Skip to content
Opens in a new window

[1] Патша итеп билгеләнгәндә, Шаулга … яшь иде. Исраил белән ике ел идарә иткәннән соң, ул үзенә өч мең исраилине сайлап алды. Шуларның ике меңе Микмәстә һәм Бәйт-Эл тавында Шаул янында калды, бер меңе Йонатан белән Беньямин Гибгасына китте; калганнарын исә Шаул үз өйләренә кайтарып җибәрде.

[3] Беркөн Йонатан пелештиләрнең Гебадагы сакчылар гаскәрен тар-мар итте, һәм бу хакта пелештиләргә дә мәгълүм булды. Шуннан соң Шаул, гыйбриләр ишетсен дип, быргы кычкыртып бөтен илгә хәбәр салырга боерды.

[4] «Шаул пелештиләрнең сакчылар гаскәрен тар-мар китерде, һәм хәзер инде Исраил пелештиләр өчен дошманга әйләнде» дигән хәбәр бөтен Исраилгә мәгълүм булганнан соң, исраилиләр Шаул янына Гилгәлгә җыелды.

[5] Пелештиләр, Исраилгә каршы яуга кузгалып, утыз мең сугыш арбасы, алты мең атлы җайдагы һәм диңгез буендагы ком бөртеге санынча гаскәриләре белән Бәйт-Әвеннән көнчыгыштарак урнашкан Микмәскә килеп тупландылар.

[6] Камалышка эләккән исраилиләр, үзләренә куркыныч янаганны сизеп, мәгарә вә тарлавыкларга, таш кыялар арасына, канау вә чокырларга качышып беттеләр.

[7] Гыйбриләрнең кайберләре хәтта, Үрдүн елгасын кичеп, Гәд һәм Гилыгад җирләренә качты. Шаул Гилгәлдә калып, аның янында булган гаскәриләре тирән куркуга төшкән иде.

[8] Шемуил алдан әйтеп куйганча, Шаул аны җиде көн дәвамында көтте. Шемуил Гилгәлдә һаман да күренмәгәч, Шаулның кешеләре әкренләп таралыша башлады.

[9] Шуңа күрә Шаул, тулаем яндыру вә татулык корбаннары өчен кирәкле терлекләрне алып килергә кушып, Раббыга тулаем яндыру корбаны китерде.

[10] Шаул корбан китерүне төгәлләүгә, Шемуил килеп җитте. Шаул, сәламен күндерергә дип, аңа каршы чыкты.

[11] Әмма Шемуил аңардан: – И-и, нәрсә кылдың син?! – дип сорады. Шаул аңа: – Мин күрдем ки, кешеләрем мине ташлап кача башлады, ә син билгеләнгән вакытка килеп җитмәдең, пелештиләр исә Микмәскә килеп тупланды.

[12] Шуннан мин, пелештиләр Гилгәлгә килеп җитеп һөҗүм башлар, ә мин әле Раббыга мөрәҗәгать итмәдем дип, тулаем яндыру корбаны китерергә хәл кылдым, – дип җавап бирде.

[13] Шемуил аңа: – Раббы Аллаңның сиңа бирелгән боерыгын үтәмичә, зур ахмаклык кылгансың. Шулай булмаганда, синең нәселең Исраил илендә мәңге патшалык итәр иде.

[14] Хәзер исә патшалык итүеңә чик куелыр; Раббы Үз күңеленә хуш килердәй берәр ир-егет табар һәм аңа Үз халкының юлбашчысы булырга боерыр, чөнки син Раббы кушканны үтәмәдең, – диде дә,

[15] юлга кузгалып, Гилгәлдән китеп барды. Калган кешеләр исә, дошман гаскәрләре торган урынга таба Шаул артыннан юнәлеп, Гилгәлдән Беньямин Гибгасына килеп тупландылар. Шаул үзе белән калган кешеләрен барлап чыкты – аларның саны алты йөз чамасы иде.

[16] Шаул үзенең углы Йонатан һәм алар янындагы ир-егетләр белән Беньямин Гибгасында кала бирде; пелештиләрнең тукталган урыны исә Микмәстә иде.

[17] Пелештиләрнең алдынгы өч гаскәре, станнарыннан чыгып, исраилиләргә һөҗүмен башлады: гаскәрләрнең берсе Шугал төбәгендә урнашкан Опра тарафына юнәлде;

[18] икенчесе Бәйт-Хорунга илтә торган юлга төште; өченчесе исә Сәбогыйм үзәне белән чиктәш чүлгә таба кузгалды.

[19] Ул заманнарда Исраил җирендә тимер эшен белүче бер кеше дә калмаган, чөнки пелештиләр, гыйбриләр үзләренә кылыч яисә сөңге ясамагае, дип курка иде.

[20] Төрән, китмән, балта яки урак үткенләргә кирәк булса, яһүдиләр пелештиләргә килергә мәҗбүр иде. Пелешет тимерчеләре төрән, китмән, өч япьле сәнәк, балта үткенләгән һәм колга очына тимер очлык кидергән өчен, бер шәкылның өчтән ике өлешен ала иделәр.

[22] Шуңа күрә Шаул һәм Йонатан белән бергә яуга кузгалган халык кулында кылыч-сөңге ише әйбер булмады, тимердән коелган сугыш коралы бары Шаул белән аның углы Йонатанда гына иде.

[23] Пелештиләрнең алдынгы гаскәре Микмәс каршындагы кичү янына чыкты.

Патшалар (беренче китап) — Chapters