткәч һәм күргәч, сәҗдә кылырга дип, боларны күрсәтүче фәрештәнең аякларына егылдым.

[9] Әмма ул миңа: «Кара аны, моны эшләмә! Мин синең, пәйгамбәр имандашларыңның һәм бу китап сүзләрен тотучыларның хезмәттәше. Аллаһыга табынып сәҗдә кыл», – дип әйтте.

[10] Янә ул миңа болай диде: «Бу китапның пәйгамбәрлек сүзләрен мөһер сугып яшермә, чөнки вакыт якын.

[11] Яман бәндә яманлык кылуда булсын, бозык кеше тагын да бозыклыкка батсын, тәкъва кеше исә – тәкъвалыкта һәм изге кеше изгелектә яшәвен дәвам итсен».

[12] «Менә тиздән киләчәкмен! Һәркемгә үз эшләренә карата бирер өчен, әҗерне Үзем белән алып киләм.

[13] Мин – Альфа һәм Омега, Беренче һәм Соңгы, Башы һәм Ахыры.

[14] Киемнәрен юганнар бәхетле. Алар тормыш агачыннан тукланырга һәм шәһәргә капкалардан керергә хокуклы.

[15] Ә этләр, сихерчеләр, фәхешлек кылучылар, кеше үтерүчеләр, потка табынучылар, ялганны яратучы һәм эшләүче һәркем тышта калачак.

[16] Мин, Гайсә, фәрештәмне сезгә болар хакында бердәмлекләрдә шаһитлык итәргә дип җибәрдем. Мин – Давыт тамырыннан чыккан Сабак, аның Токымы, якты таң йолдызы».

[17] Рух та, кәләш тә: «Кил!» – диләр. Һәм ишетүче дә: «Кил!» – дип әйтсен. Сусаучы килсен, теләгән кеше тереклек суын бушлай алсын.

[18] Бу пәйгамбәрлек китабының сүзләрен ишетүчене кисәтәм: әгәр берәрсе боларга өстәсә, Аллаһы ул кешегә бу китапта язылган бәла-казаларны өстәр.

[19] Әгәр кем дә булса бу пәйгамбәрлек китабы сүзләренең берәрсен алып ташласа, бу китапта язылган тереклек агачыннан һәм изге шәһәрдән Аллаһы ул кешенең өлешен төшереп калдырыр.

[20] Боларның һәммәсе турында шаһитлык Бирүче болай ди: «Әйе, тиздән киләчәкмен!» Амин, Хаким Гайсә, кил!

[21] Хаким Гайсәнең мәрхәмәте барысы белән булсын!

Ачылыш — Chapters