Skip to content
Opens in a new window

[1] Баш руханилар, өлкәннәр, канун белгечләре һәм бөтен Югары киңәшмә, иртәдән үк киңәшләшеп, Гайсәне бәйләделәр һәм, Пилат янына алып китеп, аңа тапшырдылар.

[2] – Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады Аңардан Пилат. – Бу – синең сүзләрең, – дип җавап бирде Гайсә.

[3] Баш руханилар Аны күп нәрсәдә гаепләделәр.

[4] Шуннан Пилат янә Аңардан сорады: – Ник Син нәрсә дип тә җавап бирмисең? Күрәсеңме, Сиңа күпме гаеп тагалар!

[5] Әмма Гайсә бүтән җавап бирмәде һәм моның белән Пилатны бик нык гаҗәпләндерде.

[6] Бәйрәм уңаеннан Пилат гадәттә халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде.

[7] Нәкъ шул көннәрдә, чуалыш вакытында кеше үтергән фетнәчеләр зинданга ябылып, алар арасында Бараб атлы тоткын бар иде.

[8] Халык, Пилат янына килеп, гадәттәгечә берәр тоткынны азат итүен сорый башлады.

[9] Пилат: – Телисезме, мин сезгә яһүдиләр Патшасын азат итәм? – диде.

[10] Баш руханиларның Гайсәне тотып бирүләре көнләшүдән килә иде, һәм Пилат моны аңлый иде.

[11] Әмма баш руханилар, Барабны азат итүне таләп итегез, дип, халыкны котыртып куйганнар иде.

[12] – Сез «Яһүдиләр Патшасы» дип атаган кеше белән миңа ни эшләргә? – диде яңадан Пилат.

[13] – Хачка кадакла Аны! – дип кычкырды халык.

[14] – Нинди явызлык эшләгән соң Ул? – диде Пилат. Ләкин халык, тагын да катырак итеп: – Хачка кадакла Аны! – дип кычкырды.

[15] Пилат, халыкка ярарга тырышып, Барабны азат итте, ә Гайсәне, камчы белән суктырганнан соң, хачка кадакларга боерды.

[16] Гаскәриләр Аны идарәче Пилат сараеның, ягъни преториумның ишегалдына алып кереп, бар гаскәрне шунда җыйдылар.

[17] Алар Гайсә өстенә куе кызыл төстәге япанча, башына чәнечкеле ботаклардан үрелгән таҗ кидерттеләр

[18] һәм: – Яшәсен яһүдиләр Патшасы! – дип, Аны сәламләргә керештеләр.

[19] Аннары таяк белән башына сугып кыйнадылар. Аңа төкерделәр, каршына тезләнеп, алдында баш иделәр.

[20] Туйганчы мәсхәрәләгәннән соң, өстеннән куе кызыл япанчаны салдырып, Үз киемнәрен кидерделәр һәм, хачка кадакларга дип, алып чыгып киттеләр.

[21] Кырдан кайтып килүче күриниле Шимун атлы бер кешене – Искәндәр белән Руфусның атасын – Гайсәнең хачын күтәреп барырга мәҗбүр иттеләр.

[22] Гайсәне Гөлгетә дип аталган урынга (бу сүз «Баш сөяге» дигәнне аңлата) алып килделәр,

[23] мирра катыш шәраб тәкъдим иттеләр, әмма Ул эчемлектән баш тартты.

[24] Аннары Гайсәне хачка кадакладылар һәм, жирәбә салып, киемнәрен үзара бүлештеләр.

[25] Аны хачка кадаклаганда, иртәнге сәгать тугыз иде.

[26] Баш өстенә Аның гаебен күрсәткән «Яһүдиләр Патшасы» дигән язу эленгән иде.

[27] Гайсә белән бергә ике юлбасарны – берсен Аның уң ягына, икенчесен сул ягына кадаклап куйдылар. [

[28] ]

[29] Үтеп баручылар, башларын чайкый-чайкый, Аны хурладылар. – Әй Син, Аллаһы йортын җимереп, аны өч көндә төзүче,

[30] Үзеңне коткар – төш хачтан! – диде алар.

[31] Шулай ук баш руханилар һәм канун белгечләре дә Гайсәне мыскыллады. – Башкаларны коткарды, – диде алар, – ә Үзен коткара алмый.

[32] Мәсих, Исраил Патшасы, күз алдыбызда хачтан төшсен, шул чакта Аңа ышанырбыз! Хәтта Гайсә белән бергә кадакланганнар да Аны мәсхәрәләде.

[33] Көн уртасында бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм көндезге сәгать өчкә кадәр шулай дәвам итте.

[34] Ә сәгать өчтә Гайсә: – Элои, Элои, лема сабахтани? – дип, каты итеп кычкырып җибәрде (бу сүзләр «Әй Аллам, Аллам! Ник ташладың Син Мине?» дигәнне аңлата).

[35] Якында басып торучыларның кайберләре, Аның сүзләрен ишетеп: – Ишетәсезме, Ильясны чакыра! – диде.

[36] Ә берсе, йөгереп килеп, әче шәрабка манчыган губка кисәген таякка элеп: – Әйдәгез, карыйк, Ильяс Аны хачтан алырга килерме икән? – дигән сүзләр белән Аңа эчәргә бирде.

[37] Гайсә каты итеп кычкырып җибәрде дә җан бирде.

[38] Нәкъ шул чакта Аллаһы йортындагы пәрдә өстән аска урталай ертылып төште.

[39] Хач каршында торган йөзбашы, Гайсәнең ни рәвешле җан биргәнен күреп: – Бу Кеше, чыннан да, Аллаһы Углы булган икән! – диде.

[40] Анда читтән карап торучы хатыннар бар иде. Магдалалы Мәрьям, шулай ук кече Ягъкуб белән Йосиснең анасы Мәрьям һәм Салуми да шунда иде.

[41] Алар Гайсәгә ияреп йөри һәм, Ул Гәлиләядә чакта, Аңа хезмәт итә иделәр. Анда Аның белән Иерусалимгә килгән хатыннар да байтак иде.

[42] Кич җитеп килә иде. Бәйрәмгә әзерләнә торган, шимбә көнгә каршы көн иде.

[43] Югары киңәшмәнең абруйлы әгъзасы ариматайлы Йосыф та Аллаһы Патшалыгын көтеп яши иде. Ул, җөрьәт итеп, Пилат янына керде һәм Гайсәнең җәсәден алып китәргә сорады.

[44] Гайсәнең инде үле булуына Пилат бик гаҗәпләнде һәм, йөзбашын чакыртып: – Аның үлгәненә күпме булды? – дип сорады.

[45] Йөзбашыннан сорашып белгәннән соң, Гайсәнең җәсәден Йосыфка алырга рөхсәт бирде.

[46] Йосыф җитен тукыма сатып алды, Гайсәне, хачтан төшереп, шул тукымага төрде һәм кыяда уелган кабер-мәгарәгә салды; аннары, таш тәгәрәтеп китереп, кабер авызын томалады.

[47] Ә магдалалы Мәрьям белән Йосиснең анасы Мәрьям исә Гайсәнең кайда күмелгәнен күреп тордылар.

Марк бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters