Skip to content
Opens in a new window

[1] Гайсә, ул яклардан китеп, Яһүдиягә һәм Үрдүн аръягындагы җирләргә юнәлде. Аның янына янә күп халык җыелып, Ул, гадәтенчә, аларга гыйлем бирде.

[2] Гайсә янына фарисейлар килделәр һәм, Аны сынарга теләп: – Ир кешегә хатынын аерып җибәрергә Канун рөхсәт итәме? – дип сорадылар.

[3] – Муса сезгә нәрсә эшләргә кушты соң? – диде Гайсә.

[4] – Муса әйтүенчә, ир кеше, хатынына талак хаты язып биреп, аны аерып җибәрә ала, – дип җаваплады алар.

[5] – Ул сезгә шундый әмерне күңелләрегез каты булганга язган, – диде Гайсә.

[6] – Әмма башта ук, һәммә нәрсәне бар кылганда, Аллаһы «аларны ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты.

[7] Шуңа күрә ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр,

[8] һәм алар икесе бер тән булыр». Димәк, алар инде ике кеше түгел, ә бербөтен.

[9] Аллаһы кушканны кеше аермасын.

[10] Өйдә шәкертләре бу хакта Гайсәдән кабат сорадылар.

[11] – Ир кеше, хатыны белән аерылышып, башкага өйләнә икән, беренче хатыны алдында зина кыла дигән сүз, – диде Гайсә. –

[12] Шулай ук хатын кеше дә, иреннән аерылып, башкага кияүгә чыкса, зина кыла, димәк.

[13] Балаларга орынып Үз фатихасын күндерсен өчен, кешеләр Гайсә янына балаларын алып килә, әмма шәкертләр әлеге кешеләрне шелтәли иделәр.

[14] Моны күреп, Гайсәнең ачуы килде, һәм шәкертләренә Ул: – Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, комачауламагыз аларга, чөнки Аллаһы Патшалыгы әнә шундыйларныкы, – диде. –

[15] Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк.

[16] Һәм Ул, балаларны кочаклап, аларга кулы белән орынды, Үзенең фатихасын күндерде.

[17] Гайсә юлга чыкканда, каршына бер кеше, йөгереп килеп, тезләренә егылды да: – Игелекле Остаз, мәңгелек тормышка ия булыр өчен, миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады.

[18] – Нигә син Мине игелекле дип атыйсың? – диде Гайсә. – Аллаһыдан башка һичкем игелекле түгел.

[19] Аның әмерләрен син беләсең: кеше үтермә, зина кылма, урлашма, ялган шаһитлык бирмә, алдашма, атаң белән анаңны хөрмәт ит.

[20] – Остаз, мин боларның барысын яшьтән үтәп киләм, – дип җавап бирде тегесе.

[21] Гайсә аңа карап куйды, һәм әлеге кеше Аның күңеленә хуш килде. Шуннан Гайсә аңа: – Сиңа бер генә нәрсә җитми: бар да, булган һәммә нәрсәңне сатып, фәкыйрьләргә өләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил һәм Миңа ияр, – диде.

[22] Бу сүзләрне ишетеп, егет борчуга төште һәм китеп барды. Чөнки ул бик бай иде.

[23] Гайсә исә, әйләнә-тирәсенә күз ташлап, шәкертләренә: – Байлыгы булганнарга Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен! – диде.

[24] Аның бу сүзләре шәкертләрне бик тә гаҗәпләндерде. Әмма Гайсә янә: – Дусларым! Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен! – дип кабатлады. –

[25] Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк.

[26] Алар, гаҗәпләнеп, үзара: – Алай булгач, кем генә котыла алыр соң?! – дип сөйләштеләр.

[27] Аларга карап, Гайсә: – Кешеләр өчен мөмкин булмастай эш бу, моны Аллаһы гына эшли ала. Ул булдыра алмастай нәрсә юк, – диде.

[28] Шуннан соң Петер: – Менә без, бөтен нәрсәбезне калдырып, Сиңа иярдек, – диде.

[29] – Хак сүз әйтәм сезгә: йортын яки агай-энеләрен, апа-сеңелләрен, ата-анасын, балаларын йә булмаса басуларын Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына калдырган һәркем

[30] бу дөньяда йөз тапкырга артыграк күләмдә йортлар, агай-энеләр, апа-сеңелләр, аналар, балалар, басулар һәм, әлбәттә инде, эзәрлекләүләр дә алачак. Ә киләчәк дөньяда мәңгелек тормышка ия булачак.

