Skip to content
Opens in a new window

[1] Картлык баса башлагач, Исраилнең хөкемчеләре итеп Шемуил үзенең угылларын билгеләде.

[2] Аның өлкән углы – Йоил, икенчесе Абия исемле иде; алар Беер-Шебада хөкемче булып тордылар.

[3] Әмма Шемуилнең угыллары, атасы юлыннан тайпылып, күбрәк үз файдаларын кайгырттылар, бүләк-ришвәт тә алдылар, ялган хөкемнәр дә чыгардылар.

[4] Шуннан Исраил өлкәннәре, җыелып, Шемуил янына Рамаһка килделәр һәм: – Үзең олыгайдың инде, угылларың исә синең юлыңнан тайпылдылар; димәк, безнең өстән патша билгеләсәң, кулайрак булыр иде, башка халыкларда кабул ителгәнчә, безнең белән патша идарә итсен, – диделәр.

[6] Өлкәннәрнең «Безнең өстән патша куй, безнең белән ул идарә итсен» дигән сүзләре Шемуилгә ошамады, һәм ул Раббыга дога белән мөрәҗәгать итте.

[7] Раббы аңа болай дип җавап бирде: – Халык сүзенә колак сал, алар кушканның барысын да эшлә, чөнки аларның әлеге гамәлләре синнән түгел, ә бәлки нәкъ менә Миннән баш тартулары хакында сөйли; алар үзләре өстеннән Минем патшалык итүне теләми.

[8] Мин аларны Мисырдан алып чыккан көннән башлап бүгенгәчә халык һаман үзенекен эшли – Мине читкә тибәреп, башка илаһларга табына. Синең белән дә нәкъ шулай ук эш кылулары.

[9] Димәк, аларның гозеренә колак сал, әмма үзләре өстеннән идарә итәчәк патшаның хокуклары турында аларны алдан ук кисәтеп куй.

[10] Үзләренә патша сораган халыкка Раббының әлеге сүзләрен Шемуил тулысынча тапшырды:

[11] – Сезнең өстән хакимлек итәчәк патшаның хокуклары менә мондый булыр, – диде ул. – Патша, сезнең угылларыгызны үзенә алып, аларны арба йөртүче итәр, җайдакларына әйләндерер; угылларыгыз патша арбалары алдыннан йөгереп йөрер;

[12] берәүләр – меңбашлары, икенчеләр иллебашлары булыр; беришләре патшаның басуларын эшкәртеп икмәген урып-сугар, кайсыберләре исә, сугыш коралы коеп, арбалары өчен төрле кирәк-ярак эшләр.

[13] Хушбуй-бәлзәмнәр әзерләр, ризык, икмәк пешерер өчен, патша сезнең кызларыгызны да үзенә алыр.

[14] Иң яхшы басу-кырларыгызны, йөзем вә зәйтүн бакчаларыгызны да, сездән тартып алып, үзенә хезмәт күрсәтүчеләргә таратыр.

[15] Басу-кырларыгыздан, йөзем бакчаларыгыздан җыелган уңышның уннан бер өлешен дә, сездән алып, үзенең хәрәм агаларына, хезмәтчеләренә өләшер.

[16] Сезнең ир вә хатын-кыз колларыгызны да, асыл егетләрегезне дә, ишәкләрегезне дә, сездән алып, үз ихтыяҗында кулланыр.

[17] Вак терлегегезнең дә уннан бере аныкы булыр. Сез үзегез дә аның колларына әйләнерсез.

[18] Шул чагында үзегез сайлап куйган патшагыздан зар еларсыз, әмма Раббы сезнең аһ-зарыгызга инде колак салмас.

[19] Әмма халык Шемуилнең сүзләрен илтифатка алмады: – Юк, безгә патша кирәк! Ул чагында без дә башкалар кебек булырбыз: безнең өстән патша идарә итәр, сугышка да алдан ул әйдәп барыр, – дип үзенекен сөйли бирде.

[21] Шемуил халык фикерен тыңлап бетерде, аннары аларның сүзләрен Раббыга ирештерде.

[22] Раббы исә Шемуилгә: – Аларча булсын, сораганнарын бир, патша билгелә үзләренә! – диде. Шуннан Шемуил Исраил халкына: – Барыгыз, өйләрегезгә таралыгыз! – диде.

Патшалар (беренче китап) — Chapters