[1] Пелештиләр, сугыш башларга дип, гаскәр тупларга тотындылар һәм, Яһүдә җирендәге Суккөттә җыйналып, Эфес-Даммимгә, Суккөт белән Азыка арасына килеп тукталдылар.
[2] Шаул белән исраилиләр дә, пелештиләргә каршы яуга кузгалып, Имәннәр үзәненә килеп тукталдылар.
[3] Пелештиләр үзәнлекнең бер ягындагы калкулык өстенә, исраилиләр исә үзәнлекнең икенче ягындагы таулыкка килеп бастылар.
[4] Гәт шәһәрендә яшәүче, буе алты терсәк вә бер карыш булган Галиат атлы көрәшче пелештиләр арасыннан алга чыкты.
[5] Аның башында – җиз очлым, өстендә – балык тәңкәләре сыман итеп эшләнгән, авырлыгы биш мең шәкылга тәңгәл бакыр көбә, аягында – бакырдан коелган тез каплагычлары, аркасында – кыска саплы сөңге.
[7] Сөңгесенең сабы туку күшәсе сыман, тимер очлыгы исә алты йөз шәкылга тиң иде. Корал йөртүчесе, Галиатның калканын тотып, аның алдыннан атлады.
[8] Шулай итеп, Галиат алга чыгып басты да Исраил гаскәрләренә: – Нигә дип сез, сугышырга җыенып, тезелешеп бастыгыз? Мин – пелешти, сез – Шаул хезмәтчеләре. Үзегезнең яктан берәрсен сайлагыз да, ул минем белән алышырга чыксын!
[9] Әгәр ул, минем белән алышка чыгып, мине җиңә икән, без сезнең колларыгызга әйләнәбез; әгәр дә инде мин, җиңеп чыгып, аны үтерәм икән, сез безнең колга әйләнәсез һәм безгә хезмәт итәсез, – дип кычкырды.
[10] Аннары әлеге пелешти: – Бүген мин Исраил гаскәрләрен мәсхәрәгә калдырачакмын; арагыздан берәрсе көрәшергә чыксын, алышып карыйк аның белән, – дип өстәде.
[11] Шаул үзе дә, исраилиләрнең һәммәсе дә, әлеге сүзләрне ишетеп, бик нык куркуга төштеләр.
[12] Давыт – Яһүдә Бәйт-Лехемендә яшәүче эфрати Ишайның углы иде. Шаул патшалык иткән заманда сигез угылның атасы булган Ишай инде шактый өлкән яшькә җиткән иде.
[13] Ишайның өч өлкән углы, Шаулга ияреп, сугышка чыгып китә, аларның иң өлкәне – Элиаб, икенчесе – Абинадаб, өченчесе Шамма исемле иде.
[14] Ә Давыт гаиләдә иң кечесе иде. Аның өч өлкән агасы Шаул белән чыгып киткәч, атасының сарыкларын көтәр өчен, Давыт әледән-әле Шаул яныннан Бәйт-Лехемгә кайта иде.
[16] Әлеге пелешти Галиат кырык көн дәвамында иртәле-кичле Исраил гаскәрләре каршына чыга да баса, чыга да баса иде.
[17] Көннәрдән беркөнне углы Давытка Ишай болай диде: – Берәр эфа кыздырган орлык белән менә бу ун ипине ал да гаскәрләр тупланган урынга абыйларыңа тизрәк илтеп бир; ә менә бу ун данә сырны абыйларыңның меңбашына бирерсең; абыйларыңның саулык-сәламәтлеген белеш һәм аларның исән-имин булуын дәлилләүче берәр әйбер алып кайт.
[19] Хәзерге вакытта Шаул, синең өч ир туганың һәм Исраил гаскәрләре Имәннәр үзәнендә пелештиләргә каршы сугышка керергә җыена.
[20] Иртәгесен Давыт таң белән торды, сарыкларын икенче бер көтүчегә тапшырды да, йөген йөкләп, атасы Ишай кушкан җиргә юнәлде. Давыт олаулар янына килеп җиткән мәлне, саф-саф тезелгән сугышчылар, оран салып кычкыра-кычкыра, бәрелешкә әзерләнә иделәр.