[31] Әмма беренчеләрнең күбесе соңгылар булыр, соңгылар исә беренчегә чыгар.

[32] Алар Иерусалимгә карап юл алдылар. Иң алдан – Гайсә, Аның артыннан – шомланып калган шәкертләре, алар эзеннән куркынган юлдашлары атлады. Гайсә, унике шәкертен читкә чакырып алып, Үзе белән нәрсәләр буласын сөйли башлады:

[33] – Без Иерусалимгә барабыз. Адәм Углын анда баш руханилар һәм канун белгечләре кулына тотып бирерләр, ә алар Аны, үлемгә хөкем итеп, мәҗүсиләр кулына тапшырырлар.

[34] Мәҗүсиләр исә, мыскыллап, Аңа төкерерләр, Аны камчы белән суктырырлар, аннары үтерерләр. Әмма өч көн үтүгә, Ул үледән терелер.

[35] Гайсә янына Зебедәй угыллары Ягъкуб белән Яхъя килеп: – Остаз, без сораганны үтәсәң иде, – диделәр.

[36] – Сезнең өчен Мин нәрсә эшләргә тиеш? – дип сорады Ул.

[37] Алар: – Син дан-дәрәҗәгә ирешкәч, янәшәңә утырырга рөхсәт итсәң иде: беребезгә – уң, икенчебезгә сул ягыңа, – дип җавап бирделәр.

[38] – Сез нәрсә сораганыгызны аңламыйсыз, – диде аларга Гайсә. – Мин эчәсе касәдән эчә яки Мин кичерәсе «чумдыру»ны кичерә алырсызмы соң?

[39] – Алырбыз, – дип җавап бирде алар. Шуннан Гайсә: – Сез Мин эчәсе касәдән эчәрсез, Мин кичерәсе «чумдыру»ны кичерерсез.

[40] Ә менә уң яки сул ягымда утырырга рөхсәт бирү-бирмәү Минем ихтыярымда түгел. Ул урыннар кемнәргә тәгаенләнсә, шуларныкы булыр, – диде.

[41] Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең Ягъкуб белән Яхъяга ачуы чыкты.

[42] Әмма Гайсә, аларны чакырып алып, болай диде: – Сез беләсез: халык җитәкчеләре дип исәпләнүчеләр халыклар өстеннән хакимлек кыла, халык түрәләре дә алар белән идарә итә.

[43] Ләкин сездә алай булмасын: арагызда бөек булырга теләүче – башкаларга хезмәтче,

[44] һәм арагызда беренче булырга теләүче барыгыз өчен дә кол булсын.

[45] Адәм Углы да бит Үзенә хезмәт итсеннәр өчен дип түгел, ә бәлки Үзе хезмәт итәр һәм күпләрне йолып алыр өчен, Үзенең гомерен бирергә дип килде.

[46] Алар Әрихә шәһәренә килеп җиттеләр. Соңрак, Гайсә үзенең шәкертләре һәм күп санлы халык белән Әрихәдән чыгып барганда, юл читендә сукыр Бартимәй (ягъни, Тимәй углы) теләнеп утыра иде.

[47] Ул, насаралы Гайсәнең үтеп баруы хакында ишетеп, кычкырып җибәрде: – Давыт Углы Гайсә! Кызган мине!

[48] Кешеләр аны тыймакчы булды, әмма сукыр адәм тагын да катырак кычкырырга тотынды: – Давыт Углы, кызган мине!

[49] Гайсә, барган җиреннән туктап: – Чакырыгыз аны! – диде. – Кузгал әйдә, сине чакыра, – дип, сукырны дәштеләр.

[50] Бартимәй, өс киемен салып ташлап, сикереп торды да Гайсә янына йөгереп килде.

[51] – Син миннән нәрсә көтәсең? – дип сорады аңардан Гайсә. – Остаз, күзләрем күрсә иде! – диде сукыр адәм.

[52] – Бар, сине ышануың савыктырды, – диде Гайсә. Теге адәм шундук күрә башлады һәм Гайсәгә ияреп китте.

Марк бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters