Skip to content
Opens in a new window

[1] Гайсә, шәкертләре белән бергә ул яклардан китеп, Үзе яшәгән шәһәргә кайтты.

[2] Шимбә көнне Ул гыйбадәтханәдә гыйлем бирде. Аны тыңлаган һәммәсе: – Бу гыйлемнәр Аңа кайдан килгән?! Нинди тирән гакыл бирелгән Аңа! Шундый кодрәтле эшләрне ничек итеп кыла икән Ул? – дип гаҗәпләнде. –

[3] Балта остасы түгелме соң Ул? Мәрьямнең углы һәм Ягъкуб, Йосис, Яһүдә, Шимунның абыйсы түгелме? Аның сеңелләре биредә, безнең арада яши түгелме соң? Шул рәвешле, алар Аны кире кактылар.

[4] – Пәйгамбәрне һәр җирдә ихтирам итәләр, тик үз илендә, үз туганнары һәм гаиләсе тарафыннан гына хөрмәт юк аңа, – диде аларга Гайсә.

[5] Шуңа күрә Ул анда һичнинди кодрәтле эш кыла алмады, куллары белән орынып, фәкать берничә авыру кешене генә савыктырды.

[6] Аларның ышанмаулары Гайсәне гаҗәпкә калдырды. Гайсә, әйләнә-тирәдәге авылларда йөреп, халыкка гыйлем бирүен дәвам итте.

[7] Беркөн Ул унике шәкертен чакырып алды да, аларга явыз рухларны куарга хокук биреп, икешәрләп-икешәрләп юлга озатты.

[8] – Юл таягыннан тыш икмәк тә, биштәр дә алмагыз, билбау янчыгына акча да салмагыз;

[9] аягыгызга киегез, үзегез белән хәтта алмаш күлмәк тә алмагыз, – диде Ул аларга.

[10] – Кайсы йортта тукталсагыз, шул урыннан киткәнче, әлеге йортта калыгыз.

[11] Берәр җирдә сезне кабул итмичә, сүзләрегезне тыңлап та тормасалар, ул урыннан киткәндә, аякларыгыздан тузанны кагып төшерегез: алар өчен бу кисәтү булыр.

[12] Шуннан шәкертләр, юлга чыгып, кешеләрне тәүбәгә килергә өндәп йөрделәр,

[13] күп җеннәрне куып чыгардылар һәм, зәйтүн мае сөртеп, байтак авыру кешеләрне савыктырдылар.

[14] Гайсәнең исеме халык теленә кергәч, Аның турындагы хәбәр Һируд патшага да килеп иреште. Берәүләр Гайсә турында: «Үледән терелгән Чумдыручы Яхъя бу, шуңа күрә Аның кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар», – дип сөйләсә,

[15] башкалар: «Ильяс бу», – диде, бүтәннәр исә: «Борынгы заманнардагы сыман бер пәйгамбәр», – дип әйтте.

[16] Шушыларны ишетеп, Һируд: – Мин башын кистергән Чумдыручы Яхъя Ул, үледән терелгән әнә! – диде.

[17] Һируд, үзенең бертуган кардәше Филипнең хатыны Һирудиягә өйләнү сәбәпле, Яхъяны, кулга алып, зинданга утыртып куйган иде.

[18] Чөнки Яхъя Һирудка: «Сиңа бертуган кардәшеңнең хатыны белән яшәргә ярамый», – дип әйткән була.

[19] Һирудия, Яхъяга ачу саклап, аны үтертергә тели, әмма берни эшли алмый иде.

[20] Яхъяның тәкъва вә изге кеше икәнен белгән Һируд аңардан курка һәм аны һаман яклап килә иде. Яхъяның сүзләре патшаны борчыса да, ул аны рәхәтләнеп тыңлый иде.

[21] Үзенең туган көне уңаеннан Һируд дәрәҗәле түрәләрне, гаскәр башлыкларын һәм Гәлиләя өлкәннәрен аш мәҗлесенә чакыргач, Һирудиягә җай чыкты.

[22] Мәҗлескә Һирудиянең кызы да керде. Ул анда биеде, һәм аның биюе Һирудка вә кунакларга бик ошады. Патша аңа: – Ни теләсәң, шуны сора: барын да бирермен! – диде.

[23] Һәм ант итеп әйтте: – Хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, бирермен!

[24] Кыз, барып, анасыннан: – Миңа нәрсә сорарга? – диде. – Чумдыручы Яхъяның башын сора, – диде тегесе.

[25] Кыз шунда ук, патша янына барып: – Чумдыручы Яхъяның башын, тәлинкәгә салып, хәзер үк миңа китерүеңне телим! – дип үтенде.

[26] Патша зур кайгыга төшсә дә, кунаклары алдында ант иткәч, каршы килергә батырчылык итмәде.

