[1] Кыръят-Ягарим шәһәрендә яшәүчеләр, килеп, Раббы сандыгын алып киттеләр һәм Абинадаб исемле кешенең калку җиргә салынган йортына илтеп урнаштырдылар, ә аның углы Элгазарга, махсус багышлау йоласы үткәреп, Раббы сандыгын саклауны йөкләделәр.
[2] Раббы сандыгын Кыръят-Ягаримгә алып кайтканнан соң, шактый гомер – егерме еллап вакыт үткәч, Исраил халкы күз яшьләре түгә-түгә Раббыны эзли башлады.
[3] Шунда Шемуил бөтен Исраил халкына болай дип мөрәҗәгать итте: – Әгәр сезнең Раббыга сыенуыгыз ихлас күңелдән булса, сез чит-ят илаһлардан һәм Ашторет сыннарыннан арынырга тиешсез. Күңелегезне Раббыга беркетеп, Аңа гына хезмәт итегез, шул чагында Ул сезне пелештиләр кулыннан йолып алыр.
[4] Исраилиләр, Багал һәм Ашторет сыннарын чыгарып ташлап, Раббыга гына хезмәт итә башлады.
[5] Шемуил аларга: – Бөтен Исраил халкы Миспага җыелсын, мин сезнең хакта Раббыга дога кылырмын, – диде.
[6] Исраил халкы Миспага җыелды һәм, су чумырып алып, аны Раббы каршына китереп түкте. Шул көнне халык: «Раббы алдында гөнаһ эш кылдык без!» – дип такмаклый-такмаклый ураза тотты. (Шемуил Миспада Исраил угылларының хөкемчесе булды.)
[7] Исраил угылларының Миспада җыйналганын белеп, Пелешет хуҗалары исраилиләргә каршы күтәрелде. Әлеге хәбәр килеп ирешкәннән соң, исраилиләр, пелештиләрдән куркып,
[8] Шемуилдән: – Раббы Аллабызга ялварудан туктама, безне пелештиләр кулыннан коткарып калсын! – дип үтенделәр.
[9] Шуннан Шемуил бер бәрәнне анасының имчәгеннән аерып алды да, аны тулаем яндырып, Раббыга корбан китерде һәм Исраил өчен догалар юллады. Раббы аның догаларын кабул итте.
[10] Шемуил тулаем яндыру корбаны китергән мәлдә, Пелешет гаскәрләре Исраилгә каршы яуга күтәрелде. Әмма ул көнне Раббы пелештиләр өстендә дөбердәтеп күкләрне күкрәтте – тегеләрнең тәмам котлары алынды, һәм алар Исраил сугышчылары тарафыннан тар-мар ителде.
[11] Исраилиләр, Миспа чикләрен үтеп Бәйт-Карга җиткәнче, пелештиләрне кыра-кыра артларыннан эзәрлекләп бардылар.
[12] Шуннан Шемуил, бер таш алып, аны Миспа белән Шен арасына утыртып куйды да «Раббы шушы урынга кадәр безгә булышты» дигән сүзләр белән әлеге ташка Эбен-Эзер дип исем кушты.
[13] Шул рәвешле, җиңелү ачысын татыган Пелешет халкы башкача Исраил чиген үтеп кермәс булды, һәм, Шемуил исән чакта, Раббының кулы пелештиләрне тыеп торды.
[14] Кайчандыр пелештиләр яулап алган Экрон белән Гәт арасында булган бөтен шәһәрләр һәм аларның әйләнә-тирәсендәге җирләр кабат Исраилгә әйләнеп кайтты. Исраил белән амориләр арасында да тынычлык урнашты.
[15] Шемуил, үзе исән чакта, гомере буе Исраил хөкемчесе булып кала бирде:
[16] елның елында ул, әле Бәйт-Элгә, әле Гилгәлгә, әле Миспага килеп, һәр барган җирендә Исраил халкына үзенең хөкем карарларын чыгара торды.
[17] Шул шәһәрләрдән ул гел Рамаһка әйләнеп кайта иде, чөнки аның төп йорты Рамаһта булып, ул шунда да Исраилгә хөкемнәрен чыгарды, Раббыга багышланган мәзбәхне дә шунда корды.