Skip to content
Opens in a new window

[1] Берничә көннән Гайсә янә Кәпәрнаум шәһәренә әйләнеп кайтты. Аның өйдә икәнлеге мәгълүм булгач,

[2] шулкадәр күп халык җыелды ки, хәтта ишек төбендә дә урын калмады. Гайсә исә халыкка Аллаһы сүзен җиткерде.

[3] Шулвакыт дүрт кеше Аның янына паралич суккан бер авыруны күтәреп алып килде.

[4] Әмма халык арасыннан үтә алмаганга, алар, Гайсә басып торган турыда түбәне тишеп, паралич суккан кешене ятагы белән бергә шул тишек аша төшерделәр.

[5] Гайсә, аларның ышануларын күреп, паралич суккан кешегә: – Углым, синең гөнаһларың кичерелде! – диде.

[6] Анда берничә канун белгече утыра иде, алар эчтән генә:

[7] – Нәрсә сөйли Ул? Бу бит көфер сүз! Гөнаһларны Аллаһыдан башка кем кичерә алсын?! – дип уйладылар.

[8] Гайсә шундук аларның уйларын белеп алып: – Ни өчен сезнең күңелегездә шундый уйлар? – диде. –

[9] Нәрсә җиңелрәк: паралич суккан кешегә: «Гөнаһларың кичерелде», – дип әйтүме, әллә: «Тор, ятагыңны алып кайтып кит!» – дип әйтүме?

[10] Адәм Углының җир йөзендә гөнаһларны кичерергә кодрәте барлыгын белеп торыгыз. Шулчак Гайсә, паралич суккан кешегә мөрәҗәгать итеп: – Сиңа әйтәм: тор да, ятагыңны алып, өеңә кайт! – диде.

[12] Теге шундук торды һәм, ятагын алып, барысының күз алдында чыгып китте. Моңа бөтенесе таң калдылар һәм, Аллаһыны данлап: – Мондый хәлне әле күргәнебез юк иде! – диделәр.

[13] Гайсә янә Гәлиләя күле буена чыкты. Бөтен халык тагын Аның янына җыелды, һәм Ул аларга гыйлем бирде.

[14] Салым җыя торган урында утыручы Һалфай углы Леви яныннан үтеп барышлый Ул аңа: – Миңа ияр! – диде. Леви, торып, Аның артыннан китте.

[15] Леви өендә Гайсә өстәл янына килеп утырды. Гайсә һәм аның шәкертләре белән бергә күп кенә салым җыючылар, башка гөнаһлы бәндәләр дә бар иде; алар Гайсә артыннан күпләп ияреп йөри иделәр.

[16] Канун белгечләре һәм фарисейлар, Гайсәнең шундый кешеләр белән ашап утыруын күреп, Аның шәкертләренә: – Ничек Ул салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап утыра? – диделәр.

[17] Гайсә, моны ишетеп, аларга: – Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк. Мин тәкъва адәмнәрне түгел, гөнаһлыларны чакырырга килдем, – дип әйтте.

[18] Беркөнне, Чумдыручы Яхъяның шәкертләре һәм фарисейлар ураза тотканда, Гайсә янына ниндидер кешеләр килеп: – Ни өчен Яхъяның һәм фарисейларның шәкертләре ураза тота, ә Синекеләр тотмый? – дип сорадылар.

[19] Гайсә аларга: – Кияү яннарында булганда, туйдагы кунаклар ураза тотар микән?! Яннарында кияү бар чакта, ураза тотмыйлар! – диде. –

[20] Әмма килер бер көн, кияүне алар яныннан алып китәрләр, әнә шул чакта алар ураза тотарлар.

[21] Иске киемгә яңа тукымадан ямаулык салмыйлар, югыйсә яңа ямаулык, утырып, иске тукыманы тарттырыр, һәм тишек тагын да зураер.

[22] Шулай ук яңа шәрабны да иске турсыкка салмыйлар, югыйсә шәраб турсыкны тишәр, һәм шәраб та, турсык та әрәм булыр. Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар.

[23] Шимбә көннәрнең берсендә Гайсә иген кыры буйлап барганда, шәкертләре башак өзә башлады.

[24] Фарисейлар Аңа: – Кара, ни өчен алар шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшлиләр? – диде.

[25] – Давыт белән юлдашлары, ач калып, мохтаҗлык кичергән чакта, Давытның нәрсәләр эшләве турында бер дә укыганыгыз булмадымыни? – дип җавап кайтарды аларга Гайсә. –

[26] Олуг рухани булып Абъятар торган заманда ул, Изге йортка кереп, Аллаһыга багышланган һәм руханилардан башка һичкемгә ашарга рөхсәт ителмәгән икмәкләрне ашаган һәм юлдашларына да биргән.

[27] Аннары: – Кеше шимбә көн өчен түгел, ә бәлки шимбә көн кеше өчен яратылган.

[28] Шуңа күрә Адәм Углы шимбә көннең дә Хуҗасыдыр, – дип өстәде.

Марк бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters