[1] Бер-берегезне туганнарча яратудан туктамагыз.
[2] Кунакчыллык күрсәтергә онытмагыз. Шулай эшләп, кайберәүләр, үзләре дә белмичә, фәрештәләрне кунак иткәннәр.
[3] Төрмәдәге кешеләрне, алар белән үзегез дә тоткынлыкта булгандай, исегездә тотыгыз. Рәхимсез мөгамәләгә түзгәннәрне, үзегезнең тәнегез дә авыртуны тойгандай, исегездә тотыгыз.
[4] Никахны һәрьяклап югары бәяләгез, никахыгыз чиста булырга тиеш, чөнки азгыннар һәм хыянәтчеләрне Аллаһы хөкем итәчәк.
[5] Байлык яратмагыз, булганына канәгать булып яшәгез, чөнки Аллаһы: «Сине беркайчан да калдырмам, беркайчан да ташламам», – дигән.
[6] Шуңа күрә без ышаныч белән: «Раббы – минем химаячем! Нәрсәдән куркырга миңа?! Адәм заты миңа ни кыла алсын?!» – дип әйтә алабыз.
[7] Сезгә Аллаһы сүзен җиткергән җитәкчеләрегезне исегездә тотыгыз, яшәешләренең нәтиҗәләре турында уйлап, иманнарын үрнәк итеп, аларга иярегез.
[8] Гайсә Мәсих кичә дә, бүген дә һәм мәңгегә бер үк.
[9] Һәртөрле чит-ят тәгълиматлар сезне туры юлдан читкә алып китмәсен. Ризык ашау турындагы кагыйдәләрне тотып түгел, ә Аллаһының мәрхәмәте белән йөрәкләрегезне ныгыту яхшы. Мондый кагыйдәләр аларны үтәүчеләргә файда китермәгән бит.
[10] Безнең мәзбәхебез бар, Изге чатырдагы хезмәтчеләрнең андагы корбанны ашарга хакы юк.
[11] Олуг рухани хайван канын Иң изге бүлмәгә гөнаһлар бәрабәренә корбан китерергә алып керә, ә хайван түшкәләре исраилиләрнең вакытлы торак урынының тышкы ягында яндырыла.
[12] Шуның аркасында Гайсә дә, халыкны Үзенең каны белән изгеләндерер өчен, шәһәр капкасының тышкы ягында газап чикте.
[13] Шуңа күрә, әйдәгез, Ул кичергән хурлыкны кичереп, вакытлы торак урынының тышкы ягына Аның янына чыгыйк,
[14] чөнки биредә, җирдә, даими тора торган шәһәребез юк, без буласы шәһәрне көтәбез.
[15] Шуңа күрә Гайсә аркылы Аллаһыга данлау корбанын даими китерик, димәк, Аның исемен телебез белән мактыйк.
[16] Кешеләргә игелек эшләргә, үзегездә булганны башкалар белән бүлешергә онытмагыз: шундыйлар – Аллаһыга хуш килә торган корбаннар.
[17] Җитәкчеләрегезне тыңлагыз һәм аларга буйсыныгыз. Алар, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, җаннарыгыз турында кайгыртып торалар. Аларны тыңласагыз, шатланып эшләрләр, тыңламасагыз, авыр сулап эшләрләр, болар сезнең өчен файдалы булмас.
[18] Безнең өчен дога кылыгыз. Намусыбызның чиста булуына ышанабыз, чөнки бар нәрсәдә дөрес гамәл кылырга телибез.
[19] Мин сездән, Аллаһы үземне яныгызга тизрәк кайтарсын иде, дип дога кылуыгызны аеруча үтенәм.
[20] Мәңгелек килешүне раслаучы кан аркасында Хакимебез Гайсәне, сарыкларның бөек Көтүчесен, тынычлык Алласы үледән терелтте.
[21] Үзенең ихтыярын үтәү өчен, Аллаһы сезне һәр яхшы нәрсә белән тәэмин итсен, һәм Гайсә Мәсих аша бездә Үзенә мәгъкуль булганны эшләсен. Мәсихкә мәңгегә дан. Амин.
[22] Имандашларым, мин кыска гына хат яздым. Хатымдагы үгет-нәсыйхәтләремә түземлелек белән колак салуыгызны үтенеп сорыйм.
[23] Имандашыбыз Тимутәйнең азат ителгәнен сезгә белдерергә телим. Ул тиздән яныма килсә, сезне аның белән бергә күрермен.
[24] Барлык башлыкларыгызга һәм Аллаһының барлык изгеләренә сәлам. Италиядән булган имандашларыбыз сезгә сәлам юллый.
[25] Барыгызга да Аллаһының мәрхәмәте булсын.