[21] Шуннан исраилиләр һәм пелештиләр кара-каршы сафларга тезелеп бастылар.
[22] Үзе алып килгән азык-төлекне Давыт олауларны саклаучы каравылчыга калдырды да, абыйларының хәл-әхвәлен белешергә дип, сафлар тезелгән якка йөгерде.
[23] Абыйлары белән сөйләшеп торган арада Гәттә яшәүче Пелешет баһадиры Галиат гаскәриләр сафыннан алгарак чыкты да әүвәлге сүзләрен кабатлады; Давыт аның нәрсәләр әйткәнен ишетеп алды.
[24] Галиатны күрүгә исраилиләр, котлары алынып, аңардан кача башладылар.
[25] Шулчак аларның кайберләре: – Әлеге кешене күрәсезме? Ничәнче тапкыр инде ул әнә шулай чыга да Исраилне мәсхәрәли. Әгәр дә берәрсе шуның башына җитә калса, Шаул патшадан зур байлык алыр иде. Батыр чыккан ир-егеткә Шаул үзенең кызын да бирер, атасы гаиләсен дә Исраилдә бөтен салымнардан азат итәр иде, – диде.
[26] Янәшәсендә басып торган кешеләрдән Давыт: – Әлеге пелештине үтереп, Исраилне шушы мәсхәрәдән коткарган кешене нәрсә көтә? – дип сорады. – Тере Зат булган Аллаһы гаскәрләрен шулай мыскыл итәргә бу сөннәтсез пелешти кем булган әле?!
[27] Кешеләр баягы сүзләрен кабатлап: – Аны үтергән кешене менә нәрсәләр көтә, – дип өстәделәр.
[28] Давытның олы абыйсы Элиаб, энесенең сугышчылар белән сөйләшеп торуын күргәч, ачуланып аңа: – Ник килдең син бирегә? Болай да аз сарыкларны чүлдә кемгә калдырып киттең? Синең тәкәббер һәм яман күңелле булуың миңа мәгълүм. Син бирегә ничек сугышканны карарга килгәнсең, – диде.
[29] – Нәрсә эшләдем соң мин?! Бары сөйләштем генә бит! – диде аңа Давыт һәм, икенче берәүгә таба борылып, шул ук сорауны бирде, һәм аңа әүвәлгечә җавап бирделәр.
[31] Давытның сүзләре Шаулга барып җитеп, Шаул аны үз янына чакырып алды.
[32] Патшасына Давыт болай диде: – Шушы пелешти аркасында беркем дә төшенкелеккә бирелмәсен, синең колың аның белән алышырга әзер!
[33] – Әлеге пелешти белән алышырга чыга алмыйсың син! Чөнки син әле үсмер егет кенә, ә ул – кечкенәдән сугышып өйрәнгән гаскәри, – дип, Шаул аңа каршы төште.
[34] Давыт исә Шаулга: – Синең колың – атасының сарыкларын көткән кешедер: кайвакыт арыслан яисә аю көтүдәге сарыкны алып китә калса,
[35] мин, әлеге ерткыч җанварны куып җитеп, аңа ташлана һәм авызыннан сарыкны тартып ала идем. Инде алар миңа һөҗүм итә калса, мин аларны ялларыннан эләктереп алып кыйнап үтерә идем.
[36] Синең колың – арыслан да, аю да үтергән кеше! Тере Зат булган Аллаһы гаскәрләрен шулай мәсхәрә иткән өчен, менә бу сөннәтсез пелештине шул ук язмыш көтә.
[37] Арыслан белән аюдан коткарган Раббы мине әлеге пелешти кулыннан да йолып алыр, – дип җавап кайтарды. – Ярый, бар, Раббы юлдашың булсын, – диде аңа Шаул
[38] һәм Давытка үзенең хәрби киемен, көбәсен бирде, башына җиз очлымын кигертте.
[39] Киеме өстеннән Шаулның кылычын биленә тагып, Давыт әрле-бирле йөренеп карады, чөнки аның моның ише хәрби киемнән йөргәне юк иде. Аннары ул Шаулга: – Мин боларны киеп йөри алмыйм, чөнки күнекмәгәнмен, – дип, хәрби киемнәрен салды;
[40] кулына юл таягын алды, елга буеннан биш шома таш сайлап үзенең көтүче биштәренә тутырды да, биштәрен асып, ташаткыч тотып, пелешти Галиат каршына чыгып басты.
