[1] Давыт Ноб шәһәренә – Әхимәлик атлы рухани янына килде. Әхимәлик, куркудан дер калтырап, аның каршына чыкты һәм: – Нишләп син берьялгызың йөрисең? Нигә янәшәңдә беркем юк? – дип сорады.
[2] Рухани Әхимәликкә Давыт: – Патша миңа бер эш йөкләде һәм: «Сине ни өчен һәм ни йомыш белән җибәргәнемне берәү дә белергә тиеш түгел», – диде. Шуңа күрә мин егетләремне килешенгән урында калдырдым.
[3] Ә хәзер син миңа биш ипи, яисә кул астыңда нәрсә бар, шуны бир, – диде.
[4] – Кул астымда гади ипи юк минем, изге икмәк кенә бар. Синең кешеләрең хатын-кыз белән мөнәсәбәткә кермәгән булсалар, әлеге икмәкне ашый алалар, – дип җавап бирде Давытка рухани.
[5] – Шушы сәфәребездә һәрвакыттагыча безнең белән хатын-кызлар булмады, – диде аңа Давыт. – Гади сәяхәттә дә кешеләремнең тәннәре пакь була, бу юлы исә бигрәк тә пакьтер.
[6] Башка ипи булмагач, рухани аңа изге икмәкне бирде. Әлеге икмәк, Раббы каршысыннан алынып, шул көнне пешкән яңа икмәк белән алыштырылды.
[7] Ул көнне анда, Раббы хозурында, Шаулда көтүчеләр башлыгы булып хезмәт итүче эдоми Дүәг тә бар иде.
[8] Аннары Давыт Әхимәликтән: – Синең биредә берәр сөңге яисә кылычың юкмы? – дип сорады. – Чөнки мин үзем белән кылыч та, башка корал да алырга өлгермәдем; патшаның йомышы бик ашыгыч иде.
[9] – Имәннәр үзәнендә син җиңгән пелешти Галиатның кылычы бар биредә. Әнә, эфод артында, киемнәргә төреп куелган. Теләсәң, шуны ал. Биредә бүтән кылыч юк, – диде рухани. Давыт аңа: – Бир миңа шуны. Аңа тиң булырдай бүтән корал юктыр, – диде.
[10] Давыт шул көнне үк, Шаулдан качып, Гәт патшасы Әкиш янында сыену тапты.
[11] Хезмәтчеләре исә Әкишкә: – Исраил патшасы Давыт түгелме соң бу?! «Шаул меңне үтерде, Давыт исә – ун меңне!» – дип, бии-бии аңа дан җырладылар түгелме?! – диделәр.
[12] Давыт әлеге сүзләрне күңеленә салып куйды һәм Гәт патшасы Әкиштән шикләнә башлады.
[13] Шуннан Давыт, йөзләрен үзгәртеп, акылын җуйган кеше сыман кылана башлады: сакалы буйлап селәгәен агызып, ишек-капкаларга төрле билгеләр сызгалап йөрде.
[14] – Күрмисезмени, акылдан язган кеше бит бу; нәрсәгә дип минем янга алып килдегез аны? – диде Әкиш үзенең хезмәтчеләренә. – Минем алда шамакайланып торырга аңардан башка тилеләр беткәнме әллә?! Шушындый бәндә минем яныма керерме?!