[1] Шуннан соң мин яңа күкне һәм яңа җирне күрдем. Әүвәлге күк һәм әүвәлге җир юкка чыгып, диңгез дә юк иде инде.
[2] Мин Аллаһы яныннан, күктән төшеп килүче кияве өчен бизәнеп әзерләнгән кәләштәй изге шәһәр – яңа Иерусалимне күрдем.
[3] Тәхеттән килгән көчле тавышны ишеттем: «Менә Аллаһының кешеләр белән яшәү урыны. Ул кешеләр белән бергә яшәячәк. Алар Аның халкы булачак һәм Аллаһы Үзе алар белән булачак, Ул аларның Алласы булачак.
[4] Ул аларның һәрбер күз яшен сөртер. Үлем һәм кайгы, елау, авырту да башка булмаячак, чөнки әүвәлге үтеп китте».
[5] Тәхеттә Утыручы болай диде: «Менә Мин һәммә нәрсәне яңа итеп ясыйм». Аннары Ул миңа эндәшеп: «Яз, чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хак», – дип өстәде.
[6] Ул миңа тагын болай диде: «Гамәлгә ашты! Мин – Альфа һәм Омега, Башы һәм Ахыры. Сусаучыга Мин тереклек суы чишмәсеннән бушлай эчәргә бирәм.
[7] Боларның барысы җиңүчегә насыйп булыр һәм Мин Алласы булырмын, ә ул Минем балам булыр.
[8] Әмма куркакларның, иманнан ваз кичкәннәрнең, әшәкеләрнең, кеше үтерүчеләрнең, фәхешлек кылучыларның, сихерчеләрнең, потка табынучыларның, барлык ялганчыларның өлеше ут һәм күкерт белән ялкынланып торган күлдәдер. Бу – икенче үлем».
[9] Яныма соңгы җиде бәла-каза белән тулы җиде касә тоткан җиде фәрештәнең берсе килеп: «Кил, мин сиңа кәләшне, Бәрәннең хатынын күрсәтәм», – диде.
[10] Мине Рух биләп алды һәм фәрештә мине зур һәм биек тауга күчерде. Ул миңа Аллаһыдан, күктән төшүче изге Иерусалим шәһәрен күрсәтте.
[11] Ул шәһәр Аллаһы даныннан балкып тора иде. Ялтыравы асылташ һәм бәллүрдәй чиста яшма балкышына охшаш.
[12] Дивары бик зур һәм биек, унике капкалы, капкалары янында унике фәрештә бар. Капкаларында Исраил халкының унике ыругының исемнәре язылган.
[13] Көнчыгыштан – өч капка, төньяктан – өч капка, көньяктан – өч капка һәм көнбатыштан – өч капка.
[14] Шәһәр диварының унике нигез ташы бар иде. Ул нигезләрдә Бәрәннең унике рәсүленең исемнәре язылган.
[15] Миңа сөйләүче фәрештәнең шәһәрне һәм капкаларын, диварын үлчәр өчен алтын үлчәү таягы бар иде.
[16] Шәһәр тигезьяклы дүртпочмак булып урнашкан: аның озынлыгы киңлегенә тигез иде. Фәрештә шәһәрне таяк белән үлчәде, ул унике мең стадия булды. Озынлыгы, киңлеге һәм биеклеге бертигез.
[17] Фәрештә диварын үлчәп чыкты. Дивар фәрештә кулланган кеше үлчәме буенча йөз кырык дүрт аршын булды.
[18] Дивары яшмадан булып, шәһәр исә үтә күренмәле пыяладай саф алтыннан иде.
[19] Шәһәр диварының нигез ташлары төрле асылташлар белән бизәлгән: беренче нигезе – яшма, икенчесе – зәңгәр якут, өченчесе – халцедон, дүртенчесе – зөбәрҗәт,
[20] бишенчесе – оникс, алтынчысы – сердолик, җиденчесе – хризолит, сигезенчесе – берилл, тугызынчысы – топаз, унынчысы – хризопраз, унберенчесе – гиацинт, уникенчесе – аметист.
[21] Унике капка – унике энҗе, капкаларның һәрберсе бер энҗедән иде. Шәһәрнең төп урамы үтә күренмәле пыяладай саф алтыннан иде.
[22] Мин шәһәрдә Аллаһы йортын күрмәдем, чөнки бу шәһәрнең Аллаһы йорты – Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы Үзе һәм Бәрән.
[23] Шәһәр кояшның һәм айның яктыртуына мохтаҗ түгел, чөнки аны Аллаһының даны яктырта, яктырткычы исә – Бәрән.
[24] Халыклар шул шәһәр яктылыгында йөриячәкләр, җир патшалары аңа үзләренең зиннәтләрен китерәчәкләр.
[25] Көндез капкалары һичкайчан ябылмаячак, анда төн булмаячак.
[26] Бу шәһәргә халыкларның зиннәтләрен һәм кыйммәтле хәзинәләрен китерәчәкләр.
[27] Шәһәргә һичбер шакшы әйбер, әшәкелек эшләүче һәм ялганчы кермәячәк, фәкать исемнәре Бәрәннең Тормыш китабында язылганнар гына керәчәк.