[27] Ул шунда ук, Яхъяның башын китерергә кушып, җәлладны зинданга җибәрде. Сакчы, барып, Яхъяның башын кисте

[28] һәм, тәлинкәгә салып, кызга китереп бирде, ә кыз исә анасына тапшырды.

[29] Яхъяның шәкертләре, бу хакта ишетеп, аның гәүдәсен килеп алдылар һәм кабергә салдылар.

[30] Рәсүлләр, Гайсә янына әйләнеп кайтып, эшләгән эшләре, халыкны нәрсәгә өйрәтүләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр.

[31] Ул аларга: – Ә хәзер, берәр аулак урынга барып, ял итеп алыйк, – диде. Чынлап та, һаман кемнәрдер бер-бер артлы яннарына килеп торганга күрә, аларның хәтта ашап алырга да вакытлары калмый иде.

[32] Шуннан алар, көймәгә утырып, аулак урынга юнәлделәр.

[33] Әмма кешеләр аларның китеп баруын күрделәр. Күбесе, аларны танып, әйләнә-тирәдәге барлык шәһәрләрдән яр буйлап алар барасы урынга ашыкты һәм көймәдән алданрак шунда килеп җитте.

[34] Ярга чыккач, Гайсә шактый зур халык төркемен күрде һәм аларны бик кызганды, чөнки алар көтүчесез сарыклар кебек иде. Шуннан аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлады.

[35] Вакыт соң иде инде, һәм шәкертләре, Аның янына килеп: – Биредә бик аулак, вакыт та соң инде.

[36] Китсеннәр алар, якын-тирәдәге авыл-салаларга барып, үзләренә ашарга сатып алсыннар, – диделәр.

[37] Әмма Гайсә шәкертләргә: – Үзегез ашатыгыз аларны, – дип җавап кайтарды. – Әллә без ике йөз динарлык икмәк сатып алып ашатыйкмы? – диде алар.

[38] – Сездә күпме икмәк бар? Барып карагыз әле, – диде Ул. Тегеләр карап килеп: – Биш икмәк һәм ике балык, – дип җавап бирде.

[39] Гайсә Үзенең шәкертләренә халыкны, төркемнәргә бүлеп, яшел чирәмгә утыртырга кушты.

[40] Тегеләр, йөзәр һәм иллешәр кешелек төркемнәргә бүленеп, тезелешеп утырдылар.

[41] Гайсә биш икмәк белән ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды һәм, халыкка сындыргалап өләшер өчен, икмәкне шәкертләренә бирде. Ике балыкны да Ул бөтенесенә бүлеп бирде.

[42] Барысы да туйганчы ашады.

[43] Аннары икмәк һәм балык сыныкларын, җыеп, унике кәрзингә тутырдылар.

[44] Тамак туйдырган ирләрнең саны биш мең иде.

[45] Шуннан Гайсә Үзенең шәкертләренә көймәдә каршы ярдагы Бәйт-Сайдага чыга торырга кушты, Үзе исә, халык кайтып киткәнче, алар янында тоткарланды.

[46] Халык белән саубуллашкач, Ул дога кылыр өчен тауга күтәрелде.

[47] Кич җиткәндә, көймә күл уртасында иде инде, ә Ул берүзе яр буенда калды.

[48] Шәкертләренең каршы искән җил белән көрәшүләрен, ишә-ишә хәлдән таюларын күреп, иртәнге өч белән алты арасында Ул, су өстеннән атлап, алар янына китте. Гайсә яннарыннан үтеп китәргә теләгән иде,

[49] әмма шәкертләре, Аның су өстеннән килүен күреп, өрәктер дип уйладылар да кычкырып җибәрделәр: Аны күрүгә, аларның котлары очты. – Тынычланыгыз, Мин бу! Курыкмагыз! – диде Гайсә, шунда ук алар белән сөйләшә башлап,

[51] һәм алар янына көймәгә кереп утырды. Шунда җил тынды. Бу хәл шәкертләрне тагын да ныграк гаҗәпләндерде.

[52] Икмәк белән булган вакыйганы бит алар аңламадылар, чөнки йөрәкләре туң иде.

[53] Көймәдәгеләр, күлне кичеп, Геннисарет шәһәрендә яр буена килеп туктадылар.

[54] Алар көймәдән чыгуга, кешеләр Гайсәне танып алдылар һәм,

[55] Аның килүен хәбәр итеп, бөтен әйләнә-тирәне йөгереп әйләнеп чыктылар. Шуннан Гайсә тукталган урынга түшәктә ятучы авыруларны китерә башладылар.

[56] Гайсә кая гына килсә дә – авылларга, шәһәрләргә, берәрсенең биләмәсенәме, – бөтен җирдә авыруларны ачык урынга китереп сала һәм Аның чабуына булса да кагылырга рөхсәт бирүен үтенә иделәр. Кагылган һәр кеше савыга иде.

Марк бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters