[1] Бервакыт Гайсә янына фарисейлар һәм Иерусалимнән килгән берничә канун белгече җыелды.
[2] Алар Гайсә шәкертләреннән кайберләренең пычрак кул белән, ягъни кулларын юмыйча ашауларына игътибар иттеләр.
[3] Фарисейлар, барлык яһүдиләр кебек үк, ата-бабадан килгән йолаларны төгәл үтәп, кул юмыйча ашарга утырмыйлар иде.
[4] Базардан кайткач та, алар рәвешен китереп юынмыйча ашарга утырмыйлар, шулай ук бик күп башка нәрсәләрне, мәсәлән, касә, чүлмәк, бакыр савытларны юуга караган күрсәтмәләрне төгәл үтиләр иде.
[5] Фарисейлар һәм канун белгечләре Гайсәдән: – Ни өчен Синең шәкертләрең ата-бабадан килгән йолаларны үтәмиләр, ризыкны пычрак кул белән ашыйлар? – дип сорадылар.
[6] Ул аларга болай дип җавап бирде: – Икейөзлеләр сез! Ишагыйя пәйгамбәр үзенең язмаларында сезнең хакта, алдан күреп, дөрес әйткән: «Бу халык Мине телдә генә хөрмәт итә, ә йөрәге аның Миннән ерак.
[7] Миңа табынулары да бушка: алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә өйрәтәләр».
[8] Сез, Аллаһы әмерен читтә калдырып, кеше урнаштырган йолаларны үтисез.
[9] Үзегезнең йолаларны үтәр өчен, шундый оста итеп Аллаһы әмерен кире кагасыз! – дип дәвам итте Гайсә. –
[10] Муса: «Үзеңнең атаңны һәм анаңны хөрмәт ит» һәм «Атасын яки анасын хурлаган кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш», – дип әйткән.
[11] Ә сез: «Әгәр кеше үзенең атасына яки анасына: „Сиңа бирәсе әйберне мин Аллаһыга корбан (ягъни, Аллаһыга тиешле бүләк) итәргә вәгъдә бирдем“, – дип әйтә икән,
[12] ул кеше инде ата-анасы өчен бернәрсә дә эшләмәскә мөмкин», – дип өйрәтәсез.
[13] Сез үзегез өйрәткән тәртипләрегез белән Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз һәм шуның ише нәрсәләрне байтак эшлисез.
[14] Ул, янә Үз янына халыкны чакырып алып: – Әйткәннәремне тыңлагыз һәм аңларга тырышыгыз! – диде. –
[15] Кеше эченә читтән кергән һичнәрсә аны нәҗесли алмый, киресенчә, эченнән чыккан нәрсә кешене нәҗесли. [
[16] ]
[17] Гайсә, халыкны урамда калдырып өйгә кергәч, шәкертләре Аңардан бу сүзләрне аңлатып бирүен сорадылар.
[18] – Әйткәннәремне әллә сез дә аңламыйсызмы?! – диде Ул аларга. – Кешенең эченә читтән кергән һичнәрсә аны нәҗесли алмаганны аңламыйсызмы?
[19] Кешенең йөрәгенә түгел, ә карынына керә ул һәм аннары чыгарып ташланыла бит! (Бу сүзләре белән Гайсә бөтен ризыкның да чиста булуын белдерде.)
[20] – Ә кешене исә эченнән чыккан нәрсә нәҗеслидер, – дип дәвам итте Гайсә. –
[21] Фәхешлеккә, урлашуга, кеше үтерүгә, зиначылыкка этәрүче явыз ниятләр, шулай ук саранлык, яманлык, мәкерлек, әхлаксызлык, көнчелек, хурлау, тәкәбберлек, акылсызлык кешенең йөрәгеннән килә.
[23] Әнә шул яманлыкларның һәммәсе, кешедән чыгып, аны нәҗеслидер.
[24] Аннары Гайсә Сур шәһәре тирәсенә юл алды. Анда Ул бер йортта тукталды. Бирегә килүе турында Ул һичкемгә белдерергә теләмәгән иде, әмма моны яшереп калу мөмкин булмады.
[25] Кызына явыз рух кагылган бер хатын, Гайсә хакында ишеткәннән соң шундук Аның янына килеп, аягына егылды.
[26] Мәҗүси бу хатын чыгышы белән Сүрия Фойникәсе төбәгеннән иде. Ул Гайсәдән кызының эчендәге җенне куып чыгаруын үтенде.
[27] Гайсә исә аңа: – Башта балалар тамак туйдырсын, – диде. – Икмәкне, балалардан тартып алып, көчекләргә ташлау яхшы түгел.
[28] – Шулай, Әфәндем, – дип җавап бирде хатын, – ләкин көчекләр дә өстәл астында балалардан коелган валчыкларны ашый бит.
[29] – Шулай дип җавап биргәнең өчен, өеңә кайта аласың: җен инде кызыңнан чыкты, – диде аңа Гайсә.
[30] Хатын өенә әйләнеп кайтты һәм кызының түшәктә исән-сау ятуын күрде. Җен аның эченнән чыккан иде инде.
[31] Сур якларыннан кайтышлый Гайсә, Сидун аша үтеп, Ун кала төбәгендә Гәлиләя күленә чыкты.
[32] Шунда Гайсә янына чукрак һәм начар сөйләшә торган берәүне алып килеп, Аның әлеге кешегә куллары белән орынуын үтенделәр.
[33] Гайсә аны халык төркеменнән читкәрәк алып китте дә тегенең колагына бармагын тыкты, аннары, Үзенең бармагына төкереп, теленә кагылды һәм,
[34] күккә карап, тирән итеп сулыш алды да чукрак кешегә: – Эффата! («Ачыл!») – диде.
[35] Шунда ук теге кешенең колагы ишетә башлады һәм теле чишелде, ул ачык итеп сөйләшәргә тотынды.
[36] Кешеләргә Гайсә бу хакта берәүгә дә сөйләмәскә кушты. Әмма Ул тыйган саен, кешеләр күбрәк сөйли бирделәр.
[37] Аларның гаҗәпләнүе чиксез иде. – Ул нәрсә генә эшләсә дә, яхшы итеп эшли: чукраклар ишетә башлый, телсезләрнең теле ачыла! – диде алар.