Skip to content
Opens in a new window

[1] «Сәрдәйс бердәмлегенең фәрештәсенә яз: „Аллаһының җиде рухы һәм кулында җиде йолдыз булган Зат болай ди: Синең эшләреңне беләм. Син тере исемен йөртәсең, әмма син үле.

[2] Уяу тор һәм үзеңдә калган, үләр дәрәҗәгә җиткән нәрсәләрне ныгыт, чөнки эшләреңнең Аллам каршында тәмамланган булуын күрмим.

[3] Шуңа күрә, нәрсә кабул кылганыңны, нәрсә ишеткәнеңне исеңә төшер, аны үтә һәм тәүбә ит. Әгәр инде уяу тормасаң, Мин карактай көтмәгәндә килермен, ә син кайсы сәгатьтә килүемне белмәссең.

[4] Ләкин Сәрдәйстә киемнәрен пычратмаган берничә кешең калган. Алар Минем белән бергә ак киемдә йөрерләр, чөнки моңа лаеклылар.

[5] Шулай, һәр җиңүче кеше ак кием кияр һәм Мин аның исемен Тормыш китабыннан сызып ташламам. Атам һәм Аның фәрештәләре каршында җиңүченең исемен танырмын.

[6] Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен“».

[7] «Филаделфея бердәмлегенең фәрештәсенә яз: „Кулында Давыт ачкычы булган Изге, Хакыйкый Заттыр. Ул ачса, һичкем яба алмас, япса, һичкем ача алмас. Менә шушы Зат болай ди:

[8] Синең эшләреңне беләм, менә Мин синең каршыңда ишек ачтым, һәм аны һичкем яба алмаячак. Беләм, көчең аз, әмма син сүземне үтәдең, исемемнән ваз кичмәдең.

[9] Шайтан җыеныннан булганнарны менә нәрсә эшләтермен. Алар үзләрен яһүди дип атыйлар, әмма алар яһүдиләр түгел, ялганчылар. Мин аларны, килеп, аякларыңа егылырга мәҗбүр итәрмен, шунда сине сөйгәнемне беләчәкләр.

[10] Минем сүземне тотып, чыдамлык күрсәттең, шуңа күрә Мин дә сине җирдә яшәүчеләрне сынар өчен, бөтен җиһанга киләчәк сынау вакытыннан саклап калачакмын.

[11] Тиздән киләм: таҗыңны һичкем тартып алмасын өчен, үзеңдә булганны нык тот.

[12] Җиңүчене Аллам йортының баганасы итеп куячакмын, һәм ул инде аннан чыкмаячак. Аның өстенә Алламның исемен һәм күктән, Алламнан иңәчәк шәһәрнең – яңа Иерусалимнең исемен һәм Үземнең яңа исемемне язачакмын.

[13] Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен“».

[14] «Лаудикея бердәмлегенең фәрештәсенә яз: „Амин дип аталган Зат, тугры һәм хакыйкый Шаһит, Аллаһы булдырган нәрсәләрнең Чыганагы болай дип әйтә:

[15] Синең эшләреңне беләм: син салкын да, кайнар да түгелсең. Их, син салкын яисә кайнар булсаңчы!

[16] Әмма син салкын да, кайнар да түгел, җылымса гына булганга күрә, сине авызымнан төкереп чыгарачакмын!

[17] Син: ‘Мин бай һәм баедым, һичбер нәрсәгә мохтаҗлыгым юк’, – дисең. Әмма син үзеңнең бәхетсез, мескен, фәкыйрь, сукыр һәм ялангач булуыңны аңламыйсың.

[18] Баер өчен, Миннән утта чистартылган алтын, ялангачлыгыңның мәсхәрәлеге ачылмасын өчен, киенергә ак кием, күзләрең күрсен өчен, сөртергә күз мае сатып алырга киңәш итәм үзеңә.

[19] Мин яратканнарымның һәрберсенең гаебен фаш итәм һәм аны тәртипкә өйрәтәм, шуңа күрә тырышлык күрсәт һәм тәүбә ит.

[20] Менә Мин ишек төбендә шакып торам. Кем тавышымны ишетеп, ишеген ачса, аның янына керәчәкмен, һәм без бергә ашаячакбыз: Мин һәм ул.

[21] Мин җиңеп чыктым һәм, Атам белән бергә Аның тәхетенә утырдым. Шулай ук җиңүчегә Үзем белән бергә тәхетемә утыру хокукы бирәчәкмен.

[22] Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен“».

Ачылыш — Chapters