[1] Ике көннән Котылу һәм Төче күмәч бәйрәме иде. Баш руханилар һәм канун белгечләре Гайсәне хәйлә белән кулга алырга һәм үтерергә җай эзләделәр.
[2] «Бәйрәм вакытында ярамас, халык арасында чуалыш башланырга мөмкин», – диде алар.
[3] Гайсә Бәйт-Әниядә махаулы Шимунның өендә ашап утыра иде. Шулвакыт бер хатын алебастр савытка салынган кыйммәтле, саф вә хуш исле нард мае алып килде һәм, савытны ватып, майны Аның башына койды.
[4] Кайберәүләр, ачуланып, үзара: – Нигә майны алай әрәм итәргә?
[5] Аны өч йөз динардан артыграк бәягә сатып, акчасын фәкыйрьләргә өләшергә була иде бит! – диештеләр. Алар шулай дип аны шелтәли бирделәр,
[6] әмма Гайсә: – Куегыз, ник битәрлисез аны? Минем өчен изге эш эшләде ул, – диде. –
[7] Фәкыйрьләр бит һаман сезнең янда, һәм теләгән вакытта сез аларга игелек кыла аласыз, ә менә Мин һәрвакыт сезнең белән булмам.
[8] Ул үзе булдыра алганны эшләде: тәнемне, майлап, күмәр өчен алдан ук әзерләде.
[9] Хак сүз әйтәм сезгә: җир йөзенең Яхшы хәбәр килеп ирешкән һәр почмагында, бу хатынны искә алып, аның нәрсә эшләве хакында сөйләячәкләр.
[10] Шунда унике шәкертнең берсе, Яһүдә Искариот исемлесе, Гайсәгә хыянәт итәргә ниятләп, баш руханилар янына килде.
[11] Аның ни өчен килүен ишеткәч, тегеләр, шатланышып, аңа акча вәгъдә иттеләр. Шуннан соң Яһүдә, руханилар кулына Гайсәне тапшырыр өчен, җай чыкканны көтеп йөри башлады.
[12] Төче күмәч бәйрәменең беренче көнендә, Котылу бәйрәме хөрмәтенә бәрән чала торган көндә, шәкертләре Гайсәдән: – Котылу бәйрәме хөрмәтенә табынны Сиңа кайда әзерләргә? – дип сорадылар.
[13] Ул, ике шәкертен озатып, аларга әйтте: – Шәһәргә барыгыз, анда су чүлмәге күтәреп кайтучы бер кешене очратырсыз. Аның артыннан ияреп барыгыз да
[14] ул кергән өйнең хуҗасына: «Остаз синнән: „Шәкертләрем белән Котылу бәйрәме ашын кайсы бүлмәдә ашыйк?“ – дип сорый», – дип әйтегез.
[15] Ул сезгә бәйрәм өчен әзерләнгән, өске каттагы җыештырылган зур бүлмәне күрсәтер; безгә табынны әнә шунда әзерләгез.
[16] Шәкертләре шәһәргә киттеләр, һәм барысы да Гайсә әйткәнчә килеп чыкты; аннары алар бәйрәм табыны әзерләделәр.
[17] Кич җиткәч, унике шәкерте белән бергә Гайсә килде.
[18] Алар ашап утырганда, Гайсә: – Хак сүз әйтәм сезгә: арагыздан берәү, Минем белән бергә ашап утыручы, Миңа хыянәт итәчәк, – диде.
[19] Шәкертләре, хафага төшеп, берсе артыннан икенчесе: – Мин түгелдер бит? – дип, Аңардан сорый башлады.
[20] Ул аларга: – Минем белән бер савытка икмәк манучы унике шәкертнең берсе ул, – дип җавап бирде.
[21] Дөрес, Изге язмада әйтелгәнчә, Адәм Углы китә, ләкин Адәм Углына хыянәт иткән кешегә ни кайгы! Ул кеше бөтенләй тумаса, аның өчен яхшырак булыр иде!
