[1] Шуннан соң мин Аллаһы йортыннан җиде фәрештәгә «Барыгыз һәм җиргә Аллаһының җиде ярсу касәсен түгегез» дип сөйләүче көчле тавыш ишеттем.
[2] Беренче фәрештә китте һәм үзенең касәсен җир өстенә түкте. Җанвар тамгасы салдырылган һәм аның сынына табынган кешеләрдә чирканыч, яман җәрәхәтләр хасил булды.
[3] Икенче фәрештә үзенең касәсен диңгезгә түкте. Аның суы үләт канына охшап калды, һәм диңгездәге барлык җан ияләре үлде.
[4] Өченче фәрештә үзенең касәсен елгаларга, су чишмәләренә түкте, һәм аларның суы канга әверелде.
[5] Мин сулар фәрештәсенең әйтүен ишеттем: «Хәзер Бар, Булган һәм Изге! Син шулай хөкем итеп, гадел эшләдең.
[6] Бу кешеләр изгеләрнең, пәйгамбәрләрнең канын койдылар, һәм Син аларга кан эчәргә бирдең. Алар моңа лаеклылар!»
[7] Мин мәзбәх ягыннан килгән тавыш ишеттем: «Әйе, Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы! Синең хөкемнәрең хакыйкый һәм гадел!»
[8] Дүртенче фәрештә үзенең касәсен кояш өстенә түкте һәм кояшка кешеләрне ут белән көйдерү кодрәте бирелде.
[9] Кешеләрне көчле эсселек көйдерде. Бу бәла-казалар белән идарә итү хакимлегенә ия Аллаһының исемен кешеләр хурладылар, әмма тәүбә итмәделәр һәм Аны данламадылар.
[10] Бишенче фәрештә үзенең касәсен җанвар тәхете өстенә түкте һәм аның патшалыгы караңгылыкка чумды. Кешеләр авыртудан телләрен тешләделәр,
[11] сызлануларыннан һәм җәрәхәтләреннән күк Алласын хурладылар, әмма кылган эшләреннән тәүбә итмәделәр.
[12] Алтынчы фәрештә үзенең касәсен бөек Фырат елгасына түкте. Көнчыгыштан килүче патшаларга юл әзер булсын өчен, аның суы кипте.
[13] Мин аждаһаның, җанварның һәм ялган пәйгамбәрнең авызларыннан бака сыман өч явыз рухның чыкканын күрдем.
[14] Бу явыз рухлар галәмәтләр күрсәтә алалар иде. Алар Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә бөтен җир патшаларын сугышка җыяр өчен китәләр.
[15] «Менә Мин карактай көтмәгәндә киләм: ялангач йөрмәс өчен һәм хурлыгын кешеләр күрмәсен дип уяу торучы, киемнәрен саклаучы кеше бәхетле!»
[16] Явыз рухлар патшаларны яһүд телендә «Һармагедун» дип аталган урынга җыйдылар.
[17] Җиденче фәрештә үзенең касәсен һавага түкте, һәм Аллаһы йортыннан, тәхеттән: «Тәмамланды!» – дигән көчле тавыш яңгырады.
[18] Яшен яшьнәде, дөмбердәгән тавышлар, күк күкрәүләр булды. Көчле итеп җир тетри башлады: җирдә кеше яши башлаганнан бирле мондый көчле, нык тетрәү булганы юк иде!
[19] Бөек шәһәр өч өлешкә бүленеп китте һәм халыкларның шәһәрләре җимерелде. Аллаһы бөек Бабилне искә төшереп, аңа Үзенең ярсулы ачу касәсеннән шәраб эчәргә бирде.
[20] Һәр утрау юкка чыкты, таулар күздән югалды.
[21] Күктән кешеләр өстенә зур-зур боз кантарлары ява башлады. Бу бәла-каза ифрат та авыр булганга, кешеләр Аллаһыны хурладылар.