[1] Ул көннәрдә тагын бик күп кеше җыелып, аларның ашар ризыклары калмагач, Гайсә, шәкертләрен чакырып:
[2] – Кешеләр кызганыч. Алар инде өч көн Минем янда, ә ашарларына һичнәрсәләре юк.
[3] Әгәр аларны өйләренә ач килеш кайтарып җибәрсәм, юлда хәлсезләнерләр, чөнки кайберләре ерактан килгән, – диде.
[4] – Барысын да туендырыр өчен, чүлдә шуның кадәр икмәкне кайдан алыйк соң? – дип сорады шәкертләре.
[5] – Сездә ничә икмәк бар? – диде Гайсә. – Җиде, – дип җавап бирде шәкертләре.
[6] Шуннан Гайсә халыкка утырырга кушты. Җиде икмәкне алып Аллаһыга шөкрана кылгач, икмәкне сындыргалады һәм, халыкка өләшү өчен, шәкертләренә бирде. Алар икмәкне өләшеп чыктылар.
[7] Шәкертләрнең берничә балыгы да бар иде. Гайсә, шөкрана кылып, балыкны да өләшергә кушты.
[8] Кешеләр туйганчы ашадылар, һәм калган сыныкларны җыйганнан соң, тагын җиде кәрзин тулды.
[9] Ашаучыларның саны дүрт меңгә якын иде. Аннары Гайсә аларны өйләренә кайтарып җибәрде,
[10] ә Үзе шунда ук шәкертләре белән көймәгә утырып, Далманута җирләренә юнәлде.
[11] Гайсә янына фарисейлар килеп, Аның белән бәхәсләшә башладылар һәм, сынарга теләп, күктән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр.
[12] Гайсә, авыр сулап: – Бүгенге буын ни өчен илаһи билге таләп итә икән? Хак сүз әйтәм сезгә: бүгенге буынга илаһи билге күрсәтелмәячәк, – диде.
[13] Шуннан, аларны калдырып, янә көймәгә утырды һәм каршы ярга таба юл алды.
[14] Гайсәнең шәкертләре үзләре белән ризык алырга оныткан булып чыкты – көймәдә бары тик бер икмәк кенә бар иде.
[15] Шәкертләрен кисәтеп, Гайсә аларга: – Карагыз аны, фарисейлардан һәм Һируд ачыткысыннан сакланыгыз! – диде.
[16] Ә шәкертләре исә үзара: «Икмәгебез булмаганга, шулай әйтәдер», – дип сөйләнделәр.
[17] Аларның нәрсә турында сөйләшкәннәрен белеп, Гайсә әйтте: – Ни өчен сез, икмәгебез юк, дип сөйләнәсез? Сез әле һаман берни аңламыйсыз һәм төшенмисезме? Йөрәкләрегез һаман туң килеш кала бирәме?!
[18] Күзләрегез булып та күрмисез, колакларыгыз булып та ишетмисезме?! Хәтерләмисез дәме?!
[19] Биш икмәкне Мин биш мең кешегә бүлеп биргәндә, калган сыныкларны җыеп, сез ничә кәрзин тутырдыгыз? – Унике, – дип җавап бирде шәкертләре.
[20] – Ә җиде икмәкне дүрт мең кешегә бүлгәндә, ничә кәрзин сынык-санак җыйдыгыз? – Җиде, – дип җавап бирде тегеләр.
[21] – Әллә һаман аңламыйсызмы?! – диде шунда Гайсә аларга.
[22] Аннары алар Бәйт-Сайдага килделәр. Биредә Гайсә янына бер сукырны китерделәр һәм аңа кулы белән орынуын үтенделәр.
[23] Гайсә, сукырны җитәкләп, авыл читенә алып чыкты, аның күзләренә төкереп, башына кулын куйды һәм: – Берәр нәрсә күрәсеңме? – дип сорады.
[24] Теге, әйләнә-тирәсенә күз салып: – Кешеләрне күрәм, ләкин алар йөри торган агачлар булып күренә, – диде.
[25] Гайсә аның күзләренә тагын бер тапкыр кулларын тидереп алгач, теге текәлеп карады һәм ачык итеп күрә башлады.
[26] – Кара аны, авылга керәсе булма, – дип, Гайсә аны өенә кайтарып җибәрде.
[27] Гайсә Үзенең шәкертләре белән Филип Кайсариясе шәһәре тирәсендә урнашкан авылларга китте. Юлда барганда, Ул шәкертләреннән: – Кешеләр Мине кем дип белә? – дип сорады.
[28] – Берәүләр Сине – Чумдыручы Яхъя, икенчеләр – Ильяс, кайберәүләр исә пәйгамбәрләрнең берсе дип исәпли, – диде алар.
[29] – Ә сез, сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады Ул алардан. – Син – Мәсих, – дип җавап бирде Петер.
[30] Гайсә аларга Үзе хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушты.
[31] Шәкертләренә Гайсә болай дип сөйли башлады: «Адәм Углына күп газаплар чигәргә туры килер, өлкәннәр, баш руханилар, канун белгечләре Аны читкә тибәрерләр. Аны үтерерләр, әмма өч көннән Ул терелеп торыр».
[32] Бу хакта Ул ап-ачык итеп әйтте. Шунда Петер Аны читкәрәк алып китте һәм Аңа каршы сөйләргә тотынды.
[33] Ләкин Гайсә шәкертләргә борылып карады да: – Кит янымнан, иблис! Уйларың Аллаһыдан түгел, синдә адәми уйлар, – дип, Петерне кырт туктатты.
[34] Үз янына шәкертләрен һәм халыкны чакырып, Гайсә: – Минем арттан барырга теләгән кеше, үз-үзеннән баш тартып, хачын күтәрсен дә Миңа иярсен, – диде. –
[35] Җанын саклап калырга теләгән адәм аны югалтыр. Ә инде җанын Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына югалткан адәм аны саклап калыр.
[36] Әгәр берәү, бөтен дөньяны яулап, җанын харап итсә, моннан ни файда?
[37] Кеше нәрсә биреп үз җанын кайтарып ала алыр икән?
[38] Шушы имансыз һәм гөнаһлы буын алдында кем дә булса Миннән һәм сүзләремнән гарьләнсә, Атасының балкып торган шөһрәте яктылыгында Үзенең изге фәрештәләре белән килгән Адәм Углы да әлеге кешедән гарьләнер.