Skip to content
Opens in a new window

[1] Гайсә янә күл буенда кешеләргә гыйлем бирә башлады. Аның янына бик күп халык җыелганга күрә, Ул көймәгә утырды. Көймә күл өстендә иде, ә халык яр буенда калды.

[2] Гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә Гайсә аларга күп нәрсәләр турында сөйләде:

[3] – Тыңлагыз: менә бер адәм чәчүгә чыккан, ди.

[4] Чәчкән вакытта орлыкның бер өлеше юл буена төшкән, һәм кошлар, очып килеп, аны чүпләп бетергән.

[5] Икенче бер өлеше аз туфраклы ташлы урынга төшкән. Орлык өстә генә ятканга күрә, бик тиз шытып чыккан.

[6] Ә инде кояш чыгып кыздыра башлагач, тамырланып өлгермәгәнгә, үсентеләр шиңеп төшкән.

[7] Орлыкның кайберсе күгән куагы арасына төшкән. Куак, үсеп-киңәеп, аны басып киткән, һәм үсентеләр башак бирмәгән.

[8] Ә башка орлыклар уңдырышлы җиргә төшкән. Алар үсеп күтәрелгән һәм утызлата, алтмышлата, йөзләтә уңыш биргән.

[9] – Колагы булганнар – ишетсен! – диде Гайсә.

[10] Үзләре генә калгач, юлдашлары һәм унике шәкерте Гайсәдән гыйбрәтле хикәяләр хакында сорадылар.

[11] – Аллаһы Патшалыгының сере сезгә ачылган, – диде Гайсә аларга, – башкаларга исә кинаяле хикәяләр ярдәмендә әйтелә.

[12] Бу шуның өчен ки: «Ничек кенә карасалар да – күрмәсләр, ничек кенә тыңласалар да – ишетмәсләр һәм төшенмәсләр. Әгәр алар ишетеп-күрсәләр, Аллаһыга борылырлар, һәм гөнаһлары кичерелер иде».

[13] Сез бу кинаяле хикәянең мәгънәсен аңламадыгызмыни? – дип сорады алардан Гайсә. – Алайса ничек башка хикәяләрне аңларсыз икән?

[14] Чәчүче сүз чәчә.

[15] Юл буена төшкән орлыклар чәчкән сүзне ишетүче адәмнәрне белдерәдер. Әмма шайтан, килеп, алар күңеленә салынган сүзне шунда ук алып китә.

[16] Ташлы урынга чәчелгәне исә – сүзне ишетү белән шатланып кабул итүчеләр.

[17] Әмма тамырлары булмаганга, аларның түземлеге күпкә җитми. Сүз аркасында авырлыклар һәм эзәрлекләүләр башланса, бик тиз кире чигенәләр.

[18] Ә башкалары исә күгәнлеккә төшкән орлыкка охшыйлардыр: алар сүзне ишетәләр,

[19] әмма тормыш мәшәкатьләре, байлык артыннан куу һәм башка теләкләр, аларның күңеленә үтеп, ишетелгән сүзне басып китәләр, һәм сүз уңыш бирми.

[20] Ә инде уңдырышлы җиргә чәчелгәне – сүзне ишетеп, аны кабул итүчеләр: алар утызлата, алтмышлата, йөзләтә уңыш бирәләр.

[21] Аннары Гайсә аларга: – Шәмне чүлмәк яки сәке астына куяр өчен алып керәләрмени? Киресенчә, аны шәмдәлгә утыртып куялар! – диде. –

[22] Фаш ителмичә һичбер яшерен нәрсә, ачылмыйча бер генә сер дә калмаячак.

[23] Колаклары булганнар – ишетсеннәр!

[24] Аннары Гайсә аларга болай дип әйтте: – Ишеткән сүзләргә игътибарлы булыгыз. Нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирерләр һәм өстәрләр дә.

[25] Кемдә бар булса, аңа янә бирелер, ә кемдә юк икән, аңардан булганы да тартып алыныр.

[26] Әйткәннәргә өстәп, Гайсә болай диде: – Аллаһы Патшалыгы менә нәрсәгә охшаган: кеше орлык чәчә,

[27] аннары ул төнлә йоклый, көндезен тора, ә орлык, шытып чыгып, өскә үрмәли. Кеше моның ничек булуын белми дә.

[28] Җир үзеннән-үзе уңыш бирә: башта – сабак, аннары – башак, шуннан соң башак тулы орлык үстерә.

[29] Ә инде ашлык өлгерүгә, кеше кулга урак ала, чөнки ашлык урыр вакыт җитә.

[30] Гайсә, сүзен дәвам итеп: – Аллаһы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырырга һәм ничек итеп тасвирларга икән? – диде. –

[31] Ул – горчица орлыгы кебек: җиргә чәчкән вакытта бөтен орлыклардан кечкенәрәк.

[32] Ә инде чәчкәч шытып чыга һәм бөтен үсемлекләрдән биегрәк булып үсә, аның зур-зур ботаклары күләгәсендә хәтта кошлар оя корырлык була.

[33] Шундый гыйбрәтле сүзләрне Гайсә кешеләргә күп сөйләде, ләкин Ул алар аңлардай нәрсәләр турында гына сөйли иде.

[34] Ул һәрвакыт шулай гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә сөйли, ә инде шәкертләре белән ялгызы калгач, аларга барын да аңлатып бирә иде.

[35] Шул көнне кичен шәкертләренә Гайсә: – Әйдәгез, күлнең аръягына чыгыйк, – диде, һәм

[36] шәкертләре, халыкны калдырып, Аның янына көймәгә утырдылар да юлга кузгалдылар. Анда башка көймәләр дә бар иде.

[37] Кинәт кенә көчле давыл күтәрелде һәм, дулкыннар көймәгә бәрелеп, аның эченә су тула башлады.

[38] Гайсә исә көймәнең койрыгында башын мендәргә салып йокыга киткән иде. Шәкертләре, Аны уятып: – Остаз, батабыз бит! Ә Синең исеңдә дә юк! – диде.

[39] Ул, торып, җилне тыйды, ә күлгә: – Шаулама, тынычлан! – дип боерды. Җил туктады, һәм әйләнә-тирәдә тынлык урнашты.

[40] – Ни өчен сез шундый куркак? Әле һаман ышанычыгыз юкмы? – диде Гайсә аларга.

[41] Котлары алынган шәкертләр бер-берсенә: – Кем соң Ул? Җил дә, күл дә Аңа буйсына ич, – диештеләр.

Марк бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters