Skip to content
Opens in a new window

[1] Иерусалимгә якынлашып, Зәйтүн-тау итәгендәге Бәйт-Фәги һәм Бәйт-Әния авылларына җиткәндә, Гайсә ике шәкертен чакырып алды да

[2] аларга: – Каршыгыздагы авылга барыгыз. Анда керү белән моңарчы һичкем атланмаган, бәйдәге яшь ишәкне күрерсез. Аны бәйдән ычкындырыгыз да монда алып килегез, – диде. –

[3] Әгәр берәрсе: «Ник алай эшлисез?» – дип сораса, сез: «Ишәк безнең Хуҗага кирәк, Ул аны тиздән кире кайтарыр», – дип җавап бирегез.

[4] Алар, китеп, тыкрыкта ишек янына бәйләп куелган яшь ишәкне күрделәр дә чишә башладылар.

[5] Шул тирәдә басып торган кешеләр алардан: – Нәрсә эшлисез сез? Ни өчен ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорадылар.

[6] Әмма Гайсә кушканча җавап кайтаргач, аларны тоткарламадылар.

[7] Ишәкне Гайсә янына китереп, өс киемнәрен хайванның сыртына салдылар, һәм Гайсә ишәккә менеп атланды.

[8] Халыкның күбесе юлга өс киемен җәйде, башкалар исә кырда үсеп утырган агач ботакларын кисеп түшәде.

[9] Алда баручылар да, арттагылар да: «Һошанна! Раббы исеменнән Килүче мөбарәктер!

[10] Атабыз Давытның якынлашып килгән патшалыгы мөбарәк! Югарыда, күкләрдә һошанна!» – дип кычкырды.

[11] Иерусалимгә керүгә, Гайсә Аллаһы йортына юнәлде. Һәммә нәрсәне күздән кичергәнче, кич җитте, һәм Гайсә унике шәкерте белән Бәйт-Әниягә әйләнеп кайтты.

[12] Иртәгесе көнне Бәйт-Әниядән чыкканда, Гайсә ачыгып киткән кебек булды.

[13] Еракта куе яфраклы инҗир агачы күреп, Ул, җимеше булмасмы дип, агач янына килде, әмма анда яфрактан башка берни күренмәде: җимеш өлгерергә әле иртә иде.

[14] Инҗир агачына Гайсә: – Моннан ары җимешеңне мәңге беркем ашамасын! – диде. Шәкертләре исә моны ишетеп тордылар.

[15] Менә алар Иерусалимгә килеп җиттеләр. Аллаһы йортына керүгә, Гайсә андагы сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгара башлады, акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның утыргычларын аударып ташлады;

[16] Аллаһы йортының ишегалды аша нәрсәдер күтәреп узучыларны да тыйды.

[17] Аннары Гайсә, халыкка гыйлем биреп: – Изге язмада: «Минем Йортым барча халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр», – дип әйтелмәгәнмени? Ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез! – диде.

[18] Баш руханилар һәм канун белгечләре бу хакта ишеткәч, Гайсәне һәлак итү әмәлен эзләргә тотындылар. Чөнки бар халык Аның гыйлем бирүен таң калып тыңлаганга, алар Аңардан курка иделәр.

[19] Кич җиткәч, Гайсә шәкертләре белән шәһәрдән китте.

[20] Иртәгесен инҗир агачы яныннан үтеп барганда, алар агачның очыннан алып тамырына тикле корыган булуын күрделәр.

[21] Петер исә, кичә нәрсә булганын исенә төшереп, Гайсәгә: – Остаз! Кара әле, Син каргаган инҗир агачы корып төшкән бит! – диде.

[22] Аларга җавап итеп, Гайсә: – Аллаһыга ышаныгыз! – диде. –

[23] Хак сүз әйтәм сезгә: әгәр кем дә булса шушы тауга: «Күтәрел дә диңгезгә ташлан!» – дип әйтсә һәм күңеленнән һич шикләнмичә әйткән сүзләренең үтәләсенә ышанса, нәкъ шулай булыр да.

[24] Шуңа күрә Мин сезгә әйтәм: дога кылып Аллаһыдан нәрсә генә сорасагыз да, аны инде алдым дип ышаныгыз – һәм сез аны алырсыз!

[25] Шулай ук дога кылып торган чакта да берәрсенә үпкәгез булса, Күктәге Атагыз гаеп эшләрегезне кичерсен өчен, үзегез дә һәммә кешене кичерегез. [

[26] ]

[27] Алар янә Иерусалимгә килделәр. Гайсә Аллаһы йортының ишегалды буйлап йөргән чакта, янына баш руханилар, канун белгечләре һәм өлкәннәр килделәр.

[28] – Мондый эшләр башкарырга Синең нинди хокукың бар? Боларны эшләргә Сиңа кем вәкаләт бирде? – дип сорады алар.

[29] – Мин сезгә бер сорау бирәм, – диде Гайсә. – Әгәр сез җавап бирсәгез, Мин дә бу гамәлләрне нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен.

[30] Суга чумдыру хокукы Яхъяга күктән бирелгәнме, әллә кешеләрдәнме? Җавап бирегез!

[31] Алар үзара: – Әгәр: «Күктән», – дип әйтсәк, Ул: «Ә ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?» – дип сорар.

[32] «Кешеләрдән», – дип әйтергәме әллә? – дип фикерләштеләр. Бар халык Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгәнгә күрә, алар, халыктан куркып:

[33] – Белмибез, – дип җавап кайтардылар. – Алай булгач, Мин дә сезгә бу эшләрне нинди вәкаләт белән башкаруымны әйтмим, – дип җавап бирде Гайсә.

Марк бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters