[1] Таулы Эфраим өлкәсендәге Раматаим-Сопим шәһәрендә Элкана исемле бер кеше яши иде. Әлеге эфрати Элкана – Ерухам углы, Ерухам – Элиһу, Элиһу – Тоху, ә Тоху исә Суф углы иде.
[2] Элкананың Хөннә һәм Пениннә исемле ике хатыны бар иде. Пениннәнең балалары булып, Хөннәнең исә балалары юк иде.
[3] Һәр елның тиешле көннәрендә Күкләр Хуҗасы Раббыга сәҗдә кылып корбан чалыр өчен, Элкана үз шәһәреннән Шилоһка бара торган иде; Шилоһта Раббы руханилары вазифасын Элинең ике углы – Хөпни белән Пинхәс башкара иде.
[4] Корбан чала торган көнне Элкана үзенең хатыны Пениннәгә, аның барча ул-кызларына үз өлешләрен, Хөннәгә исә, гәрчә Раббы аның карынын кысыр кылса да, үзенә бер аерым өлеш бирә, чөнки Элкана аны яратарак төшә иде.
[6] Раббы Хөннәне ана булу бәхетеннән мәхрүм иткәнгә күрә, Пениннә, көндәшенең кәефен бозып, аны гел рәнҗетеп тора иде.
[7] Елның-елында, Раббы йортына барган саен, әнә шундый хәл кабатлана иде: Пениннә көндәше Хөннәнең кәефен боза да, тегесе күз яшьләре түгә-түгә тәмам тамактан яза иде.
[8] Шулай бервакыт ире Элкана аңа: – Хөннә! Нигә елыйсың син, ник тамагыңа ашамыйсың, нидән йөрәгең сыкрый синең? Синең өчен ун угылдан да яхшырак түгелмени мин?! – диде.
[9] Беркөнне, Шилоһта ашап-эчкәннән соң, Хөннә утырган урыныннан торып китте. Рухани Эли бу вакытны Раббы йортының ишек төбендәге утыргычта утыра иде.
[10] Күңелен кайгы баскан Хөннә, ачы күз яшьләрен түгә-түгә Раббыга дога кылып, нәзерен әйтте: – И Күкләр Хуҗасы Раббы! – диде ул. – Колыңның өзгәләнүенә күз салсаң иде дә, шул колыңны онытмыйча исеңә төшереп, аңа ир җенесеннән бер бала насыйп итсәң иде! Мин аны, башындагы чәченә пәке дә тидертмичә, гомерлеккә Раббыга тапшырыр идем!
[12] Хөннә Раббыга озаклап дога кылды; Эли исә, хатынның иреннәреннән күзен алмыйча, аңа карап торуында булды.
[13] Күңеленнән генә дога кылганга, Хөннәнең иреннәре кыймылдый, ә тавыш-тыны ишетелми иде; шул сәбәпле Элигә ул исерек хатын кебек күренде.
[14] – Күпме исереп йөрергә мөмкин? Эчкән шәрабыңнан айны инде! – дип дәште аңа Эли.
[15] – Юк, әфәндем, – дип җавап бирде Хөннә, – җаны әрнегән бер хатын мин; шәраб та, сыра да эчмәдем, Раббым каршында күңел бушатуым гына.
[16] Колыңны азгын хатынга санама, авыр кайгымны һәм олы хәсрәтемне белдерүем бу.
[17] – Юлың имин булсын, – диде аңа Эли. – Исраил Алласы синең гозереңне үтәр, сораганыңны бирер.
[18] – Синең күңелеңә мин колың хуш килсәм иде! – дип, Хөннә үз юлы белән китеп барды; шуннан тамагына да ашый башлады; аның йөзе инде әүвәлгечә кайгылы түгел иде.
[19] Икенче көнне алар, таңнан торып, Раббыга баш игәннән соң, Рамаһка юл алдылар һәм шул көнне үк өйләренә кайтып җиттеләр. Хатыны Хөннә белән Элкана якынлык кылды, һәм Раббы Хөннәне исенә төшерде.
[20] Беркадәр вакыт үткәннән соң, Хөннә авырга калды һәм ир бала тапты, «Мин аны Раббыдан сорап алдым» дип, ул аңа Шемуил дип исем кушты.
[21] Көннәрдән беркөнне Элкана һәр елдагыча, Раббыга багышлап корбан китерү йоласын һәм әйткән нәзерләрен үтәү өчен, гаиләсе белән бергә тагын Шилоһка китте.
[22] Хатыны Хөннә исә бармады. – Бала күкрәктән аерылгач, мин аны Раббы хозурына үзем илтермен, һәм ул бөтенләйгә шунда калыр, – диде ул иренә.
[23] – Үзең теләгәнчә эшлә, – диде аңа ире Элкана, – бала күкрәктән аерылганчы, өйдә кал, һәм Раббы Үзенең сүзен тормышка ашырсын! Углы күкрәктән аерылганчы, Хөннә, өйдә калып, баланы бакты.
[24] Бала имүдән туктаганнан соң, Хөннә, углын ияртеп, үзе белән өч яшьлек бозау, бер эфа он, бер турсык шәраб алды да Шилоһка, Раббы йортына килде; бу вакытта бала әле сабый гына иде.
[25] Бозауны чалгач, Хөннә белән Элкана, баланы алып, Эли каршына килделәр.
[26] – И әфәндем! Иминлек телим сиңа! – диде Хөннә. – Кайчандыр шушында, синең яныңда, Раббыга дога кылып торган хатын мин.
[27] Шушы бала хакында иде догаларым, инде Раббы теләгемне үтәде – сораганымны бирде.
[28] Хәзер менә мин аны гомере буена Раббыга, Аңа хезмәт итәр өчен тапшырам. Аннары алар Раббыга сәҗдә кылдылар.