Skip to content
Opens in a new window

[1] Бишенче фәрештә быргысын кычкыртты. Мин күктән җиргә төшкән йолдызны күрдем. Аңа упкын коесының ачкычы бирелде.

[2] Йолдыз упкын коесын ачып җибәрде. Гаять зур мичтән чыккандай, коедан төтен күтәрелеп, төтеннән кояш белән һава караңгыланды.

[3] Төтеннән җиргә саранчалар чыкты. Аларга җирдәге чаяннардай чагу сәләте бирелде

[4] һәм җирдәге үләнгә, төрле яшеллеккә, агачларга зыян китермәскә, фәкать маңгайлары Аллаһы мөһере белән мөһерләнмәгән кешеләргә генә зарар китерергә боерылды.

[5] Кешеләрне үтермәскә, бары тик биш ай буе аларны газапларга рөхсәт бирелде. Кешенең ул газаплары чаян чаккандагыга охшаш.

[6] Ул көннәрдә кешеләр үлем эзләрләр, ләкин аны тапмаслар. Үләргә теләрләр, әмма үлем алардан качар.

[7] Саранчалар исә кыяфәте белән сугышка әзерләнгән атларга охшаш иде. Аларның башларында алтын таҗдай нәрсә бар, ә йөзләре кешенеке сыман иде.

[8] Чәчләре хатын-кызныкы сыман, ә тешләре арысланныкы кебек.

[9] Өсләрендә тимер көбә сыман күкрәкчәләре бар, ә канатларының тавышы сугышка ыргып чапкан атлы сугыш арбаларыннан чыккан тавышны хәтерләтте.

[10] Чаянныкыдай койрыклары һәм чаккычлары бар иде, һәм кешеләрне биш ай буе газаплау көче шушы койрыкларда иде.

[11] Саранчаларның патшасы исә – упкын фәрештәсе. Аның исеме яһүд телендә «Абаддун», грек телендә «Аполлуон».

[12] Беренче кайгы үтте, менә аның артыннан тагын икесе килә!

[13] Алтынчы фәрештә быргысын кычкыртты, һәм мин Аллаһы алдында торучы алтын мәзбәхнең дүрт мөгезеннән килгән тавышны ишеттем.

[14] Ул быргысы булган алтынчы фәрештәгә: «Бөек Фырат елгасы янында бәйләп куелган дүрт фәрештәне азат ит», – диде.

[15] Кешеләрнең өчтән бер өлешен үтерер өчен, бу сәгатькә, көнгә, айга һәм елга әзерләп тоткан фәрештәләр азат ителделәр.

[16] Атлы гаскәрнең саны ике йөз миллион иде. Мин аларның санын ишеттем.

[17] Миңа иңгән күренештә атлар һәм җайдаклар мондый иде: җайдакларның күкрәкчәләре уттай кызыл, куе зәңгәр һәм күкерттәй саргылт иделәр. Атларның башлары арыслан башы сыман, авызларыннан исә ут, төтен һәм күкерт бөркелеп тора иде.

[18] Кешеләрнең өчтән бер өлеше шушы өч бәла-казадан: атларның авызыннан чыккан уттан, төтеннән һәм күкерттән үтерелде.

[19] Атларның көче авызларында һәм койрыкларында, койрыклары исә елан сыман һәм башлы иде. Шул башлары белән алар кешеләргә зыян китерәләр иде.

[20] Бу бәла-казадан үлми калган кешеләр исә кылган гамәлләреннән тәүбә итмәделәр. Алар җеннәргә һәм күрә, ишетә, йөри алмаган алтын, көмеш, бакыр, таш һәм агач потларга табынуларыннан ваз кичмәделәр.

[21] Бу кешеләр үзләренең үтерүләреннән, сихерләүләреннән, фәхешлекләреннән, урлашуларыннан тәүбә итмәделәр.

Ачылыш — Chapters