Skip to content
Opens in a new window

[1] Шуннан соң мин күктә бөек һәм искиткеч башка галәмәтне – соңгы җиде бәла-казаны тотып торучы җиде фәрештәне күрдем. Ул бәла-казалар соңгылары иде, чөнки Аллаһының ярсуы шулар белән тәмамлана.

[2] Мин ут катыш пыяла диңгез сыман нәрсәне күрдем. Пыяла диңгез өстендә җанварны, аның сынын һәм исем санын җиңеп чыкканнар тора иде. Аларның кулларында Аллаһының арфалары бар иде.

[3] Алар Аллаһы колы Мусаның җырын һәм Бәрәннең җырын җырлыйлар иде: «Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы! Синең эшләрең бөек һәм искиткеч. Халыкларның Патшасы, Синең юлларың гадел һәм хакыйкый.

[4] Раббы! Синнән кем курыкмас, исемеңне кем данламас? Тик бер Син генә изге. Бөтен халыклар килеп, Синең алдыңда сәҗдә кылачаклар, чөнки Синең гадел эшләрең ачылды».

[5] Моннан соң мин күрдем: менә күктә Аллаһы йорты – Шаһитлык чатыры ачылды.

[6] Аллаһы йортыннан җиде бәла-казасы булган җиде фәрештә чыкты. Алар чиста һәм ялтырап торган җитен кием кигәннәр, күкрәкләрен алтын пута белән буганнар иде.

[7] Дүрт җан иясенең берсе җиде фәрештәгә мәңге-мәңге яшәүче Аллаһының ярсуы белән тулы җиде алтын касә бирде.

[8] Аллаһы йорты Аллаһының даныннан һәм кодрәтеннән төтен белән тулды, һәм җиде фәрештәнең җиде бәла-казасы тәмамланмыйча, анда һичкем керә алмады.

Ачылыш — Chapters