Skip to content
Opens in a new window

[1] Күктә бөек галәмәт күренде: кояшка төренгән хатын, аның аяклары астында ай, башында унике йолдызлы такыя иде.

[2] Хатын йөкле булып, бала тудыру газапларыннан һәм авыртудан кычкыра иде.

[3] Күктә тагын бер галәмәт күренде: җиде башлы һәм ун мөгезле кызыл төстәге зур аждаһа, аның һәр башында кечкенә таҗ иде.

[4] Койрыгы күк йолдызларының өчтән бер өлешен себереп, җиргә атты. Аждаһа бала табучы хатын алдына килеп басты. Хатын баласын табу белән, баланы кабып йотарга әзер иде ул.

[5] Хатын ир бала тапты. Ул барлык халыклар белән тимер таяк ярдәмендә хакимлек итәргә тиеш иде. Хатынның баласы Аллаһыга һәм Аның тәхете алдына тотып китерелде.

[6] Ә хатын чүлгә качты. Чүлдә аның өчен Аллаһы тарафыннан урын әзерләнеп, мең ике йөз алтмыш көн дәвамында аны хәстәрләп торырга тиешләр иде.

[7] Шунда күктә сугыш башланды: Микәил үзенең фәрештәләре белән аждаһага каршы сугышты. Аждаһа исә үзенең явыз фәрештәләре белән аларга каршы торды.

[8] Әмма аждаһа җиңелеп, аңа һәм фәрештәләренә инде күктә урын калмады.

[9] Бу зур аждаһа – иблис һәм шайтан дип аталган, бөтен дөньяны алдаучы борынгы елан – җиргә бәреп төшерелде. Аның белән бергә явыз фәрештәләре дә җиргә ыргытылдылар.

[10] Шуннан соң мин күктән көчле тавыш ишеттем: «Менә Аллабызның коткаруы, кодрәте, патшалыгы һәм Мәсихенең хакимлеге урнашты! Аллабыз алдында көне-төне имандашларыбызны гаепләүче бәреп төшерелде.

[11] Имандашларыбыз Бәрән каны һәм шаһитлык сүзләре белән аны җиңделәр, хәтта, үлемнән курыкмыйча, үзләренең җаннарын аямадылар.

[12] Шуңа күрә, күкләр һәм анда яшәүчеләр, куаныгыз! Әмма җиргә һәм диңгезгә кайгы, чөнки иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште!»

[13] Үзенең җиргә бәреп төшерелүен күргәч, аждаһа ир бала тудырган хатынны куа башлады.

[14] Бу еланнан качып, үзе өчен чүлдә әзерләнгән урынга очсын дип, хатынга зур бөркетнең ике канаты бирелде. Аны анда ел, ике ел һәм тагын ярты ел хәстәрләп торачаклар.

[15] Хатынны елга агызып китсен дип, хатын артыннан елан үзенең авызыннан су ташкыны агызды.

[16] Әмма җир, авызын ачып, аждаһа авызыннан аккан су ташкынын йотып, хатынга ярдәм итте.

[17] Аждаһа хатынга нык ярсып, Аллаһы әмерләрен үтәүче, Гайсә хакында шаһитлык бирүче аның калган балаларына каршы сугышыр өчен кузгалды.

[18] Аждаһа диңгез ярына барып басты.

Ачылыш — Chapters