[22] Ашап утырганда, Гайсә икмәк алды, шөкрана кылып сындырды да шәкертләренә бирде. – Алыгыз, бу – Минем тәнемдер, – диде Ул.
[23] Аннары касәне алды һәм, шөкрана кылып, шәкертләренә сузды. Барысы да касәдән эчтеләр.
[24] – Бу – күпләр өчен түгелә торган Минем канымдыр. Бу кан Аллаһы килешүен раслый, – диде Гайсә. –
[25] Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгында яңа шәраб эчәр көн җитми торып, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен.
[26] Мәдхия җырлаганнан соң, алар Зәйтүн тавына киттеләр.
[27] – Изге язмада: «Көтүчене сугып егармын, һәм сарыклар таралышыр», – дип язылганча, сез барыгыз да Миннән баш тартырсыз, – диде аларга Гайсә. –
[28] Әмма үледән терелгәннән соң, Мин сездән алда Гәлиләягә бара торырмын.
[29] – Синнән һәммәсе баш тартканда да, мин баш тартмам, – дип каршы төште Аңа Петер.
[30] – Хак сүз әйтәм сиңа: бүген төнлә әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең, – диде аңа Гайсә.
[31] Әмма Петер: – Синең белән бергә үләргә туры килсә дә, мин Синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен! – дип үзенекен тәкрарлады. Башкалар да шулай диештеләр.
[32] Алар Гетсимәни дип аталган урынга килделәр. Шәкертләренә: – Мин дога кылганчы, шушында утырып торыгыз, – дип, Гайсә
[33] Үзе белән Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны ияртеп алып китте. Аның күңелен шом, газап биләп алды.
[34] – Йөрәгемне үлем сагышы басты, – диде Ул аларга. – Мине шушында көтеп торыгыз, уяу булыгыз!
[35] Гайсә читкәрәк китте дә җиргә йөзтүбән капланып, әгәр мөмкин булса, бу авыр вакыт Мине читләтеп үтсә иде, дип дога кылды.
[36] – И газиз Атам! Синең һәммә нәрсәгә кодрәтең җитә. Бу касәне Миңа эчертмәсәң иде. Ләкин Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын!
[37] Гайсә әйләнеп килде һәм шәкертләренең йоклап ятуын күрде. – Шимун, йоклап ятасыңмы? Бер сәгать тә уяу утыра алмадыңмы? – диде Ул Петергә. –
[38] Уяу булыгыз, вәсвәсәгә төшмәс өчен, дога кылыгыз! Рух көчле, ә тән зәгыйфьтер!
[39] Гайсә янә читкә китте һәм, шул ук сүзләрне кабатлап, дога кылды.
[40] Әйләнеп килгәч, шәкертләренең йоклавын күрде – аларның күзләрен йокы баскан иде. Алар Гайсәгә нәрсә әйтергә дә белмәделәр.
[41] Өченче тапкыр әйләнеп килеп, Ул: – Һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Җиткәндер! – диде. – Сәгате сукты: Адәм Углын әнә гөнаһлылар кулына тапшыралар.
[42] Торыгыз, киттек! Күрегез, Миңа хыянәт итүче килә.
[43] Ул әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүдә килеп чыкты. Аның белән бергә, кылыч һәм чукмарларын күтәреп, баш руханилар, канун белгечләре, өлкәннәр җибәргән халык төркеме дә ияреп килгән иде.
[44] Хыянәтче: «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз да ышанычлы сак астында озатыгыз», – дип, алар белән алдан сүз беркеткән иде.
[45] Яһүдә туп-туры Гайсә янына килде һәм: – Остаз! – дип, Аны үбеп алды.
[46] Гайсәне шундук кулга алып, сак астына куйдылар.
[47] Янәшәдәгеләрнең берсе кылычын чыгарды да, олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның колагын чабып өзде.
[48] – Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! – диде Гайсә аларга. –
[49] Мин һәр көнне Аллаһы йортында сезнең алда гыйлем бирдем, һәм сез Мине кулга алмадыгыз. Хәер, Изге язмада нәрсә язылган булса, шулар гамәлгә ашсын!
