Skip to content
Opens in a new window

[1] Менә алар Гәлиләя күленең аръягындагы Герәсә җиренә килеп туктадылар.

[2] Гайсә көймәдән төшүгә, кабер-мәгарәдән каршына җен кагылган бер кеше килеп чыкты. Ул кеше шунда, мәгарәләрдә яшәп, аны һичберкем хәтта чылбыр белән дә бәйләп куя алмаган:

[4] күп тапкырлар аяк-кулларын чылбыр белән бәйләсәләр дә, ул барыбер чылбырны өзгән, богауларны ваткан; һәм берәү дә аны җиңә алмаган.

[5] Ул шулай, көне-төне, бертуктаусыз кычкырып һәм үзен-үзе ташлар бәреп кыйнап, каберләр арасында, тауларда йөри иде.

[6] Гайсәне ул ерактан ук күреп алды һәм, йөгереп килеп, аягына егылды да

[7] каты итеп кычкырып җибәрде: – Аллаһы Тәгалә Углы Гайсә! Сиңа миннән ни кирәк? Аллаһы хакына ялварып сорыйм: газаплама мине.

[8] Чөнки Гайсә әлеге кешенең эченә оялаган җенгә: «Явыз рух, бу адәмнән чыгып кит!» – дип боерган иде.

[9] – Исемең ничек синең? – дип сорады Гайсә җеннән. – Без бик күптер, шуңа күрә минем исемем – Гаскәр, – дип җавап бирде теге.

[10] Һәм явыз рухлар Гайсәдән үзләрен бу җирдән куып җибәрмәвен үтенделәр.

[11] Якында гына, тау битендә, шактый зур дуңгыз көтүе утлап йөри иде.

[12] – Безне әнә теге дуңгызлар янына җибәр, шулар эченә керикче! – дип ялварып сорады Гайсәдән явыз рухлар.

[13] Гайсә рөхсәт итүгә, явыз рухлар, теге кешедән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр, һәм ике мең баш дуңгыздан торган көтү шундук текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде.

[14] Көтүчеләр, качып китеп, бу хакта шәһәрдә һәм аның тирәсендәге авылларда сөйләп йөрделәр. Анда яшәүчеләр, ни булганын карарга дип,

[15] Гайсә янына килделәр, эченә җеннәр өере кереп оялаган кешенең киенгән һәм акылына килгән хәлдә утыруын күреп куркып калдылар.

[16] Әлеге вакыйганың шаһитлары җен кагылган кеше белән, дуңгызлар белән ни булганын сөйләп бирделәр.

[17] Шуннан соң алар Гайсәнең бу яклардан китүен үтенә башладылар.

[18] Гайсә көймәгә утырган чакта, җеннән котылган теге кеше Аның белән китәргә рөхсәт сорады.

[19] Әмма Гайсә риза булмады: – Бар, өеңә кайтып, Раббының сиңа нинди мәрхәмәт күрсәтүен һәм синең өчен нәрсә эшләвен туганнарыңа сөйлә, – диде.

[20] Теге кеше, китеп, үзе өчен Гайсәнең нәрсә эшләве турында Ун калада сөйләп йөрде; аның сүзләрен һәркем таң калып тыңлады.

[21] Гайсә көймәдә янә күлнең аръягына чыккач, яр буенда Аның янына тагын бик күп халык җыелды.

[22] Гыйбадәтханә башлыкларының Яһир исемлесе, Гайсәне күрүгә, аягына килеп егылды

[23] һәм: – Кызым үлем хәлендә ята. Килеп, кулларың белән аңа орынсаң, ул савыгыр һәм яшәр иде! – дип ялварырга тотынды.

[24] Гайсә аның белән китеп барды. Алар артыннан, Гайсәне һәр яктан кысрыклап, бик күп халык иярде.

[25] Арада унике ел дәвамында кан килүдән газапланган бер хатын да бар иде. Ул бик күп табибларда дәваланган, бөтен байлыгын сарыф итсә дә, файдасын күрмәгән, киресенчә, аның хәле начарлана гына барган.

[27] Гайсә хакында ишеткәннән соң: «Аның киеменә генә кагылсам да савыгыр идем», – дип уйлап, әлеге хатын халык арасында, арттан килеп, Гайсәнең киеменә кагылды,

[29] һәм, кан килү шундук туктап, хатын үзенең тулысынча савыгуын тойды.

[30] Гайсә исә, Үзеннән көч киткәнне тоеп, артына борылды да халыктан: – Минем киемемә кем кагылды? – дип сорады.

[31] – Халыкның ничек кысрыклавын күрә торып, Син ни өчен, кем кагылды, дип сорыйсың? – диде Аңа шәкертләре.

[32] Әмма Ул Үзенә орынган кешене күзләре белән эзли бирде.

[33] Куркуыннан калтырап төшкән хатын, үзенең сихәтләнүен аңлап, халык арасыннан чыкты һәм, Гайсә алдына егылып, дөресен сөйләп бирде.

[34] – Кызым, сине ышануың савыктырды, имин йөр һәм сәламәт бул, – диде аңа Гайсә.

[35] Гайсә шулай дип сөйләп торган арада, гыйбадәтханә башлыгының өеннән килеп, башлыкка: – Кызың вафат. Остазны ник борчып торырга, – дип әйттеләр.

[36] Әмма Гайсә, аларның сүзләрен игътибарга алмыйча, башлык булган кешегә: – Курыкма, тик ышан гына! – диде.

[37] Петер, Ягъкуб һәм Ягъкубның бертуган кардәше Яхъядан башка Гайсә һичкемгә Үзе белән барырга рөхсәт итмәде.

[38] Башлыкның өе янына килгәч, Гайсә ыгы-зыгы килеп йөрүчеләрне һәм такмаклый-такмаклый үкереп елаучыларны күрде.

[39] – Нигә сез ыгы-зыгы киләсез, нигә елыйсыз? Бала үлмәгән, йоклый гына ул, – диде Гайсә, өйгә кергәч.

[40] Аңардан көләргә тотындылар, әмма Ул аларны куып чыгарды да кызның ата-анасын, Үзенең юлдашларын алып, кыз яткан бүлмәгә керде.

[41] Баланың кулыннан тотып, Гайсә аңа: – Талита, кум! («Кызым, сиңа әйтәм, тор!») – диде.

[42] Кыз бала шундук аягына торып басты һәм йөреп китте (аңа унике яшь иде). Шушы хәлне күрүчеләр хәйран калдылар.

[43] Гайсә исә аларны, бу хакта һичкем белергә тиеш түгел, дип кисәтте, ә кыз баланы ашатырга кушты.

Марк бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters