Skip to content
Opens in a new window

[1] Пелештиләр исә, Аллаһы сандыгын кулга төшергәннән соң, аны Эбен-Эзердан Ашдодка алып кайттылар һәм,

[2] Дагон гыйбадәтханәсенә алып кереп, Дагон сыны белән янәшә куйдылар.

[3] Икенче көнне иртән торып карасалар, Дагон сыны Раббы сандыгы каршында йөзтүбән җирдә ята. Ашдод халкы Дагон сынын кабат әүвәлге урынына куйды.

[4] Әмма өченче көннең иртәсендә Дагон сыны тагын Раббы сандыгы каршында җирдә йөзтүбән ята: аның гәүдәсе бөтен килеш калган, башы вә куллары исә киселгән булып, һәркайсы бусагада аерым-аерым ята иде.

[5] Шул сәбәпле әле хәзер дә Дагон каһиннәре вә Ашдодтагы Дагон гыйбадәтханәсенә килүчеләр, аның бусагасына аякларын тидермичә, бусага аша атлап чыгалар.

[6] Шул көннән Раббының кулы Ашдодта һәм янәшә-тирәдә яшәүчеләрнең тормышын гаять авырайтты – аларга бәла-каза җибәреп, тәннәрен шеш-кутыр белән каплады.

[7] Әлеге хәлләрдән соң Ашдод халкы: – Исраил илаһының сандыгы бездә кала алмый, чөнки Аның кулы безгә дә, илаһыбыз Дагонга да авырлык китерде, – дип, Пелешет хуҗаларын Ашдодка җыйдылар һәм аларга: – Исраил илаһының сандыгы белән нишләргә? – дип мөрәҗәгать иттеләр. Тегеләр: – Исраил илаһының сандыгын Гәт шәһәренә күчерегез, – дип җаваплады. Шуннан Исраил Алласының сандыгын Гәткә озаттылар.

[9] Әмма аны Гәткә күчергәннән соң, Раббының кулы шул шәһәргә дә авырлык китерде: кечедән алып зурысына кадәр һәммәсенең тәне шеш-кутыр белән капланды. Халыкның коты алынды,

[10] һәм алар Аллаһы сандыгын Экронга озаттылар. Әмма Аллаһы сандыгы Экронга килеп җитүгә, Экрон халкы: – Безнең үзебезне дә, шәһәрне дә харап итәселәре килә микәнни?! Исраил илаһының сандыгын нигә безгә китерттеләр? – дип тавыш куптарды

[11] һәм, Пелешет хуҗаларын җыеп: – Безне дә, халкыбызны да харап итеп бетергәнче, Исраил илаһы сандыгын кире үз урынына озатыгыз, – диде, чөнки Аллаһы кулы китергән авырлык шәһәр халкын тәмам куркуга төшерде: байтак кешенең гомере киселеп, исән калганнарның бөтен тәне шеш-кутыр белән капланды, халыкның үкереп елаган авазлары күкләргә кадәр яңгырап торды.

Патшалар (беренче китап) — Chapters