[41] Пелешти Галиат та, алга чыгып, акрынлап Давытка таба якынлаша башлады, аның алдыннан корал йөртүчесе атлады.
[42] Яңаклары янып торган чибәр йөзле яшь егетне күреп, Галиат аңа кимсетүле карашын ташлады.
[43] – Нәрсә син миңа каршы таяк күтәреп чыгасың? Эт түгел бит мин сиңа! – диде Пелешет баһадиры һәм, үз илаһлары белән Давытны каһәрләп: – Якынрак кил әле, хәзер мин синең мәетеңне күктәге кошларга һәм басудагы җанварларга озатам, – дип өстәде.
[45] Давыт исә аңа: – Син миңа каршы кылыч тотып, сөңге, кыска саплы сөңге белән коралланып киләсең, мин исә сиңа каршы син мәсхәрәләгән Исраил сугышчыларының Алласы, Күкләр Хуҗасы Раббы хакына киләм.
[46] Бүген сине Раббы минем кулга тапшыра; бүген мин, синең җаныңны кыеп, башыңны чабып төшерермен, Пелешет гаскәриләренең мәетләрен исә күк кошларына вә җир җанварларына бирермен. Исраил җирендә Аллаһының барлыгы бөтен дөньяга мәгълүм булыр.
[47] Бирегә җыелганнарның да һәммәсенә мәгълүм булыр: Раббы кылыч вә сөңге белән коткармый. Бу сугыш Раббыныкы, һәм Ул сезне безнең кулга тапшыра, – дип җавап бирде.
[48] Пелешет баһадиры, урыныннан кузгалып, Давытка таба якыная башлагач, Давыт пелештиләр сафына таба – Галиатка каршы йөгерде.
[49] Аннары кулын биштәренә тыгып бер таш алды да теге ташаткыч каеш ярдәмендә Галиатка томырды. Таш нәкъ аның маңгаена туры килеп яньчеп керде, һәм Галиат йөзе белән җиргә ауды.
[50] Шул рәвешле, Давыт, Пелешет баһадирын ташаткыч вә бер таш ярдәмендә җиңеп, аны теге дөньяга озатты; алышка чыкканда, Давытның кулында кылыч юк иде.
[51] Шуннан Давыт йөгереп килеп Галиат өстенә аягын куйды һәм, аның кынысыннан кылычын тартып чыгарып, башын чабып өзде. Баһадирларының җан бирүен күргәч, пелештиләр кача башлады.
[52] Исраил һәм Яһүдә сугышчылары орышка күтәрелеп кычкыра-кычкыра дошманга ташландылар да пелештиләрне Гәт һәм Экрон капкасына кадәр куа бардылар. Шагараим юлы, Гәт белән Экронга кадәр, пелештиләрнең мәетләре белән капланды.
[53] Дошманнарын эзәрлекләп баручы исраилиләр, пелештиләр станына әйләнеп кайтып, аны тәмам талап бетерделәр.
[54] Давыт Пелешет баһадирының башын Иерусалимгә илтте, ә аның коралларын үзенең чатырында калдырды.
[55] Пелешет баһадиры белән алышырга чыккан Давытны күргәч, Шаул үзенең гаскәр башлыгы Әбнердән: – Әбнер! Бу үсмер егет кем углы? – дип сорый. Әбнер аңа: – Гомерең озын булсын, патшам, әйтә алмыйм, – дип җавап бирә.
[56] Моңа Шаул: – Кем углы икәнен сорашып бел, алайса! – ди.
[57] Давыт Пелешет баһадирын җиңеп кайткан чакта, Әбнер, аны туктатып, Шаул янына алып килә, һәм бу вакытны Галиатның башы Давыт кулында була.
[58] – Кем углы син, егет? – дип сорый аңардан Шаул. – Бәйт-Лехемдә яшәүче Ишай атлы колыңның углы мин, – дип җавап кайтара аңа Давыт.