[50] Шулвакыт барлык шәкертләр Гайсәне калдырып качып киттеләр.
[51] Шәрә тәненә җитен җәймә бөркәнгән бер егет аның артыннан иярде. Аны тотып алдылар,
[52] ләкин ул, җәймәсен тегеләр кулында калдырып, шәрә килеш качып китте.
[53] Гайсәне олуг рухани янына алып килделәр. Баш руханилар, өлкәннәр һәм канун белгечләренең барысы да шунда җыелды.
[54] Петер исә, Гайсәдән арттарак калып, олуг руханиның ишегалдына кадәр Аның артыннан барды да, хезмәтчеләр арасына кереп утырып, учак янында җылына башлады.
[55] Ә баш руханилар һәм бөтен Югары киңәшмә Гайсәне үлем җәзасына хөкем итәр өчен, Аңа каршы шаһитлык эзләде, әмма гаепләрдәй һичнәрсә таба алмады.
[56] Күпләр Аңа каршы ялган шаһитлык бирделәр, әмма берсенең күрсәтмәсе икенчесенекенә туры килмәде.
[57] Шулвакыт кайберәүләр, торып, Аңа каршы ялган шаһитлык бирделәр:
[58] – Без Аның «Мин, адәм кулы белән салынган шушы Аллаһы йортын җимереп, өч көн эчендә адәм кулы белән эшләнмәгән башкасын төзеячәкмен» дип әйткәнен ишеттек, – диде алар.
[59] Әмма аларның бу күрсәтмәләре дә расланмады.
[60] Шуннан олуг рухани, торып, алга чыкты да Гайсәдән: – Сиңа каршы әйтелгән сүзләргә берничек тә җавап бирмисеңме? – дип сорады.
[61] Әмма Гайсә дәшмәде, нәрсә дип тә җавап бирмәде. Олуг рухани Аңардан янә сорады: – Мәсих, шөһрәтле Аллаһының Углы Синме?
[62] – Әйе, Мин, – дип җавап кайтарды Гайсә. – «Сез Кодрәт Иясенең уң ягында Адәм Углының утыруын һәм күктәге болытлар белән бергә килүен күрерсез».
[63] Шунда олуг рухани, өстендәге киемен ертып җибәреп: – Тагын нинди шаһитлар кирәк безгә?
[64] Көфер сүз сөйләвен сез үзегез ишеттегез! Бу хакта сез нәрсә уйлыйсыз? – диде. Барысы да, Ул гаепле һәм үләргә тиеш, дигән карарга килде.
[65] Кайберәүләр Аңа төкерә, Аның йөзен каплап, кыйнарга тотындылар. – Пәйгамбәрлек кылып, кем сукканны әйт инде менә хәзер! – диде алар. Аннары Аны сакчылар кыйный башлады.
[66] Бу вакытны Петер аста, ишегалдында иде. Олуг руханиның хезмәтче кызларыннан берсе, килеп,
[67] учак янында җылынып утырган Петерне күреп алды һәм, аңа текәлеп карап: – Син дә бит насаралы Гайсә белән идең, – диде.
[68] Әмма Петер: – Мин берни белмим һәм синең нәрсә сөйләвеңне дә аңламыйм! – дип, аның сүзләрен инкяр итте. Һәм тышка, алгы ишегалдына чыгып китте. [Шулвакыт әтәч кычкырды.]
[69] Хезмәтче кыз, аны янә күреп, ишегалдындагы кешеләргә икенче тапкыр: – Бу кеше – аларның берсе, – диде.
[70] Петер янә кызның сүзләрен инкяр итте. Бераздан ишегалдындагылар: – Ә син, чыннан да, аларның берсе бит. Син дә Гәлиләядән ич, – диделәр.
[71] Әмма ул: – Сез әйткән Кешене мин белмим! – дип, Аллаһы белән ант итә башлады.
[72] Нәкъ шул вакытта әтәч икенче тапкыр кычкырды. Петер исә, Гайсәнең «Әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең» дигән сүзләрен исенә төшереп, елап җибәрде.