[1] Аллаһы йортыннан чыгып барганда, шәкертләрнең берсе Гайсәгә: – Остаз! Кара әле, нинди зур ташлар, нинди матур биналар! – диде.
[2] – Син шушы зур биналарны күреп таң калдыңмы? – диде Гайсә. – Монда таш өстендә таш калмаячак, бар нәрсә җимереләчәк!
[3] Гайсә Зәйтүн тавында Аллаһы йорты каршында утырган чакта, Петер, Ягъкуб, Яхъя һәм Әндри, Аның белән ялгызлары гына калгач, Аңардан:
[4] – Әйт әле безгә: ул хәлләр кайчан булыр, аларның тиздән гамәлгә ашачагын нинди билге-ишарә аша белербез? – дип сорадылар.
[5] Гайсә аларга болай дип сүзен башлады: – Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне!
[6] Күпләр, килеп, үзләрен Минем исем белән атарлар һәм: «Мин – Ул», – дип әйтеп, байтак кешене алдарлар.
[7] Якындагы сугыш авазын һәм ерактагы сугышлар хакында ишеткәндә курыкмагыз: шулай булырга тиеш. Әмма моның белән генә бетмәс әле:
[8] халык – халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, төрле урыннарда җир тетрәүләр, ачлык булыр. Болар – тулгак газапларының башы гына.
[9] Сез исә әзер булып торыгыз: сезне, мәхкәмәләргә тапшырып, хөкем итәрләр һәм гыйбадәтханәләрдә кыйнарлар. Минем хакка сез, патшалар һәм идарәчеләр каршына килеп басып, шаһитлык бирерсез.
[10] Әмма аңарчы бар халыкларга Яхшы хәбәр килеп ирешергә тиеш.
[11] Үзегезне хөкемгә алып барганда, нәрсә сөйләрбез, дип хафаланмагыз: шул сәгатьтә үзегезгә нәрсә хәбәр ителсә, шуны сөйләрсез, чөнки сез үзегез түгел, сезнең өчен Изге Рух сөйләр.
[12] Кардәш – кардәшен, ата үзенең баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар, ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертер.
[13] Минем аркада барысы да сезгә нәфрәт белән карар. Әмма ахырга кадәр чыдаган кеше котылыр.
[14] Сез «ташландык хәлгә китерүче нәҗес нәрсәнең» тиешсез урында торуын күрерсез (бу сүзләрне укыган кеше аңласын). Шулвакыт Яһүдия җирендәгеләр тауларга качсын.
[15] Өй түбәсендә булганнар, әйберләрен алыр өчен, өйгә төшеп тормасыннар,
[16] кырда булганнар өс киемен алырга өйләренә кайтмасыннар.
[17] Ул көннәрдә авырлы булган һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы!
[18] Бу хәлләр кыш көненә туры килмәсен дип, дога кылыгыз.
[19] Ул көннәрдә дөнья яралганнан, Аллаһы дөньяны яратканнан бирле булмаган һәм киләчәктә дә булмаячак афәт килер.
[20] Әгәр Раббы шул көннәрне кыскартмаса, һичкем исән калмас иде. Әмма Үзе сайлаган кешеләр хакына Раббы ул көннәрне кыскартты.
[21] Әгәр сезгә шул вакытта: «Кара, Мәсих менә монда!» яки «Ул анда!» – дип әйтсәләр, ышанмагыз!
[22] Чөнки ялган мәсихләр вә ялган пәйгамбәрләр килер; алар, Аллаһы тарафыннан сайланганнарны алдамакчы булып, галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтер.
[23] Әмма сез сак булыгыз: барысы хакында Мин сезгә алдан әйтеп куйдым.
[24] Ул көннәрдә, шул афәттән соң, «кояш каралыр, ай яктыртмас,
[25] йолдызлар күктән коелып, күк җисемнәре тетрәнер»,
[26] шул чагында бөек кодрәт вә дан белән болытлар эчендә килүче Адәм Углын күрерләр;
[27] Ул, фәрештәләрен җибәреп, дөньяның дүрт тарафыннан – җир читеннән башлап күк читенә кадәр Үзе сайлаганнарны җыеп алыр.
[28] Менә инҗир агачына күз салыйк: бөреләре бүртеп, яфрак яра башласа, сез тиздән җәй җитәсен беләсез.
[29] Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, белеп торыгыз: ул вакыт якын, инде ишек төбендә!
[30] Хак сүз әйтәм сезгә: болар һәммәсе гамәлгә ашканчы, бүгенге буын әле юкка чыкмас.
[31] Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас.
[32] Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан җитәсен һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә.
[33] Карагыз аны, уяу булыгыз! Вакыты кайчан җитәсен сез белмисез.
[34] Сәфәр чыкканда, кеше, үзенең йортын хезмәтчеләренә калдырып, аларның һәркайсына аерым эш куша, капка сакчысына уяу булырга боера.
[35] Шуңа күрә уяу булыгыз! Йорт хуҗасының кайчан әйләнеп кайтасын белмисез бит: кичтәнме, төн уртасындамы, тәүге әтәч кычкыргандамы, әллә иртәнме.
[36] Көтмәгәндә хуҗагыз кайтып керә калса да, карагыз аны, сезне йоклап яткан хәлдә күрмәсен!
[37] Сезгә әйткән бу сүзләрне Мин бар кешегә кабатлыйм: уяу булыгыз!